Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

53 яшьлек Мәрьям Хәйдарова чаңгы узышында яшьләрне артта калдырып I урын алды

"Авыруларны җиңәргә һәм кисәтергә була", - дип исәпли якташыбыз Мәрьям Хәйдәрова. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан гына ул сәламәт булу сере белән уртаклашты.

Әлмәт районының Сөләй авыл җирлегенә караган Урсалбашта яши Мәрьям Хәйдәрова. Без аның белән Кичүдә узган спартакиада вакытында таныштык. Кулына чаңгы тоткан, чын спортчылар кебек киенгән, йөзеннән канәгатьлек, җиңү хисе бөркелгән бу ханымга игътибар итми мөмкин түгел иде. Сөенергә җирлек бар - узышта хәтта яшьләрне дә артта калдырып беренче килгән.

Быел Мәрьям ханымга 53 яшь тула. Сәламәт яшәү рәвеше алып барып кына һәрчак сылу булып калырга мөмкинлеген аңлаган кыз кече яшьтән үк моңа җиң сызганып керешкән. Балалар кар яуганын бу чорда Кыш бабай киләчәген уйлап көтсә, Мәрьям кышның чаңгыда шуу өчен тизрәк килүен тели.

Төрле сәбәпләр аркасында спорт белән шөгыльләнүне беразга туктатып торырга туры килә. Ләкин күңелне тыеп буламы соң - 46 яшендә Мәрьям кабат чаңгыга баса һәм менә шуннан бирле "якын дусты"ннан аерылганы юк.

- Чаңгыда шуу сәламәтлеккә дә бик файдалы, - диде ул. - Беренчедән, "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип белми әйтмәгәннәр, аннан урман, болыннар буенча сузылган чаңгы эзләреннән йөргәндә саф һава сулыйсың. Табигать хозурлыгы - үзе зур дәва.

Мәрьям Хәйдәрова "Җәлилнефть" идарәсендә электромонтер булып эшли. "Татнефть" ААҖ буенча ел саен уздырыла торган спартакиада катнашып, җиңүләр яулый. Быел ул компания буенча өченче нәтиҗә күрсәткән. Төпчек кызы Алиягә дә чаңгы чирен йоктырган. 16 яшьлек Алия Хәйдәрова хәзер чаңгы спорты белән Уренгойда шөгыльләнә.

- Алия Ямал-Ненец автономия округының җыелма командасына кертелде. 12 марттан 24 мартка кадәр Аляскага ярышларга китәчәк, - дип горурланды ана спортчы кызы белән.

Хәйдәровлар гаиләсе мал-туар асрый, бакча тота. Бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышы белән яши.

- Ирем Нәүгать бик әйбәт кеше минем. Ул мине тренировкаларга, кайда ярыш шунда илтеп куя. Минем ял көннәрендә өйдә торганым юк. Тау чаңгысы, йөзү буенча ярышларда да катнашам әле мин, - дип сөйләде Мәрьям ханым.

Аңа карап сокланмый мөмкин түгел. Без үзебезне нәрсәгә булса да җәлеп итү өчен вакыт юклыкны сәбәп итеп китерәбез. Компьютер артында утырганчы, телевизордагы сериаллар, шоу тапшыруларны караганчы хәрәкәтләнүгә өстенлек бирсәк, бәрәкәте күбрәк булыр иде, әлбәттә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса