Үткәннән бүгенгә күпер салучы
Тумас борын картайган кешеләр була дөньяда. Картлыкны үзләре дәшеп китерә торган. Кемнәрдер, киресенчә, тиеш урында да олы була белмиләр. Ә ул алтын урталыкны саклап яши.
Үзенең яшенә тәңгәл килә торган саллы акыл, яшьләр көнләшерлек оптимизм аңарда.
Әмирҗан абый Мостафин кешеләргә шатлык, бәхет өләшеп яшәүдән тәм таба. Акыл куәсе тирән, фикерләү сәләте көчле, кеше белән бик җиңел дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра белә. Үземнең дә игътибар иткәнем бар, китапларда да шулай язалар, хәрәкәт иткәндә баш яхшырак эшли. Халык бит юкка гына, хәрәкәттә - бәрәкәт, димәгән. Ул да һәрвакыт хәрәкәттә. Хәзер олысы-кечесе велосипедта. Ә Әмирҗан абый инде әллә кайчан иярләгән иде ул «тимер айгыр»ны. Модасы башланганчы ук.
Әмирҗан Фәхрислам улы Мостафин 1941 елда Сарман районы Күтәмәле авылында туа. 1961-64 елларда армия сафларында хезмәт итә. Нефть тармагында эшләп, 1996 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Мөслимә Өлфәт кызы белән Кичүчат авылында күпләр сокланырлык гомер кичерәләр.
Гомумән, киңкырлы, иҗади һәм гыйльми фикер йөртүгә сәләтле шәхес Әмирҗан абый. Аның белән сөйләшеп, фикер алышып тору да зур бер тормыш дәресе. Телгә, дингә, милләткә, яшәүгә, кешеләргә карата аның үз тормыш фәлсәфәсе бар. Аның фике-ренчә, кеше үзенең кайдан, нинди нәселдән чыкканын белергә, килер буыннарга калдырырга тиеш. Шуны күз уңында тотып, бүген ул шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә.
- Шәҗәрәләр белән ма-выгуымның башы сугышта хәбәрсез югалган әтине эзләп архивларга йөри башлагач булды, - ди Әмирҗан абый. - 1993-94 еллар иде. Әтине эзләп, хәрби архив урынына борынгы актлар архивына эләктем. Шуннан шәҗәрәләр белән кызыксына башладым. Шәҗәрәләр бит ул үзебез өчен генә түгел, балалар, онык-оныкчыклар тамырларын, нәселләрен белсеннәр дип ясыйбыз.
Әйе, бүген, әби-бабалары-ның исемнәрен дә белмәгән заманда, алар «җиде бабаңа җитә»ләр. Бу бит бармактан суырып, әкият сырлап утыру түгел. Акылыңны савып, түземлегеңне бер учка төйнәп эшләнә торган бик вак һәм бик тә җаваплы эш. Әмирҗан абый Кичүчат авылы халкына гына түгел, Төркиядәге дусларына да Татарстандагы тамырларын табарга булыша, шәҗәрәләрен төзи. Иң шаккатырганы - 1890 еллар азагында китеп Төркиядә яшәүче татарлар үзләренең тамырларын күбрәк беләләр һәм күбрәк кызыксыналар, ди ул.
Әлеге кунакчыл гаилә шәҗәрәләр генә төзеп калмыйча, читтә яшәүче татарларны үзләренә кунакка да чакыра. Ә Әмирҗан абый һич авырсынмыйча читтә гомер итүче милләттәшләребезне Татарстандагы туганнары белән күрештерергә дә алып бара. Быел да Бөтендөнья татар конгрессы уздырган VIII Татар Корылтаена кайткан милләттәшләребезне туганнары белән күрештерергә Сарабиккол авылына һәм Уфа каласына алып барган.
«Ак калфак» татар хатын-кызлар форумына Санкт-Петербургтан килгән ханымнарны да чәйгә алырга өлгергәннәр. Аларның Алексеевск районындагы туганнарын табып, шәҗәрәләрен төзеп биргән.
- Шәҗәрәләр төзү бик мавыктыргыч шөгыль. Бер башласаң, үзеннән-үзе тартып тора. Кешеләргә ярдәм итеп, аларның шатлыгын күрү җанга рә-хәтлек бирә, - ди ул. - Ки-чүчат кешеләренекен төзү җиңелрәк, чөнки күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендә бик күп материаллар бар. 12-14 буын авылга нигез салган Юлдаш бабайга барып тоташа.
Шәҗәрәләр төзүдә Әлфия ханым Ямаеваның ярдәме дә зур була. Әлбәттә, кайбер шәҗәрәләр бик җайлы, тиз төзелә. Кайберләре озак вакытны таләп итә. Чөнки ялгыш башка тармакка кереп китү куркынычы да бар. Метрикә, халык исәбен алу кенәгәләрендә исемнәрне рус теленә яраклаштырып язганнары да, туган еллары дөрес булмаганнары да очрый. Шулар авырлык тудыра.
Әмирҗан абый әтисе ягыннан үзенең 8 буынын, әнисе ягыннан 7 буынын ачыклаган. Нәселләрендә мөгаллимнәр, азанчы мөәзиннәр, хәтта бер бабасы указлы мулла була. Тормыш иптәше Мөслимә апа исә Әмирҗан абый ярдәме белән үз шәҗәрәсен төзегән.
Алар бер-берсенә шул-кадәр туры килеп, берсен-берсе тулыландырып яшиләр. Икесе дә матурлыкка гашыйклар. Мөслимә апа Әмирҗан абыйның һәр башлангычын куәтләп ала, ярдәм итә. Әмир абый бик туган җанлы, нечкә күңелле, дипломатик шәхес булса, Мөслимә апа тиешле урында турысын ярып үзенең дәлилле фикерен җиткерә торган бик гыйлем, укымышлы, нәсел җепләре күренекле Ризаэддин Фәхреддингә барып тоташа торган ханым. Алар бүген дә, мәхәббәт ул бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү, дигән хис белән гомер кичерәләр.
- Яшәү мәгънәсен югалт-мыйча гомер итү ул әти-әни, әби-бабай биргән тәрбия дип уйлыйм. Безнең заман балаларын тәрбияләүдә тирә-күршеләрнең, укыту-чыларның ярдәме зур булды, - ди Әмирҗан абый.
Бәлки шуңадыр да бер-берсенә капма-каршы булган юнәлешләрне дә бер кысага бик матур гына итеп урнаштыра да куя Әмирҗан абый. Музыкага булган мәхәббәте дә бала чактан башлана. Күршеләрендәге балалайка аны әлеге серле дөньяга дәшә. Беренче уен коралы да балалайка була. Аннан мандолина, баян, гитара. КВН командасында катнашкан вакытта, 1967 елларда, үзе дә көйләр иҗат итә башлый. Ничектер шулай килеп чыга, ни эшләсә дә, кемгәдер килешмәсә дә, аңа килешә. Чөнки ул хикмәтен, серен, мәгънәсен белеп, матур итеп эшли. Кулына гитарасын тотса, кыллары үзеннән-үзе чыңлый башлый. Ул бары тик шул моңлы кылларга кушылып салмак кына җыр суза. Янәшәдәгеләр моң дәрьясында әллә кайларга юл алалар. Ул җанына якын шигырьләргә үзе көй дә иҗат итә. Аның язган көйләре дә инде бихисап. Ул әле хәзер дә төрле шәһәрләрдә үткәрелә торган бард җырлары конкурсларында катнашып җиңүләр яулый. Күз алдына китерәсезме сиксән яшьлек авыл кешесенең гитара тотып җыр сузганын? Авырдыр. Моның өчен Әмирҗан абыйларга кунакка килергә кирәк. Ә Мөслимә апаның табыны, сые сезнең өчен һәрвакыт корылган булыр.
Менә кайда ул яши белеп яшәү!
Рәфкать Шаһиев
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа