Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җәмиләнең җитмешенче җәе

Сабыр төбе сары алтын, дип белеп әйткән халык. Бу тормыш авырлыкларына кул селтәп кенә яшәү түгел, әлбәттә.

Ә тешне кысып, телне тешләп, ачуыңны эчкә җыймыйча, изгелеккә әверелдерү. Моның өчен ай-һай нык сабырлык кирәктер.

 

Җәмилә Әгъзам кызы Мөхәммәтганиевада сабырлык аз түгел.

Тик ул сабырлыкның сары алтынга әйләнгәнен көтә-көтә күпме вакыт узгандыр. Аңа карагач, халык шагыйре Гамил Афзалның әлеге шигырь юллары хәтергә килде:

Мин барсын да күрдем,

  күрсәтмичә йөрдем

Кайнар яшьләремне.

Тарадым да үрдем,

 тарадым да үрдем

Кара чәчләремне.

Мәктәп укытучысы элек гомер буе үзен билгеле бер кысаларда тотарга тиеш иде. Авыл җирендә бигрәк тә. Элеккеге кебек үк булмаса да, ул һөнәр ияләре әле дә шулай. Укытучылык аларның канына сеңә. Башкалар өчен яшәү, башкаларны кайгырту, ярдәм кулы сузу, аларның тормышларына ямь өстәү - укытучының, сыйныф җитәкчесенең эше. Шуңа күрә ул лаеклы ялга чыкканнан соң Габдрахман авылының ветераннар советын җитәкли. Башта балалар белән эшләсә, хәзер аларның өлкән әти-әниләренә ярдәм кулы суза, аларның гозер-ләрен тыңлый.

Ул тик тора белми, һәр-нәрсәнең үзәгендә кайный. Укытучы хезмәте белән яулап алган дәрәҗәсе аны бүген дә озата бара. Авылда узучы чараларда үзе дә, өлкәннәр дә бик актив катнашалар. Чөнки Җәмилә ханым кеше белән уртак тел таба, яхшы итеп сөйләшә белә. Анда кылану да, ярарга тырышу да юк, ә бары тик гадилек һәм эчкерсезлек. Авылдагы һәр ветеран күңеленә ачкыч таба. Ветераннарга гынамы икән?!

Габдрахман ул шактый үзенчәлекле авыл. Татарстанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә дә андый төзек, бар җире җитеш авылны таба алмассың. Андый җирлектә эшләү өчен «астагылар» белән дә, «өстәгеләр» белән дә уртак тел таба белергә, гомумән, бик яхшы «дипломат» булырга кирәк. Ул булдыра. Әллә мишәрлеге (ул Елховой кызы), әллә тормыш тәҗрибәсе, әллә табигатьтән бирелгән аралаша белү сәләте. Җәмилә ханым нефтьче җитәкчеләр белән дә, авыл һәм район депутатлары, шәһәр ветераннар советы, авылдагы оешма җитәкчеләре белән дә килешеп эшли. Өлкән яшьтәге әнисе дә Җәмилә ханым тәр-биясендә.

 Җәмилә Мөхәммәт-ганиева 70 яшьлек гомер бәйрәмен үзенә карата булган зур хөрмәт, ихтирам, игътибарны тоеп каршы алды. Эчкерсез котлау сүзләре, җылы теләкләр мулдан булды. Без дә шул изге теләкләргә кушылабыз, исәнлек, бетмәс көч, яшәү дәрте телибез.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса