Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сүзләре йөрәккә май булып ята

Соңгы елларда спортка, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча зур игътибар бирелә башлады.

Хәзер һәр ике-өч баланың берсе нинди дә булса секциядә шөгыльләнә, зурлар өчен дә спорт объектларының ишекләре ачык.

Нәрсә генә димәсеннәр, балаларда спортка булган мәхәббәт мәктәптә укыганда тәрбияләнә, аны физкультура укытучысы уята. Гомер-гомергә физкультура мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләреннән булды. Ул дәресләрне күпләр бүген сагынып искә ала торгандыр әле. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручы укытучылар районыбызда шактый, ә менә Сөләй урта мәктәбендә озак еллар физкультура дәресләре алып баручы Фәндәс Әкъдәс улы Хәбиров кебекләре бик сирәктер, мөгаен. Бу шәхес чын мәгънәсендә үз эшенең фанаты. Сөләй мәктәбенә баргач, аның үзе белән очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру насыйп булды.

- Әйе, хәзер балаларны физкультурага җәлеп итү, иң мөһиме спорт төрләренең техникасын өйрәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Мин үзем Нәдердән, шул үзебез укыган елларны еш сагынып искә алам. Ул вакытта физкультураны бүгенге кебек белемле специалистлар укытмый иде. Волейбол, баскетбол уйнаганда тупны ничек дөрес итеп алырга, кулларны ничек куярга - болар барысы да техник алымнар бит. Без исә бернәрсә дә белмибез, өйрәтердәй кеше дә юк. Техниканы белмәгән килеш ничек уйныйсың инде. Ярый әле авылда «заядлый активист» Җәүдәт Җәләевич бар иде, хәзер инде ул мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, шул безне дөрес итеп волейбол, баскетбол уйнарга өйрәтте. Сигезенче класста укыганда мин инде Әлмәтнең физкультура техникумына укырга керергә дип хыялланып йөри башлаган идем. Моны укытучыларым белеп алгач, каршы килделәр. «Ударник башың белән сиңа юл бары тик институтка», - диделәр. Аларның сүзен тыңлап, Казан педагогия институтының физкультура факультетына укырга кердем. 1981 елны уку йортын тәмамлап Сөләй мәктәбенә укытучы булып кайттым. Әлбәттә, распределение буенча. Ул вакытта РОНО җитәкчесе Заһид Зиннурович Гамиров иде. Миңа Мактаманы, Акташны тәкъдим итте һәм ялгыш кына, Сөләй мәктәбендә дә урын бар, дип куйды. Минем әти-әниләр шушы якныкы булгач, ике дә уйламадым, риза булдым. Шул чордан башлап 40 елдан артык эшлим шушы мәктәптә. Әле хуҗалыкта да эшләп алдым. Җәүдәт Хәкимович Маннанов спорт буенча методист итеп алган иде. Хоккейның авылларда иң популярлаша барган чоры.
Беренче спартакиада Сөләйдә 1983 елда узды. Әле дә хәтердә, хоккей коробкасы алып кайтып, эшчеләр белән аны урнаштырдык. Төнге унбердә дә хоккей уйный идек без. Шул елларда горкомның беренче секретаре булып эшләгән Ринат Гыймаделислам улы Галиев та безне күрә торган булган, төнлә кәшәкә сугып ятканны. «Төнлә кайтам, ә авылда Ленинградтагы сыман ут яна», дигән.

Әйе, әле хәзер дә шулай, кышка керү белән гөрләтеп хоккей уйныйбыз. Хоккей кортында бозны районда беренчеләрдән булып катырабыз. Бөтен тирә-як малайлары безгә килә башлый.

«Татнефть»кә зур рәхмәт, хоккей коробкасы да ясап куйдылар, нефтьчеләр тырышлыгы белән яшьләр арасында Кубок өчен хоккей уеннары да оештырылып килә. Берничә ел рәттән шул Кубокны яулап алдык. Җиңүләребез күп.

Мәктәп укучылары инде үстеләр, хәзер үзләре әти-әни булдылар, шуңа да карамастан һаман уйныйлар. Ә менә балалар командаларын оештырып булмый, ник дигәндә, сыйныфларда малайлар аз. Һаман да шул элеккеге чорларны искә алам да, бүгенгесе белән чагыштырам. Яшьләр хәзер күпчелек компьютер, телефонда утыралар, ә элегрәк авылда саф һавадагы уеннарга өстенлек бирәләр иде. Тимераякларын итекләргә бәйләп тә хоккей уйный иде бала-чага, олы яшьтәге абзыйлар хоккей таягы урынына кисәү агачлары да тотып чыгалар иде бит әле. Хәзер дә тырышабыз инде анысы - спорт заллары ачык, теләге булганнар килсеннәр генә. Әле үзебезнең авылныкыларын, күрше авыллардан килгән балаларны да тренировкалардан соң өйләренә машина белән илтеп куябыз. Беләсезме, шунысы куанычлы - ар-миягә киткән егетләр дә, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләре дә килеп рәхмәт әйтәләр. «Спортка җәлеп итеп, безгә физик әзерлекне яхшы биреп, дөрес эшләгәнсез», диләр. Бу сүзләр йөрәккә май булып ята инде.

Менә шундый куанычлар, уй-фикерләр, хәтер-хатирәләр белән яши бүген Фәндәс Хәбиров.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тормыш иптәше Гүзәл белән ике бала үстергәннәр, икесенә дә югары белем биреп, олы юлга бастырганнар. Хәзер инде алты оныкларының рәхәтен күреп, куанып яшиләр. «Җиденче оныкны көтәбез», - дип куанычын белдерде Фәндәс Әкъдәс улы. Авыл җирлегендә яшәгәч, малсыз, кош-кортсыз яшәп буламы соң? Юктыр. Фәндәс Хәбиров физкультура укытучысы гына түгел, фермер да бит әле ул.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Районда гына түгел, республикада да иң беренче фермерлар Сөләйдә барлыкка килде бит. Колхоз беткәч, Җәүдәт Хәкимович Маннанов хуҗалыктагы малларны, барлык әйберләрне бушка таратты.

 

«Безнең әби-бабаларыбыз оештырган колхоз бит ул, аларның өлеше бу», - дия иде. Җәүдәт Хәкимович искиткеч кеше иде, ул эшне ничек алып барырга, нәр-сәдән башларга - барысын да өйрәтә иде. Аннан соң хуҗалык җирләрен бүлеп бирделәр. Без, 17 ләп фермер, җирләр алдык. Бүген инде тугызлап фермер калдык. Булганына шөкер кылып, эшебезне дәвам итәбез, икмәген дә үстерәбез, терлеген дә үрчетәбез, - ди Фәндәс Хәбиров.

Менә шулай, Сөләй мәк-тәбе укытучылары белән аралашып, аларның уңыш-ларына, киләчәккә матур планнарына сөенеп, илһамланып кайттым. Иң мөһиме - Фәндәс Хә-биров кебек һәрьяклап уңган шәхесләр булганда мәктәпнең һәм авылның тормышы тулы көчкә дәвам итәчәк әле дигән фикерем тагын да ныгыды.

Гүзәлия Җәләева, Сөләй мәктәбе директоры:

- Без унынчыда укыганда килде Фәндәс абый мәктәпкә. Унбиш кыз - барыбыз да гашыйк булдык физкультура укытучысына. Фәндәс абыйның тырышлыгы белән авыл балаларын начар гадәтләрдән аерып алып, спортка җәлеп иттек. Элеккеге физкультура укытучысы Рамил Хурамшин истәлегенә хоккей ярышлары да оештыра әле Фәндәс абый. Хәрби уеннар бүген дә югары әзерлек белән уза. Кызлар да, егетләр дә - барысы да Калашников автоматын сүтеп-җыя белә. Фәндәс абый мәктәбебез тоткасы, аннан башка мәктәпне күз алдына китерүе дә кыен.

Әлфия Хурамшина, укытучы:

- Без бер чор кешеләре, дуслар, коллегалар. Ир-атка хас булган барлык күркәм сыйфатлар да бар Фәндәстә. Ул авылыбызның йөзек кашы, хөрмәтле кешесе, яшьләрне спортка җәлеп итүче, җиңүләргә алып баручы. Менә дигән гаилә башлыгы, таләпчән, үрнәк кеше дә ул. Үзенең дәресләрендә ул барлык алымнарны да кулланып эшли. Андый укытучылар бик сирәк.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

#ЯшлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса