Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Тырышлыкны күрә белгән җитәкчеләребезгә рәхмәт!»

2022 - нефтьчеләр өчен юбилейларга бай ел. Шуларның берсе - «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 70 еллыгы.

Әлеге идарәдә үз эшләренең чын осталары эшли. 70 ел эчендә «Әлмәтнефть» идарәсе 630 млн тонна нефть чыгарган.

Бүген нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенә керә. Идарәнең хезмәт коллективы производствоны елдан-ел камилләштерә, югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешә. Бу эшкә һәрбер хезмәткәр үзеннән саллы өлеш кертә.

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең икенче цехыннан нефть һәм газ чыгару операторы Гаяз Рафаэль улы Гыйльманов.

- Гаяз Рафаэльевич, үзегез белән таныштырып узыгыз әле. Тумышыгыз белән кайдан сез?

- Мин Зәй районының Сармашбаш авылында 1983 елда тату, тырыш гаиләдә туганмын. Әтием Рафаэль Әхмәдиевич гомере буе колхозда техника буенча инженер булып эшләде. Әнием Кадрия Нәгыймовна үзенең тормышын укытучы һөнәренә багышлады. 40 елдан артык башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде.  Апам Гөлназ мәдәният өлкәсе буенча белем алды.

- Нефтьче һөнәрен ничек сайладыгыз?

- 11 нче сыйныфны тә-мамлагач Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Беренче белемем буенча мин хезмәт һәм сызым укытучысы. Әмма үз һөнәрем буенча бармадым, нефть тармагында машина йөртүче булып эшли башладым. Үз эшемне яратып башкардым. Гаиләбездә безнең нефтьчеләр юк, тик минем күңелгә бу өлкә якын булды һәм мин «Татнефть» компаниясенең кадрлар әзерләү үзәгенә укырга керергә булдым. Гаиләм бу адымымны хуплады, бик теләп кабул итте. Шулай итеп, мин нефть һәм газ чыгару операторы белгечлегенә укып таныклык алдым. Шушы эшкә баш-аягым белән кереп киттем. Менә инде биш елдан артык «Әл-мәтнефть» идарәсенең икенче цехында эшлим. Үз хезмәтемне бик яратам. Быел әле идарәнең 70 еллыгына багышланган тантанада Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр. Эшләр өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Объектлар саны арту сәбәпле, без скважиналар территорияләренә квадроциклларда йөрибез. Хезмәттәшләрем белән бергә эшебезне тырышып башкарабыз, аның никадәр җаваплы һәм мөһим икәнен тоеп хезмәт итәбез. Яшьләр өчен үрнәк булып, үз тәҗ-рибәбезне бик теләп уртак-лашабыз.

- Хезмәтегезнең нәтиҗә-се белән канәгатьме сез?

- Әйе, әлбәттә. Тырышлыкны күргәннәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Гаиләбез өчен быел бик зур вакыйга булды - «Тат-нефть»нең социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар безгә. Бүгенге көндә без гаиләм белән дүрт бүлмәле яңа фатирда яшибез. Беренче түләүне әлеге программа кысаларында компания түли. Безнең күпбалалы гаилә өчен бу бик зур ярдәм. Бу шатлыкка һаман ышанып бетә алмыйм әле.

- Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.

- Тормыш иптәшем Әлфия белән 2011 елның җәендә таныштык һәм шул ук елның 12 ноябрендә өйләнештек. Һөнәре буенча ул 5 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бүгенге көндә декрет ялында. Өч улыбыз, бер кызыбыз бар. Улларыбыз Ильяска 10 яшь, Вәсилгә 6 яшь, Аязга 1,5 яшь. Кызыбыз Сәмирә 14 яшьтә. Аны кызыбыз дип атыйбыз инде, тик чынлыкта ул тормыш иптәшемнең иң кечкенә сеңлесе. Аңа 9 яшь булганда әти-әниләре бер-бер артлы яман шеш авыруыннан вафат булдылар. Ятим калгач, Сәмирәне без үз гаиләбезгә тәрбиягә алдык. Аллага шө-кер, улларыбыз да, кызыбыз да бар.

- Гаяз әфәнде, эштән кайткач сез ничек ял итәсез? Нинди мавыгуларыгыз бар?

- Минем өчен иң яхшы ял ул гаиләм белән - ба-лаларның көйләрен көйләү, велосипедта йөрү, авылга кайту. 2020 елда әти вафат булды. Әни янына авылга кайтып йөрибез. Әтине бик сагынабыз. Аны искә алып, күңелгә якын булган җырлар җырлыйм. Мин гомумән үзем җырларга яратам. Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Баста репертуарындагы җырлар ошый. Иң мөһиме - мәгънәле җырлар булсын.

Сентябрьдә менә Нефть-челәр көненә багышланган бәйрәм чараларына гаиләбез белән бик теләп бардык. Шундый матур концертлар булды.  Башлап Тямаевны, Илсөя Бәдретдинованы тыңладык, аннан соң Баста белән Григорий Лепс концертына бардык. Шәп булды! Минем үземә Бастаның «Сансара» җыры аеруча ошый. «Мин булмагач, мин балаларымның тавышы белән җырлаячакмын» диелә бит анда.

- Җыр-моңга тартылу кемнән күчкән сезгә? Гаиләгездә иҗади кешеләр бармы?

- Әйе, мин иҗади гаиләдән. Әниемнең ике абыйсы да танылган иҗат әһелләре иде.  Рамил Вәлиуллин үз вакытында Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры вазифасында эшләде. Икенче абыйсы Разим Вәлиуллин - язучы, композитор, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лау-реаты. 1970 елда «Чишмә» иҗат берләшмәсен оештыра, аңа 23 ел җитәкчелек итә. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе, Татарстан Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып эшли. Берничә китап авторы.

 Үзебезнең гаиләдә мондый сәләтле шәхесләр булуы белән без горурланабыз. Аларның мәдәни мирасын яшь буынга да җиткерергә тырышабыз.

- Гаяз Рафаэльевич, киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде. Нинди планнар белән яшисез?

- Төп максатларым - балаларга яхшы тәрбия, белем бирергә, матур гаилә булып яшәргә һәм эштә тагын да зуррак уңышларга ирешергә. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Янәшәмдә тату гаиләм,
яраткан эшем бар. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын.

 

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса