Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кул эшләре җанга дәва

Соңгы вакытларда Әлмәт җирлегендә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.

Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган әлеге шөгыль ияләре һәрвакыт соклану уята.


Тегүче, чигүче, курчак ясаучы талантлы кызлар һәм ханымнар турында газетабызда күп яздык.

Әлмәттә шушындый иҗат эшләрен башкаручы оста куллы ир-атлар да бар икәнлеген ачыклагач, газета укучыларыбызны алар белән дә таныштыра башларга вакыт җитте дигән фикергә килдек.

Бүгенге язмабыз шундый остакулларның берсе - 73 яшьлек Әбүзәр ага Гайнетдинов турында.


Бигәш авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән бу шәхеснең кулларыннан чын мәгънәсендә «гөлләр тама». Әбүзәр ага бөрмәләп, чигеп теккән мендәрләр, бисердан җыеп ясаган кулон-муенсалар һәм башка кул эшләре күз явын алырлык. Иң шаккатырганы кәгазьдән җыеп ясалган Җиңү ордены булды. Күпме түземлек, тырышлык һәм осталык таләп иткән бит бу хезмәт! Әбүзәр ага белән «Ветеран» реабилитация үзәгендә очрашып сөйләштек. Ул хәзерге вакытта шунда дәвалану
курслары уза икән. Очкынланып, канатланып сөйли үз иҗат үрнәкләре турында.
- Гомер буе нефть өл-кәсендә хезмәт куйдым, заводта да эшләдем. Төп һөнәрем токарь минем. Зарланырлык түгел, кулым алай эшкә ятып тора - машинасын да сүтеп
җыя алам, электрик эшен дә беләм. «Ветеран» үзәгенә мин күптәннән йөрим инде.
Заманында монда әле минем әнием дә хезмәт куйган иде. Инвалидлык буенча дәвалану алам биредә. Берара кулларым сызлап интектерде. Реабилитация үзәгендә кул моторикасын үстерү буенча күнекмәләр эшләгәндә үзем дә сизмәстән кәгазьдән, бисердан әйберләр ясау белән мавыгып киттем. Чаллыга «Изгелек» реабилитация үзәгенә баргач, анда йөрүчеләрнең бисерлар белән эшләвен күреп, сокланып, алардан ничек эшләргә кирәклеген өйрәнеп тә кайттым. Шулай да иң беренче кул эшем йорт эчендә киеп йөри торган кунычлы һәм кунычсыз итекләр булды. Болай матур гына килеп чыкты кебек. Аннан соң инде мин компьютердан өйрәнеп яки схема буенча
карап бисердан муенсалар, эшләнмәләр җыя башладым. Аллага шөкер, бармакларны шулай хәрәкәтләндерә торгач, кул да сызламый башлады бит. Кая барсам шуннан яңа эш алымнары, үрнәкләр алып кайта торганга әйләндем. Баулының «Березка» реабилитация үзәгенә баргач мендәрләр тегәргә өйрәндем. Барлыгы 56 мендәр тектем.


Бик матурларын икешәр итеп туйга биргәләдем, бүләк тә иттем, шулай таратып та бетердем инде. Беренче мендәрне ясау өч көнгә сузылды. Башта гына озак булды, аннан, өйрәнгәч, бер көндә дә җыярга була икәнен белдем. Җиңү орденын кәгазьдәге модульләрдән җыйдым. Вакытыңны жәлләмичә ипләп кенә эшләгәндә фигура үзеннән-үзе килеп чыга. Яраткан шөгыль начар уйлардан, яман гадәтләрдән саклый.


Без бәләкәй чакта әни крест белән чигәргә өйрәткән иде, анысын беләм, тик әлегә
төптән чигү эшенә кереп китмәдем. Әнием Миңнекамал заманында бик оста итеп, бик күп итеп бәйләү бәйли, чигү чигә торган кеше иде. Кул эшләренә теләк бар, вакыт кына юк. Мин үзем Красноармейкада яшим, йорт эшләре, хуҗалык дигәндәй. Ә реабилитация үзәгенә бик теләп йөрим. Биредә тәнне генә түгел, җанны да дәвалыйлар бит. Үзара сөйләшеп утыруны, төрле чараларда катнашуны, концертларны бернәрсә алыштыра алмый. Үзәкнең җитәкчеләренә, белгечләренә зур рәхмәт безне кайгыртканнары өчен, - ди Әбүзәр Гайнетдинов.


Җор телле, уңган-булган бу шәхескә ныклы сәламәтлек, имин тормыш һәм яңадан-яңа үзенчәлекле кул эшләре иҗат итүен теләп калабыз. Кулларыгыз сызлаусыз, күңелегез һәрчак күтәренке булсын, Әбүзәр ага!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса