Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Яшьлек елларымны сагынам...

Район тормышы, аның кешеләре турында язганда төрле язмышлар белән очрашасың. Авыл җирлекләренә сәфәрләр вакытында сөйләшеп утырырга туры килгән олы яшьтәге абый-апаларның хатирәләре күңелгә аеруча тирән уелып кала.

Әле менә Бишмунча авылына барып, Зөфәр Әхмәтшиннарда кунакта булып кайтканнан соң, әлеге остакулның «тёща»сы - 97 яшьлек Мәрьям апа Хуҗина турында газетабызда аерым язып чыгарбыз дип вәгъдә биргән идек. Вакыты килде - аның гыйбрәтле язмышы белән сезне дә таныштырабыз.

Авылда бу Ак әбине белмәгән кеше юк, Мәрьям апаны яраталар һәм хөрмәт итәләр бишмунчалылар. Яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән аның. Гомере буена фермада  эшләгән, кул белән сыер сауган.

- Сыерларын да карадык, колхоз көтүен дә көттек. Малларны авыл көтүенә кадәр алып чыга торган идек. Председатель шулай куша,  кышын да, җәен дә сыерларыгыз өчен үзегез җаваплы, карагыз, дип кисәтә иде. Аның сүзен тыңламый нишлисең. Сигез председатель кул астында эшләргә туры килде миңа.  Араларында бик усаллары да булды. Хәзер генә ул бик җиңел. Колхозларны бетерделәр, фермалар да юк. Югыйсә, шуның белән бергә авыллар да бетеп барганын аң-ламыйлар, күрәмсең, - дип куйды Мәрьям апа. Шул арада ул үзенең яшьлек  еллары хатирәләренә кереп чумды һәм яттан бик матур итеп көйли-көйли мөнәҗәтләрен укырга кереште.

 - Их,  бу картлыгым, син каян килдең?

Минем адресны син  каян белдең?

Иртән торам да, кичләрне  көтәм,

Үткән гомерләр кайтмый  һич бүтән...

Суларым бетсә - барам коега,

Көн үткән саен күңел боега...

Боегып йөрмәдем -   рәхәт күрмәдем,

Картаюымны үзем   белмәдем.

Бу чәчләремә нигә чал  төшә?

Шул картлык белән  яшьлек тартыша,

Картлык көчле бит - яшьлекне җиңде,

Их, син, яшьлегем,  кайтмассың инде.

Яшьлек еллары калды  еракта,

Хәзер тамырлар бүртте беләктә.

Яшь чакларымда көн дә  эш көтә,

Картайгач кына бар эш тә   бетә...

Менә шулай. Кемнәр булмаган да, кемнәр генә яшәмәгән инде бу җирдә. Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган кебек, без дә китәрбез инде берәр кайчан, балам. Менә күңелемдәге хисләрне шулай шигырь юллары белән әйтсәм, җаныма рәхәт була. Яшьлек елларымны бик сагынам. Ирем Ягъфәр Бөек Ватан сугышында булып кайткан, ул да колхозда эшләде, бик яхшы кеше иде. Аның белән өч бала үстердек. Малаем бар иде, ул утыз яшендә гүр иясе булды. Гөлсирин монда Бишмунчада калды, янымда, кияү белән бергә мине карыйлар, ә кызым Вәсилә Сахалинда яши. Көньяк-Сахалинск шәhәре татар мохтарияте рәисе. Ул шундагы татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау өстендә эшли. Ризыгы шундадыр инде. Кунакка кайткалап йөри, - дип тезеп китте Мәрьям апа. Олы яшьтә булуына да карамастан, дөнья хәлләре белән дә бик кызыксына булып чыкты. Телевизор карамый, радио тыңлый икән.

- Яшьлегем сугыш елларына туры килде. 1941 елны шул фермада эшләгән җиремнән мине һәм күрше-тирә авыллардан берничә кызны Серов шәһәренә танклар өчен корыч коя торган заводка эшкә җибәрделәр. Камыдан, Нәдердән, Карабаштан да кызлар бар иде. И-и-ииии, анда күргәннәр. Окопларга кадәр казыдык инде, торган җирләр начар, ашарга юк, черек бәрәңге ашый идек. Өс-баш юка, аякка юк. Табан асты агач, өске ягы чүпрәк аяк киеме бирделәр. Кышын теге агач ката, йөреп булмый. Җәен сугыш җирләреннән кешеләрдән калган күл-мәкләр китерәләр. Миңа ниндидер бер озын синтетик эчке күлмәк бирделәр. Аны ни кеше арасына, ни кая киеп булмый бит инде. Кызык та, кызганыч та. Кызларның күбесе түзә алмыйча качып кайтып китеп беттеләр. Үлүчеләр байтак булды. Моннан киткән биш кыздан берүзем исән калдым. Ул елларда Серовка хөкем ителгәннәрне дә китерәләр иде, немец пленныйлары да күп иде. Без дә окоп казыйбыз, алар да. Яшь чак, 17 яшь. Сөйләшәсе килә бит тегеләр белән. Аларның да күбесе яшьләр бит. Мин русча яхшы гына сукалыйм. Нәдердән килгән ике олырак апа миңа анда йөрмәскә куштылар, үзеңне дә шулар янына ябып куймагайлары дип кисәттеләр. Шуннан йөрмәдем. Серовка алып киткәндә, безне алдан кисәттеләр - «туган якларыгызга сугыш беткәч кенә  кайтачаксыз» дип. «Кайгырмагыз, анда сезгә әйбәт булачак» дип ышандырды әле безне алырга килгән бер урыс. Алдаган инде. Сугыш бетте, авылга ике атнага гына отпускыга җибәрделәр. Отпуск вакыты бетте, артымнан повестка күтәреп милиционер килде. Мин ул вакытта бакчада бәрәңге алып ята идем. Бетте баш - китәсе килми бит. Бармасаң, төрмәгә алып китәбез, дип куркыта әле ул. Әтинең энесе дә шунда иде. Мин елый ук башладым. Ходайга шөкер, Шамил абый нәрсә эшләгәндер, бәлки акча төрткәндер, теге хәрбине алдап-йолдап, «Мәрьям кияүгә чыкты» дип язулар яздыртып, кулына тоттырып җибәргәннәр. Шулай котылдым теге Серовтан. Анда хезмәт куйган өчен күпләр бүләкләр алды, миңа булмады. Югыйсә, сугыш беткәнче көне-төне эшләдем. Шунысы күңелне әрнетте, әле теге качып китүчеләргә дә булган ул бүләкләр, исемнәр. Көчкә шунда эшләде дигән документны алдык алуын. Ә минем шул Бишмунчадан киткәнче дә ферма иде, кайткач та ферма булды инде (көлә). Бу зарланып әйтү түгел, тормышымнан бик канәгать мин. Менә үз өемдә, үз көемдә гомер кичерәм. Балалар йорт салып чыккач та күченмәдем, шушында калдым. Ходай озын гомерләр бирде, Алланың рәхмәте белән мәчеткә дә йөрдем, намазлар да укыдым. Хәзер белгәннәремне укып утырам.

Нечкәрә күңелем Коръән алып укысам, җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, рухым ләззәтләнә, кинәнә,

Китә күңелемнән тулган тау-тау кайгы, барлык борчулардан пакъланам,

Тәңремнән көтәм чиксез рәхмәт, әллә нәрсәләрдән   сакланам, - дип мөнәҗәтенең юллары белән тәмамлады сүзен Мәрьям апа Хуҗина.

Тормышның ачысын-төчесен татыган, сабыр, моңлы, чиста күңелле бу Ак әбигә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер насыйп булсын.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса