Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нур чәчүче яктылык алиһәсе

Хатын-кыз - тормышның тоткасы, җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та.

Аның башында нинди уйлар кайнаганын, күңелендә нинди хисләр талпынганын Ходай үзе генә беләдер.

Бүгенге язмамның герое - Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ терлекчесе Светлана Фомина. 25 августта Тәтеш муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 49 нчы республика бәйгесендә «Конкурс гүзәле-2022» титулына ия булган ханым. Республикакүләм уздырылган ярышта 44 оператор һәм терлекчелек буенча 43 консультант үзара көч сынаштылар. Конкурста катнашучыларга өч этап узарга кирәк иде: теоретик сорауларга җавап бирергә, сыер саву аппаратын сүтеп-җыюда һәм савуда җитезлек күрсәтергә.

Әлмәт районы данын якларга килгән Светлана Александровна Фомина үзенең тышкы кыяфәте белән генә түгел, булдык-лылыгы, осталыгы белән жюри әгъзаларының игътибарын яулый алган. Шулай да Әлмәттә туып-үскән шәһәр кызын терлекчелек тармагындагы иң авыр һәм иң җаваплы һөнәрне үзләштерергә нинди сәбәп-ләр этәргән соң? Бу сорауга җавап эзләп героинябызның үзенә мөрәҗәгать итәргә булдык.

- Әйе, шәһәр кызы мин. Унынчы мәктәптә укыдым, 65 нче училищены тәмамладым һәм шәһәрара элемтә телефонисты һөнәренә ия булдым. Алга таба эшмәкәрлеккә кереп киттем. Урын-җир кирәк-яраклары белән сату итә торган үз эшемне булдырдым. Бар да шома гына бара иде кебек, тик язмыш миңа бик каты сынау әзерләгән булып чыкты - кызым чирләде. Бизнесымны ташларга туры килде, барлык акчаларны аны сихәтләндерүгә тоттым. Ходайга шөкер, бар кыенлыкларны да җиңдек, кызым сәламәтләнде. Аны укыттым, Казанда институтны кызыл дипломга тәмамлады, хәзер магистратурада белем эсти. Ландшафт дизайнеры һөнәрен үзләштерә. Ун ел элек шәһәрдән Рус Акташына күчеп килгән идек. Монда инде авыл тормышы белән яшәргә туры килде. Күпләп кош-корт - күркәләр, бройлерлар үрчетәм. Бакча карыйбыз, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәбез. Бар да җитә, барысыннан да канәгать. Токарликов исемендәге хуҗалыкта мин 2017 елдан, яңа сөт комплексы ачылганнан бирле хезмәт куям. Башлангыч чорда биредә 1000 баш кына сыер иде. Килгәч тә башта сыер саудым, аннан «родильный»га күчерделәр. Бозаулату эшен бик яратам, сыерларга көч биреп торам. Бозаулары зур яки җайсыз туры килгәндә сыерга үзебез дә булышабыз. Малкайлар күзгә карап ярдәм сораганда кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ел әйләнәсендә бозаулый бит сыерлар. Кырыктан алып йөз башка кадәр сыер бозаулаткан чаклар була. Аннан соң бозаулаган тана, сыерларны савымга өйрәтеп, көйләп тә җибәрергә кирәк. Хезмәтебез авыр инде. Бар да механикалаштырылган дисәләр дә, барыбер күпчелек кул хезмәте кирәк. Эшкә вахта йөртә. Иртәнге җидедә эшкә керешәбез. Хезмәт хакы да, эш шартлары да яхшы. Бар теләгем - шулай матур итеп озак еллар эшләргә язсын иде, - ди Светлана Фомина.

 

Эшендә тырышып эшләгән Светлананың йортында да тәртип. Эш-мәшәкатьләрдән бушаган арада чигү чигәргә өлгерә икән әле ул. Төрледән-төрле чәчәкләр үстерү белән дә мавыга.

 

Күңеле матур кешенең йөзе дә матур була, диләр. Чыннан да шулай икән. Светлананың исеме дә үзенә туры килеп тора бит - нур чәчүче яктылык алиһә-се. Күңелеңдәге күркәм хисләрне, тормышка булган дәртеңне сүндермичә, рәхәт яшәргә язсын сиңа, Светлана. Бәхетле бул!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса