Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Һөнәрләре нәселдән килә

Шушы көннәрдә генә Тайсуган авылының уңган-булган кешесе Расих ага Ихсановлар гаиләсендә кунакта булып кайттык.

Тайсуган авылында туып-үскән, туган җирендә гаилә корып, төпләнеп калган бу шәхес 48 ел гомерен колхозда эшләүгә багышлаган, 33 ел бригадир булып хезмәт куйган.

Тайсуган Расих абый

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале кебек дәүләт бүләкләренә дә ия әле ул. Тормыш иптәше Мәрьям апа белән бергә яши башлауларына киләсе елны төп-төгәл 60 ел була икән.

Расих абый Тайсуган

Расих абыйның кулыннан килмәгән эш юк - умартачы да, балта остасы да инде ул.

- Бу һөнәрләрнең икесе дә нәселдән, ата-бабаларымнан килә. «Расих, эшкә өйрән, һөнәрле кеше беркайчан да югалмый ул», дип әйтә килде әтием. Рәхмәт аңа, кызганыч, гомере генә кыска булды. Гаиләдә өч брат үстек - барыбыз да эш рәтен белә. Уртанчы абыем гына газ эшкәртү заводында шартлау булып фаҗигале төстә үлде. 1989 елның 11 июле иде, әле дә хәтеремдә. Без инде шулай гаиләләр корып, йортлар салып гомер кичерәбез менә. 14 яшьтән хуҗалыкта эшли башлаган кеше мин. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын Кызыл диплом белән тәмамладым. Колхозда яратып эшләдем, шуңа беркая да китәсем килмәде. Ике председатель кул астында хезмәт куйдым. Самат Сираевич та, Равил Мияссәрович та бик яхшы җитәкчеләр булды, рәхмәт аларга. Мәрьям апагыз белән бергә 3 малай үстердек. Шунысы куанычлы, аларның өчесе дә авылда яши. Төпчек улыбыз белән бергә торабыз. Аның үзенең өч кызы бар инде. Алланың рәхмәте белән, Равил кул эшләренә бик сәләтле булып үсте, аеруча тимердән эретеп ябыштыруга осталыгы зур. Техниканы да үзе җыя. Ишегалдында торган мотоблокны да төрле частьлардан үзе җыйды. Бу техника кышын карын да көри, язын җир дә сөрә, бәрәңгесен дә күмә ала. Мин үзем сиксәннән өстә булсам да өйдә тик утыра алмыйм. Хәрәкәтләнергә, нәрсә дә булса эшләргә кирәк миңа. Алай тик торырга да бирмиләр. «Расих абый, агачтан теге әйберне, бу әйберне ясап бир әле», дип сорап гел киләләр. Мин берсен дә кире борып җибәрмим. Кулымнан килгәндә эшлим әле, - ди Тайсуган остакулы.

Расих абый янына килми кемгә барсыннар, аның кебек бизәкләп гөл киштәләре, урындык-өс-тәлләр,  тәрәзә рамнары, ишек-ләр, берсеннән-берсе матур, кабатланмас шкатулкалар ясаучылар бик сирәк бит ул. Артлы, йомшак утыргычлы чаналар, умарталар, сыерчык оялары дисеңме, барысын да шулкадәр ыспай, матур итеп ясый остакул - сокланып кына калмыйсың, ничек кеше шулкадәрле эшли ала икән дип шаклар катасың. Күрше Габдрахман, Бишмунчадан, Лениногорск районыннан да йорт өчен кирәк-яраклар ясарга сорап килүчеләр байтак. Сабантуй бәйрәме колгаларын ясау да аның карамагында.

Расих Тайсуган

- Аллага шөкер, остаханәм бар, шунда мәш киләм. Кышын мичен ягып җылытам да, гел шунда инде. Ата-бабадан калган эш корал-ларымның иң кадерлесе - такта шомарта торган рубанок, аңа йөз ел бардыр. Ядкарь итеп саклыйм аны. Мәчеткә дә йөрим әле, мәчетнең җиһазларын да үз кулым белән ясадым. Карчык белән икебез дә намаз укыйбыз, умарталарны да бергә карыйбыз. Маллар да асрап килдек. Сыерларны бетердек, сугымга дип үгез алдык. Тавыклар да бар, утызлап бройлерны суйдык инде, хәзер үрдәкләр алырга дип торабыз менә. Тик тора белмәгәч, эшне үзем сорап алам шулай, - дип шаярта 81 яшьлек Расих абый. 

Тайсуган

Ихсановлар йорты бүген дә шау-гөр килеп тора. Балалары, җиде онык, биш оныкчык зур өйгә ямь бирә,  әби белән бабайга картаерга ирек бирми. «Без хәзер барлыгы 24 кеше», - дип көлә Расих абый.           

                                                 

Ихсановлар гаиләсе алга таба да арта барсын дип теләргә генә кала.  Имин, матур, бәрәкәтле тормышларыгыз белән авыл күрке булуыгызны дәвам итегез!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса