Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Беребез өчен беребез кирәк...

8 июнь социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Кайбер һөнәргә кеше еллар буе укый, өйрәнә.

Ә тормышта шундый һөнәрләр бар, аңа укып кына өйрәнеп булмый. Аның өчен җан җылың булу, ярата, башкалар өчен яши белү кирәк. Рәсимә Әсгать кызы Исламова нәкъ менә шундый сыйфатларга ия ханым. Җиденче ел инде ул «Кайгырту» үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли. Хезмәтен яратып, күңел биреп башкарганга әллә ни авырлык та сизми кебек. Әлбәттә, бу беренче карашка гына шулай... Социаль хезмәткәр эше ел әйләнәсе. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә. Чөнки хезмәтләре шундый. Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә алар гел ярдәм итүдә. Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга хезмәт күрсәтәләр.

Рәсимә Исламова - Әлмәт кызы. Шушында туа, белем ала. Казанда училищеда укый. Озак еллар балалар бакчасында эшләгәннән соң язмыш юллары аны шушы игелекле хезмәткә алып килә.

- Әлеге эшкә 2015 елның башында килдем. Иптәш кызым дәште. Андый эш бар икәнен дә белми идем. Бүген мин 11 әбине карыйм. Ялга киткән хезмәткәрләрне алыштырганда аларның саны 13 кә җитә, - ди ул.

Әлбәттә, бүген кемнәрдер үз якыннарыннан да баш тарткан заманда, җиде ятка җитәрлек җылылык, күңел киңлеге булу зур хөрмәт һәм мактауга лаек.

- Ул әбиләр миңа үз әнием, үз әбиләрем кебек якыннар. Аларның күбесе аралашуга мохтаҗлар. Ләкин аларның һәркайсына ачкыч табарга кирәк. Күп еллар аралашып, алар белән туганлашып бетәсең. Бер күз карашыннан, хәрәкәтләреннән аңа нәрсә кирәк икәнен аңлый-сың. Еллар дәвамында караган әбиләрнең үлемен бик авыр кичерәм. Үз туганымны югалткан кебек.

Шулайдыр, башкача булуы мөмкин түгел. Чөнки Рәсимә ханымның зур кара күзләренә генә түгел, ә йөрәгенә дә яхшылык тулган. Шундый кеше генә әнисенең төсе итеп еллар дәвамында тәрәз төпләрен тутырып яраннар үстерә.

Шәфкатьлелек, сизгерлелек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче Рәсимә Исламова күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, бик күпләргә социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә. Фән, техника заманында да кеше өчен һаман да кеше кирәк.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса