Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Эретеп ябыштыру - иҗади хезмәт

Алексей Константинович Сосенков менә 20 ел инде нефть-газ чыгару тармагында эшли, үз һөнәрен ярата һәм аңа иҗади якын килә.

Алексей Зәй шәһәрендә туып-үсә. 9 нчы сыйныфтан соң 98 нче һөнәри лицейга укырга керә.

Эретеп ябыштыручы булуы да очраклы түгел аның - ул әтисе эзеннән китә һәм язмыш кушуы буенча нефть тармагына килеп эләгә. 2003 елда «Зәйнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең төзү-ремонт цехына яшь эретеп ябыштыручыларны җыйганда Алексей да бу мөмкинлектән файдаланып калырга карар итә.

- Идарәгә эшкә килүгә үк һөнәри осталык конкурсларында катнаша башладым. Бүгенге көнгә кадәр шундый рухта яшәвемне, бәйгеләрдә катнашуымны дәвам итәм, - ди ул үзе.

Бүген Алексей Сосенков «Елховнефть» идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехында электр ярдәмендә кулдан эретеп ябыштыручы булып эшли. Аның звеносының эш мәйданы - ремонт таләп итүче торбаүткәргечләр, нефтьүткәргечләр, суүткәр-гечләрнең гаять зур фонды һәм башкалар.

- Һәр эретеп ябышты-ручының үз сере бар дигән фикер яшәп килә. Мин исә башкалардан үрнәк алып өйрәндем, аерым серем юк. Егетләргә һәрвакыт сораулар бирергә кушам, ә үзем аңлата алганымны аңлатам, булдыра алганымны күрсәтәм, шулай өйрәнәләр, - дип сөйли Алексей Константинович. - Теләсә кайсы һөнәрдәге кебек үк, яхшы эретеп ябыштыручы булу өчен дә үз эшеңә җаваплы карарга һәм аны яратырга кирәк.

Производствога хезмәт күрсәтү цехы начальнигы Эдуард Закиров коллективта шундый хезмәткәрләр булуына бик тә шат.

- Алексей Константинович - үз эшенең чын остасы, грамоталы, хезмәт сөючән белгеч. Үзенең осталык серләрен яшь эретеп ябыштыручылар белән бик теләп уртак-лаша, ел саен «Татнефть» компаниясенең һөнәри осталык конкурсында катнашучыларны әзерләүдә ярдәм итә, шуның аркасында «Елховнефть» идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехы эретеп ябыштыручылары елның-елында приз-лы урыннар яулыйлар, - дип сөйли ул.

Алексей - эретеп ябыштыручылар арасында күп кенә республика һәм Бө-тенроссия һөнәри осталык конкурслары призеры, «Татнефть» компаниясенең яшь хезмәткәрләре арасында үт-кәрелә торган һөнәри осталык бәйгеләренең 8 тапкыр чемпионы. Мондый ярышларда катнашу сәләтләрне һәм күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, дип саный ул.

- Һәр конкурс - ул һәр-вакыт тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге. Башкаларны күрү һәм үземне күрсәтү өчен дә бәйгеләрдә бик теләп катнашам. Өстәвенә, яңа техника, яңа алымнар булган җиргә бару бик әйбәт. Үз күзләрең белән күрәсең, өйрәнәсең, аралашасың. Торбаүткәргечләрнең ватылуы буенча ремонтчы эшендә аралашу бик күп эләкми шул, ә конкурслар - бик яхшы альтернатива, - дип билгеләп үтә әңгәмәдәшебез.

Алексей Сосенков «Алабуга-skills-2023» һөнәри осталык конкурсының «Капланган аерым электрод белән кулдан дугалап эретеп ябыштыручы» компетенциясендә иң яхшысы дип танылды.

«Алабуга-skills» - ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз һөнәрендә иң яхшыларны ачыклау, шулай ук төрле белгечлекләр буенча осталарның яңа буынын әзерләү өчен нигез булдыруга йөз тоткан конкурс. Бу юлы Татарстан предприятиеләренең 200 вәкиле 22 һөнәри компетенциядә иң яхшыларны ачыклады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында узды. Бүләкләрне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко тапшырды.

- Конкурсның файдасы бик зур. Без нәрсәдер өйрәнәбез, үзебез дә башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтәбез. Бу - тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мәйданчык. Биредә эретеп ябыштыручыны күп кенә критерийлар буенча тикшерәләр, торбаны ничек эретеп ябыштыра алуын гына түгел, ә сызымнарны укый алу сәләтен дә, киң фикерли алуын да һәм тагын бик күп нәрсәләрне исәпкә алалар. Беренче урын алырмын дип өметләнмәгән дә идем, - ди Алексей. - Гәрчә инде 20 ел эретеп ябыштырсам да, бу юлы бар да кызыклы, тик шул ук вакытта шактый катлаулы да булды. Бирем бик үк гадәти түгел булып чыкты. Әгәр стандарт буенча конкурсларда торба кулланылса, монда аннан тыш таврлы һәм терәп тоташтырулар һәм башка күп нәрсәләр дә булды. Бөтен эретеп ябыштыру эшләренә 3 сәгать вакыт бирелә, мин исә таймингка сыештым: барысын да 2 сәгать 50 минутта башкарып чыктым, - дип конкурстан алган тәэсирләре белән уртаклашты А. Сосенков.

Безнең герой үз һөнәрен ярата һәм аңа иҗади якын килә, эретеп ябыштыруны иҗади эш, ә эретеп ябыштыручыларны үзләренчә иҗат итүчеләр дип саный. Алексей Константиновичка бүгенге көнгә кадәр җанын җылытып торган, йөрәгенә май булып яткан эшләр дә башкарырга туры килгән. Болар - атынгычлар, аркалар, мичләр, әвеслекләр һәм башка күп нәрсәләр.

- Мондый эшләр бар булган сәләтеңне һәм күнекмәләреңне кулланып, оригиналь идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, - дип шәрехли Алексей.

 

Розалия Галиуллина


Фотолар rais.tatarstan.ru   сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса