Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Күпләр өчен үрнәк

Ул - нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехында товар операторы һәм шул ук вакытта хезмәтне саклау буенча профсоюз вәкаләтлесе дә.

Әлфия Әхмәтҗанова «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 40 елдан артык элек килгән. 17 яшьлек япь-яшь кыз технологик насос-лар машинисты булып эшли башлый. Параллель рәвештә техникумда «Техник-механик» белгечлегенә укый.

Хәзер инде биредә аны барысы да яхшы беләләр. Ул - идарәнең катлаулы производство объекты булган Тихоновка товар паркында нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы товар операторы булып хезмәт куя, шул ук вакытта хезмәтне саклау буенча профсоюз вәкаләтлесе дә.

Объектта булган кайсыбер үзгәрешләр аркасында Әлфиягә берничә һөнәр үзләштерергә туры килә. Бу - сусызландыру һәм тозсызландыру установкасы операторы, котельный операторы һәм товар операторы. Кыска гына вакыт эчендә ул технологик процессларны бик яхшы үзләштерә һәм инде хәзер нефть һәм газ чыгару һәм хәзерләү турында күп кенә кызыклы фактлар турында тәфсилләп сөйли ала.

- Гади генә тел белән әйтсәк, безнең товар паркы ул нефтьне һәм газны җыю, саклау һәм транспортлау өчен билгеләнгән. Нефть һәм газ чыгару цехлары промыселларыннан нефтьле-газлы катнашма торбаүткәргечләр буйлап беренче һәм икенче сепарация баскычларына килә. Биредә газдан аерыла һәм нефть белән суга бүленеп, технологик резервуарларга бара, - дип аңлатма бирә ул.

 

2010 елда Әлфия Фәхрулловна хезмәтне сак-лау буенча профсоюзның вәкаләтле вәкиле итеп сайлана. Аның бурычы - эшчеләрнең хезмәт буенча хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

 

Производствода хезмәт-кәрләрнең бәхетсезлек очракларына таруларын һәм һөнәри авыруларны кисәтү максатында ул көн саен товар паркы начальнигы Илшат Зиннуров белән бергәләп эш урыннарында сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау торышын контрольдә тота. Ә иртәнге киңәшмәләрдә алар хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны арттыру белән бәйле төп моментлар турында фикер алышалар.

Профессионализм һәм зур тәҗрибә мәкаләбез героена эшен югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирә, шуның аркасында даими эшләүче комиссия тикшерүләрендә цехның шелтә-кисәтүләр алу саны сизелерлек кими.

- Җитешсезлекләрне кү-рер өчен бер карау да җитә. Әле эштән тыш вакытта да, кибеткә кергәндә яки урам буйлап барганда, тегендә-монда янгын сүндергечнең дөрес тормавын яки, әйтик, ремонт эшләре алып барыла торган территорияне киртәләп алмауларын бик тиз күрәм. Күз андый әйберләрне тотып алырга күнеккән, - дип сөйли ул.

 

Әлфия Фәхрулловнаны хезмәттәшләре Әлфия апа дип йөртәләр. Ул - тәҗрибәле остаз, яңа хезмәткәрләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерүгә җитди игътибар бирә. Хәзерге вакытта хезмәтне саклау буенча ике яшь вәкаләтле вәкилне эшкә өйрәтә, алар белән үзенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен бик теләп уртаклаша, производствоның барлык нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен практикада күрсәтә.

Объектка контрольлек итүне ничек дөрес алып барырга? Нәрсәләргә аеруча игътибар би-рергә? Үз эшеңне җиренә җиткереп башкару өчен нинди күнекмәләреңне үстерергә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга безнең героебыз җиңел генә итеп, нигезле, төпле җаваплар бирә ала. Ул - яшьләр өчен үрнәк һәм товар паркының дус коллективы чылбырында кирәкле һәм мөһим буын.

- Һәрвакыт әйтеп киләм, җаваплылыкны үз өстеңә алудан курыкмаска кирәк. Вәкаләтле вәкил булу - ул тәҗрибә тупларга, үсәргә ярдәм итә, конкурсларда катнашу, үзеңне күрсәтү һәм бүләкләр алу мөмкинлеге бирә, - ди Әлфия.

Үз вакытында ул техник иҗат белән уңышлы шөгыльләнгән, хезмәтне саклауга, хезмәт шартларын яхшыртуга һәм куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән кайдзен-идеяләр биргән. Төрледән-төрле конкурсларда катнашкан һәм иң яхшысы булып танылган. Актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Әлфия Фәхрулловна берничә тапкыр цех һәм идарәнең Рәхмәт хатлары, идарәнең һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. «Нефть-газ чыгару идарәсенең мактаулы нефтьчесе» исемен алган һәм предприятиенең Мактау тактасына кертелгән. Болар барысы да Әлфия Әхмәтҗанованың Компания эшчәнлегенә зур өлеш кертүен тагын бер кат ассызыклый.

Аның зур гаиләсе - улы һәм кызы, яраткан өч оныгы бар. Балалары да әниләре үрнәгендә нефть тармагында хезмәт куялар. Әлфия Фәхрулловна буш вакытын гаиләсенә һәм үзенең яраткан хоббие - чәчәк үстерүгә багышлый. Өендә - күз карасыдай саклап үстергән зур бүлмә пальмаларыннан чын бакча. Ул аларны карап-тәрбияләп кенә тора.

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса