Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Зәвыгы да камил, үзе дә матур

Чигүләрне һәм башка күп кенә кул эшләрен халык телендә күңел бизәкләре дип атыйлар.

Чыннан да, әлеге аллы-гөлле яки киресенчә тыныч төсләрдә ясалган эшләнмәләргә йөрәге түрендә булган шатлык тойгыларын гына түгел, моңсу халәтен дә күчерергә сәләтле икән бит кеше. 

картина кул эше

Кайберәүләр чигү, бәйләү, тегү кебек һөнәрләргә язмыш сынавы узганнан соң ныклап керешеп китә. Тормыш мәшәкатьләрен азга булса да читкә куеп торырга ярдәм итә торган, онытылып, уй-хыяллар дөньясына чумар өчен уйлап табылган бер шөгыль дисәң дә буладыр моны.

картина кул эшекул эше

Һәрхәлдә, Иске Михайловка авыл җирлегенә караган Ирекле авылында гомер кичерүче Тәнзилә апа Гыйләҗева үзенең чи-гү белән мавыгуын шулай аңлата. Тыйнак, сабырлыгы йөзенә чыккан бу ханым алай мактанып, үзен күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел. Очраклы рәвештә генә аның кул эшләрен күрергә туры килде. Тәнзилә ханым чиккән роза, ромашкалар, аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре, атлар, аккошлар, попугайлар - барысы да күз явын алырлык матур. Чигеп бетергәч, ул аларның һәрберсен рамга урнаштырып, стенага элеп куя.

чигүмэчет

Тәнзилә апа тумышы белән Болгар-2 авылыннан. Иреклегә 1969 елда килеп, шунда төпләнгән.

- Иреклегә клуб мөдире итеп билгеләп куйдылар, шул елдан бирле монда инде мин. Клубта, китапханәдә дә эшләп алдым әле. Аннан соң авыл Советына сәркатип итеп чакырдылар. 1982 елда Иске Михайловка авыл Советына рәис итеп сайладылар. 1990 елга кадәр бу вазифаны башкардым. Бу елны миңа китеп тә торырга туры килде, шул чорда колхозда хисапчы буларак хезмәт куйдым. 1999 елда кабат мине авыл Советына эшкә чакыртып алдылар. 2008 елга кадәр авыл җирлеге башлыгы буларак хезмәт куйдым да лаеклы ялга чыктым. Чигү эшләре белән, дөресен генә әйткәндә, 2013 елда шө-гыльләнә башладым. Бик авыр кайгы кичердек - шул елның  14  апрелендә уртанчы улым гүр иясе булды. 
Хәсрәттән җанымны кая куярга белмәгән чорда шушы чигү эшләренә бирелүем тормыш алып барырга куәт бирде дисәм дә була. 

Мәктәптә укыганда хезмәт дәресләре кергәнлектән, безне тегү-чигү эшләренә өйрәткәнлектән, эш башлап җибәрүе алай кыен булмады булуын. Балалар чигү станнарын, башка кирәк-яракларын да ташып кына тордылар. Көндезен каралты-курадагы эшләрне башкарганнан соң кичен чигү чигәргә утыра торганга әйләндем. Төнге уникеләргә кадәр утырып чигәм.

картинакартина

Чигүгә тотынган көнемне аерым бер дәфтәргә язып барам. Моңарчы гел күзлексез эшли идем әле, соңгы вакытта кинәт кенә күз күрүе начарайды, операция ясатырга туры килде. Хәзер бераз сакланыбрак эшлим. Элегрәк роза чәчәкләре дә бәйли идем бит әле. Бәйләгәннәрен бүләк итеп, таратып бетердем инде. Оныгым Айнур каникулга кайткач минем белән шул чәчәкләрне бәйләргә өйрәнеп янымда гел утыра иде. Кызларның алай исләре китми. 

Чигү эшләре остасы

Бүген инде мин алмаз мозаика белән - аны шулай ук бриллиант чигү дип тә  атыйлар - мәчет чигәм. 

Җәй көне авылда эш күп бит, әле менә чебиләр чыга башлады, тавыклар, бройлерлар арасында кайнашам. Алты оныгым, бер оныкчык бар. Яллар җитсә, йортым шул балалар, оныклар белән тула - мәш киләбез. Күңелле дә, рәхәт тә. Аларны көтеп кенә торам инде. Ялгыз авыррак, тормыш иптәшем узган ел гүр иясе булды, бик матур гомер кичердек, - дип искә алды Тәнзилә апа.

Тәнзилә апа белән сөйләшеп утыруы бик рәхәт булды. Төзек, иркен, чиста йортның стеналарына эленгән чигүләр күз явын алырлык. Күпме күңел җылысы, күз нуры, сабырлык, бөртекле хезмәт салынган аларга! Афәрин, Тәнзилә Хуҗиевна! Кулларыңнан һәрчак шулай гөлләр тамып торсын, эшеңнең куанычын күрергә язсын үзеңә!

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса