Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хезмәте белән данлыклы

Октябрь башы аның өчен икеләтә бәйрәм - Укытучылар көне һәм гомер бәйрәме.

Быел    2 октябрьдә Ильяс Билаловка 60 яшь тула.

5 октябрьдә Халык-ара укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн төрле өлкәләрдә белем бирүче, үзләренең тәҗрибәләре белән ур-таклашучы остазларның һөнәри бәйрәмнәре.

Көрәш дөньясында Ильяс Билаловны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Өч батыр ул тәрбияләп үстергән, дөнья чемпионы исеменә ирешкән спортчылар белән эшләүче, бүгенге көндә дә яшь буын-га көрәш серләрен ачучы танылган тренер Ильяс Билалов бөтен тормышын спортка багышлый.

Ильяс Рәшит улы Билалов тумышы белән Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан. Тырыш, бар яктан да үрнәк гаиләдә туа. Әтисе кечкенә чагыннан эшне яратырга өйрәтеп үстерә. Абыйсы Алмаз да көрәшче булгач, ул яшь чагыннан көрәш белән кызыксына, техник алымнарын үзләштерә.  1977 елда Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Уку елларында тренер, районыбызда беренче көрәш секциясен булдырган Илгизәр Димиевта, шулай ук танылган тренер Салават Йосыповта көрәш белән шөгыльләнә башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1980-1982 елларда «Татнефть»нең төзү-монтаж идарәсендә эшли. Эштән буш вакытларында көрәшне онытмый. Рес-публика һәм Бөтенроссия ярышларында катнаша башлый. Зур җиңүләр, яңа үрләр яулый. 1985 елда көрәш буенча РСФСР спорт мастеры нормативын үти. 1997 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә тренер буларак балаларны көрәш серләренә өйрәтә башлый. «Әлмәтнефть» идарәсе бүлекчәләрендә физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертә. Даими рәвештә белемнәрен арттырып, югары квалификацияле белгеч була.

2011 елда Ильяс Билалов «Әлмәтнефть»нең социаль объектлар белән идарә итү бүлекчәсендә көрәш буенча өлкән тренер итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә көрәш буенча Әлмәт шәһәре командасы шактый зур нәтиҗәләргә иреште.

Берничә ел рәттән Татарстан чемпионатларында команда зачетында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика турнирында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган турнирда чемпион булды.

«Матур гадәт буенча, Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирында узган елга нәтиҗәләр ясала һәм иң-иңнәр үзләренең лаеклы бүләген ала. Шулай ук берничә ел рәттән, шул исәптән 2021 ел нәтиҗәләре буенча да Ильяс Билалов ир-егетләр белән шөгыльләнүче тренерлар арасында иң яхшы тренер исеменә лаек булды! Без Ильяс абый белән горурланабыз, ул безнең өчен үрнәк булып тора. Аның киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе, көрәш алымнарын яшьләргә өйрәтүе команданың үсешенә ярдәм итә. Әлмәтнең бу спорт юнәлеше буенча ел нәтиҗәләрендә лидерлар исемлегенә керүе, Татарстанның барлык командалары арасында беренче урында булуында Ильяс абыйның тырышлыгы шактый. Бу, әлбәттә, безнең барлык команданың, тренерларыбызның, көрәш-челәребезнең бердәм команда булып эшләвенең югары нәтиҗәсе. «Татнефть» Хәйрия фонды, иганәчеләрнең финанс ярдәме белән безнең районда көрәш актив үсеш алды. Авылларда секцияләр эшләп килә,  «Татнефть» компаниясе спорткомплексында тренировкалар уза. Ярышлар алдыннан югары сыйфатлы җыеннар уздырабыз. Гомумән әйткәндә, безнең өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Эшлибез, җиңүләр яулыйбыз, яшь буынны тәрбияләүдә үз өлешебезне кертәбез», - ди «Ак бүре» көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев.

Быел Ильяс Билаловның тренер булып эшли башлаганына да 25 ел тулды. Шул вакыт эчендә ул күп кенә спортчылар тәрбияләгән зур хөрмәткә лаек остаз.

«Иң көчле батырны келәм ачыклар. Ярышларга физик яктан да, психологик яктан да ныклы әзерлек белән барырга кирәк. Күнегүләрне тырышып ясарга, алымнарны яхшы итеп үзләштерергә кирәк», - дип киңәш бирә Ильяс Билалов үзенең укучыларына. Аның укучылары арасында Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионнары да бар. Көрәш дөньясында танылган батырлар Ильяс Галимов, Рузил Ганиев, Радик Сәлахов, Марсель Гозәеров, Рамил һәм Ринат Бәдретдиновлар,  Марат белән Илнар Кәримовлар, Рөстәм Йосыпов, Руслан Нургалиев, Айдар Алтынбаев, Айрат Сәмигуллин үзләренең остазлары Ильяс Рәшитович белән бергә зур уңышларга ирештеләр. Артур, Айвар һәм Руслан Билаловлар әтиләреннән үрнәк алып, көрәшеп, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Көрәш буенча дөнья чемпионы Айвар Билалов әтисенең юлын дәвам итеп тренер булып эшли. «Әти бәләкәй чактан безне спортны яратырга өйрәтте. Хәтта өйдә өчебез арасында ярышлар уздыра иде. Келәмгә чыккач куркып тормаска, көрәшергә әзер булып чыгарга куша иде. Әзерлегең көндәшеңнән ике тапкыр югарырак булырга тиеш, дип киңәш итә иде. Әни белән бергә алар безгә өчебезгә дә яхшы тәрбия бирделәр. Абыйлар тормышларын спорт белән миңа караганда ныграк бәйләделәр, ә мин исә медицина юлын сайладым, хирург-стоматолог булып эшлим. Әти безнең өчен ул бар яктан да үрнәк - гаилә башлыгы буларак та, спорт ягыннан да. Бүгенге көндә дә ул актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, балыкка, ауга йөри, бакча эшләре ярата. Әти өчен иң мөһиме - гаилә, балалар, оныклар һәм яраткан эше», - дип сөйли улы Руслан Билалов.

Тормыш иптәше Фәнилә ханым белән Ильяс әфәнде өч ул үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныклары бар. Алтынчысы - Русланның кызы София әле күптән түгел генә, ике ай элек туган.

Яраткан тормыш иптәше, кадерле әти һәм бабай, хөрмәтле остаз һәм дистәләгән спорт-чының яраткан тренеры Ильяс Билаловка юбилее уңаеннан гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар телиләр.

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса