Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Үз язмышына үзе хуҗа

«Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе Госман Камалов май азакларында 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның биографиясе - ачык китап, аңа күз салган һәркем бу кешене үз язмышын үзе язган дип әйтә ала.

Нәкъ менә аның кебекләр турында шигырьләр язалар, җырлар чыгаралар. Югарыга таба үрләгән хезмәт юлы бары тик соклану хисләре генә уята. «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы урынбасары вазифасын биләгәндә Госман Мингата улы Камалов унике ел дәвамында социаль үсеш өчен җаваплы була.

Госман Камалов 1943 елның 21 маенда Елховой авылында туа. Мәктәпне отличие белән тәмамлый, сыйныфташлары арасында зирәклеге һәм укырга, күпне белергә омтылуы белән аерылып тора. Һөнәр сайларга аңа бер очрак ярдәм итә. Әле мәктәптә укыган вакытта ул авыл хуҗалыгы институтын тә-мамлап, ягулык-майлау материаллары буенча инженер булып эшли торган Мохтар Закиров белән очраша. Авылдашы бар яклап та егетнең күңелен яулап ала һәм шуннан соң ул үзенә: «Мин дә шул институтка укырга керәм һәм аның кебек үк авыл хуҗалыгы инженеры булам», - дип сүз бирә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга юл тота һәм М. Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институты студенты булып китә. Свердлов исемендәге колхозда производство практикасын үткәндә колхоз рәисе М.С. Шигин егет өчен остаз булып кына калмый, сәләтле студентның тырышлыгын, үҗәтлеген югары бәяли. Биш елдан соң аны «Победитель» колхозына рәис итеп күчерәләр. Нәкъ менә Михаил Семенович яшь белгеч Камаловның институтны тәмамлагач, инженер дипломы белән үзе янына эшкә җибәрелүенә булышлык итә дә. Кичәге студент бер чемодан белән, өенә дә кайтып тормыйча, турыдан-туры остазы янына юл ала.


Авыл хуҗалыгы тармагында аның хезмәт эшчәнлеге      1965 елның 4 августында башланып китә. Ике ел дәвамында ул М.С. Шигин җитәкчелегендә тәҗрибә һәм белем туплый. Ә инде «Нефтяник» совхозында баш инженер булып эшләү мөмкинлеге барлыкка килгәч, ул әлеге тәкъдимнән баш тартмый. Шулай итеп, 1967 елның 21 мартында шушы вазифаны башкаруга керешә. Һәм моңа бер дә үкенми. 
Чынлыкта совхоз авыл ху-җалыгы тармагына бәйле булмаган, Нефть сәнәгате министрлыгы буйсынуындагы үзәкләштерелгән идарә булып чыга. Вакытлар узу белән ул яңа һәм элеккеге эш урыннары арасында эш үзенчәлеге буенча әллә ни аерма да булмаганлыгын аңлый. Тик яңасында җир мәйданы колхозныкыннан шактый күбрәк була. Җиде ел эчендә Госман Камалов оста һәм грамоталы хуҗа булып җитешә, үзенә хас җитәкчелек стилен булдыра. Моны Әлмәт шәһәр партия комитеты җитәкчеләре дә күрми калмыйлар. 

Көтмәгәндә алар тәкъдиме буенча перспективалы белгечне иң артта калучы хуҗалыкка җибәрергә карар кылына - ул «Беренче май» совхозына директор итеп билгеләнә.


1974 елның 14 феврале аның өчен директор вазифасында беренче эш көне буларак истәлекле. Юллар кар белән капланган, элемтә юк, сөтне көн саен илтеп тапшырырга кирәк, ләкин моны берничек тә башкарып булмый. Баштагы мәлләрдә ди-ректорның төн йокылары кача. Әмма Госман Мингата улы бирешә торганнардан булмый. Эшне дисциплинаны ныгытудан һәм хезмәтне оештыруның яңа формаларын кертүдән башлый. Ике ел эшләү дәверендә максатчан директор Камалов күп нәрсәгә ирешә: 1976 елда «Беренче май» совхозы бөртеклеләрдән иң югары уңыш ала, туңга сөрүне районда беренчеләрдән булып тәмамлый. Икмәк тапшыру чорында совхоз көн саен 100 тонна ашлык төяп озата, ә еллык икмәк хәзерләү планын 160 процентка үтиләр. 

Госман Мингатинович инде киләчәккә планнар да кора башлаган була. Ләкин аларны тормышка ашыру насыйп булмый, чөнки аны яңа урынга - Әлмәт район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билге-лиләр. 1985 елда КПСС Үзәк Комитетының май Пленумының «Азык-төлек программасы»н үтәү турындагы карарына нигезләнеп Камалов кандидатурасын «Колшәрип» кошчылык фабрикасы директоры вазифасына тәкъдим итәләр. Ул анда да үз көче белән реконструкция үткәрә, эш урыннарында хезмәтне механикалаштыруны кертә. Шулай итеп, яңа директор коллективны алдынгылыкка чыгара, моның өчен кошчылык фабрикасына КПСС Үзәк Комитетының һәм РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагын тапшыралар. Тырыш хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе әнә шундый була.

Тиздән Госман Мингатинович Камаловка халык депутатларының Әлмәт район Советы башкарма комитеты рәисе вазифасына тавышка куелырга тәкъдим итәләр. Һәм чираттагы сессиядә альтернатив нигездә ул бу вазифага сайлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Госман Камалов 42 ел дәвамында бистә Советыннан алып ТАССР Югары Советына кадәр төрле дәрәҗәдәге депутат, 13 ел КПССның Әлмәт шәһәр комитеты бюросы әгъзасы була.  1995 елда район Советы рәисе вазифасында аның эш срогы тәмамлана. 


Нәкъ менә шул вакытта «Татнефть» җитәкчеләре Госман Мингата улын «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы урынбасары итеп билгеләргә карар кылалар да. Һәрнәрсәдә дефицит вакыты. Нефтьчеләрнең эш шартлары мәсьәләсе кис-кен тора, шуңа күрә социаль проблемалар белән бәйле мәсьәләләрне үзвакытында хәл итү өчен аннан вакытын да, көчен дә кызганмыйча эшләү таләп ителә. Бу - нефтьчеләрне азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итү дә, торак программасын үтәү, ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм башка шундый мәсьәләләргә кагыла. «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы М.Ш. Җәләтов аңардан эштә гаять зур җаваплылык һәм оперативлык таләп итә. Хуҗалык эшләрендә тәҗрибәсе җи-тәрлек булганлыктан, ул бер тапкыр да җитәкчесен уңайсыз хәлдә калдырмый. Нинди генә эшләр йөкләнсә дә, ул аларның һәрберсен шәхси җаваплылык хисе белән, төгәл билгеләнгән вакыт эчендә башкара.

Озак еллар дәвамында Госман Камалов оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә иҗади якын килеп, зур үҗәтлек белән хезмәт куя. Булдыклылык, тырышлык кебек асыл сыйфатлары аркасында ул идарәнең социаль инфраструктурасын үстерүгә саллы өлеш кертә һәм коллективның социаль проблемаларын уңышлы хәл итүгә булышлык итә. Шуңа да «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе нефтьчеләре арасында гына түгел, ә шәһәр һәм район күләмендә дә халык арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт-ихтирам казана.

Луиза Подъячева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса