Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бармый калсам, бабай рухы рәнҗер

Мәктәпләрдә батырлык дәресе бүген аеруча кирәк. Компьютерда «боевик»лар уйнап кына солдат булып булмый.

Солдат әтисе укучылар янына бик дулкынланып килде. Аларга караган саен улын уйлады.

- Укучылар, сез сугыштагы абыйларыгызга хатлар языгыз. Беләсезме солдатка туган якларыннан килгән хатның никадәрле кадерле икәнен?.. - Ул шулай диде дә тамагына тыгылган  төерне йотып җибәрде. Балалар моны сизми дә калдылар. Ләкин сүзнең нинди солдатлар, нинди хатлар турында барганлыгын яхшы аңладылар.

Әйе, үзләре совет армиясе сафларында хезмәт иткән егетләр өйдән килгән хат-ларның кыйммәтен, кадерен яхшы беләләр. Рәзил әфәндегә дә кирза итек, аяк чолгавы һәм башка шуның ише әйберләр яхшы таныш. Әтисе Харис абый сөйләгәннәрдән ул сугышның да ни икәнен аңлап үскән кеше. Кем уйлаган башта илебезгә тынычлык яулаган совет солдаты малае булырмын, аннан шундый солдатның әтисе булырмын дип.

Рәмис Рәзил улы Ильясовка повестканы хәрби комиссариатка чакырып бирәләр. Әти белән әни бердәнбер улларын 22 октябрьдә озата. Ике ай Казан-Экспода әзерлек узганнан соң, аларны Украинага җибәрәләр.

- Әлбәттә, кайсы ата-ана баласын сугышка җибәрергә тели. Тик ул ике сөйләргә урын калдырмады. «Бармый калсам, бабай рухы рәнҗер», - диде. Исән-сау әйләнеп кайтуын Аллаһтан сорыйбыз инде. Сирәк булса да элемтәгә чыгарга мөмкинлек табарга тырыша. Кайчакларда озак элемтәгә чыкмый тора. Минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы, дип әнисен дә, мине дә тынычландыра, - ди Рәзил әфәнде.

- Аның авырлыгын балаларын анда озатканнар гына белә. Яхшыга өметләнеп торабыз, - ди Рәмиснең әнисе Рәшидә ханым.

 

Әйе, кешене өмет яшәтә. Шулай булса да, махсус операциядәге солдатларга кулыңнан килгән кадәр ярдәм итү зыянга булмас. Һәркемнең гомере бер генә бит.

 

Белешмә

Харис Фатих улы Ильясов 1915 елда Әлмәт районы Әлмәт авылында туа. Бөек Ватан сугышында 1941 елдан 1945 елга кадәр 2 нче Украина фронтында 48 нче очучылар пол-кында өлкән механик була. Мәскәү янындагы, Сталинград, Орел, Курск дугасындагы сугышларда катнаша. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Кичүчат авылында яши, колхозда механизатор булып эшли.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса