Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«…Яңадан шушы юлны сайлар идем»

Ул сөйләсә, бөтен кеше ишетерлек итеп сөйли, аңлата. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай.

Төрле чаралар үткәргәндә яңгырап торган тавышы күрше урамга гына түгел, күрше авылга ишетелгәндер хәтта. Рәхәтләнеп, бөтен дөньясын онытып, эчкерсез көлүе дә шул килеш. Активлыгы, көч-егәре дә кимемәгән. Йөзендә әле дә елмаю, янәшәсендә һаман да кеше.

Шушы көннәрдә үзенең 75 нче җәен каршылаучы Гөлнәзирә Габдулла кызы Галиева бөтен гомерен балалар укытуга, аларны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимә. Мин килгәндә дә аның өе тулы кунак, элеккеге хезмәттәшләре, укучылары, дуслары, якыннары иде. Диварларда хезмәт юлын чагылдырган фотолардан торган «стена газеталары», бар җирдә чәчәк бәйләмнәре. Директор Миләүшә Гыйләҗева җитәкчелегендәге Мәмәт мәктәбе коллективы Гөлнә-зирә ханымны күркәм бәй-рәме белән тәбрикләп, тирән ихтирам хисләрен җиткерделәр. Әлбәттә инде, ул җылы теләкләргә кушылган җылы юрганы да бар иде. Коры сүз сөйләү модасы күптән гамәлдән чыкты бит. Коры кашык авыз ерта. Тик монда яңгыраган һәр теләк, һәр сүз, һәр бүләк чын күңелдән иде. Чөнки Гөлнәзирә Габдулла кызы моңа бик тә лаек.

Моңсу да, рәхәт тә миз-гелләр. Һәркем хәтер сандыгын киереп ачкан да, үткәннәрдә калган якты хатирәләрне барлый. Ул да булмый, сүз агымы бүгенгегә кайтып төшә дә өйне шаулатып көлеп җибәрәләр. Шат авазлар өйгә генә сыймый, урамга тарала. Инде үзләре дә лаеклы ялда булган Ләлә апа Вәлиева, Зилә апа Хәбиповалар өлкәннәргә хас булган зирәк акыл, төпле фикер белән изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан сүз яшьрәк буынга, үзе эш тәртибенә өйрәткән коллегаларына күчте. Камил Гыйниятуллин, Гөлнур Фәрхетдиновалар әле генә үткәндә калган хезмәт юлларыннан урадылар. Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова да Гөлнәзирә ханымның зирәк булуын, һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итүен ассызыклады. Чөнки Гөлнәзирә Габдулла кызы лаеклы ялга киткәннән соң да озак еллар Мәмәт авылы ветераннар советын җитәкләде. Ул беренче категорияле җитәкче, мәгариф отличнигы, Россия һәм Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, күп тапкырлар Әлмәт мәгариф идарәсенең, шәһәр администрациясенең Мактау кәгазьләре белән бү-ләкләнгән.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучы... Мөмкин булса, мин бөтен җирдә дә бу сүзне баш хәрефтән язар идем.

Никадәр күп хезмәт, тирән белем, иҗади эшчән-лек, югары педагогик осталык таләп итүче һөнәр бит ул. Синең кулда күпме бала язмышы. Һәрберсенең сорау тулы карашы сиңа төбәлгән.

Әйе, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы балаларның барлык сорауларына җавап бирергә дә, ягымлы сүзе белән юатырга да, кечкенә генә уңышлары өчен мактарга да, кирәк икән катгый таләбен куярга да өлгерә. Укытучы гаиләсендә үскән, чын-чынлап мәктәптә яралган, рухы белән үк тумыштан мөгаллимә булган кеше ул Гөлнәзирә Габдулла кызы. Гадәттән тыш энергияле, ярдәмчел, киң күңелле, балалар психологиясен яхшы тоемлаучы, үз эшенең остасы һәм яшь укытучыларга бүгенге көндә дә остаз ул.

Табигате белән көчле рухлы, әйдәп баручы, оста оештыручы Гөлнәзирә Габдулла кызы 1947 елның 19 июнендә Зәй районы Чубыклы авылында Габдулла абый белән Нуриәсма апаның көтеп алган кызлары булып дөньяга килгән. Шул авылда 7 еллык, Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә урта белем алган кызга алга таба һөнәр сайлауда зур кыенлык тумый. Әтисенең мәктәп директоры булып эшләве, үз эшенең чын патриоты булуы Гөлнәзирә Габдулла кызында кече яшьтән үк педагог хезмәтенә мәхәббәт уята, омтылыш тудыра. Озак та үтми ул Алабуга педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлап, Габдрахманга эшкә кайта. Җыйнак гәүдәле, чая, мөлаем кыз анда үзенең  тиң ярын, мәхәббәтен табып, язмышын үзе кебек үк педагог Алмаз Галиевич Галиев белән бәйли. Тормыш иптәшен 1972 елда Кичүчат мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, яшь гаилә шунда күчә. Яңа җирдә Галиевләр җиң сызганып эшкә чумалар, төзелә генә башлаган мәктәпне сафка бастырып, яңа бинага күчәләр һәм аны алдынгылар рәтенә җиткерәләр.

1983 елда Алмаз Галиевич Мәмәт мәктәбенә директор итеп билгеләнә, ә тормыш иптәше Кичүчат мәктәбе җитәкчесе булып кала. Икесе дә үзләрен таләпчән, тырыш, булдыклы җитәкче итеп таныталар. Алмаз Галиевич бүген арабызда юк инде, ләкин аның матур эшләре, тормышка ашкан хыял-теләкләре әле дә яши.

Гөлнәзирә Габдулла кызы Кичүчатта эшлә-гәндә үк мәктәптә туган якны өйрәнү музее оештыра. Галим Ризаэддин Фәхреддин турында да материаллар туплый. Мәмәт авылына күчеп эшли башлавының беренче көннәреннән үк монда да туган якны өйрәнү музее ачып җибәрә.   

Ирешкән уңышларында яраткан укы-тучыларының да өлеше зур икәнен бүгенге көндә бик күп укучылары раслыйлар, аңарда белем һәм тәрбия алулары белән горурланалар. Үзенең ике кызы - Лилиана белән Айгөл дә йөзенә кызыллык китермичә, матур яшиләр. Икесе дә югары белем алдылар.

Бу дөньяда иң кадерле нәрсә - кеше гомере. Ә ул искән җил кебек икән. Әле яңа гына бишектән кечкенә кеше аваз салган иде, кай арада 75 еллык гомер артта калган. Тик еллар үтүенә һич кенә дә уфтанмый, үкенми Гөлнәзирә Габдулла кызы. «Гомерне яңадан башларга туры килсә дә, нәкъ шушы юлны сайлар идем», - ди ул.

Ләлә Ситдыйкова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса