Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кәсебе - сәүдәдә, күңеле – биюдә

Кәсебе - сәүдәдә,  күңеле – биюдә

Үз эшләрен ачып, тормышларын эшмәкәрлек белән бәйләгән булдыклы кешеләр һәркемдә соклану хисе уята. Алар табыннарыбыз муллыгы, яшәү матурлыгы һәм уңайлылыгы өчен зур өлеш кертеп, яңа эш урыннары булдыралар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.

Соңгы елларда «кыскартуга эләктем, эшем юк, нишлим» дип зарланып килүчегә дә бер генә җавап бирәләр: эшмәкәрлек белән шөгыльлән!

Шулай да бу теләсә кем булдыра ала торган кәсеп түгел. Үҗәт, түземле, оптимист булганнар гына эшмәкәрлек юлыннан китәдер, мөгаен. Бүгенге язмабыз нәкъ менә шундый шәхес - Тайсуган авылында кибет тотучы ханым Гүзәл Сабирова турында.

Бер яктан караганда, сату эшен алып баручы эшмәкәр хатын-кызлар белән бүген беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Ә менә 39 яшьлек Гүзәл Умар кызы безне гаҗәпләндерә алды, чөнки үзенең эшеннән бушаган вакытларда ул авыл балаларын биюгә өйрәтә. Моны ул болай гына, бернинди түләүләрсез башкара. Нәтиҗәләр - искитмәле. Район, республика, халыкара фестивальләр дисеңме - барысыннан да җиңү белән кайта Тайсуган биючеләре.

Гүзәл белән якыннан аралашканчы аның исеме белән аталган кибеткә кереп чыгарга булдык. Кердек тә, товарның, азык-төлекнең төрлелегеннән хәтта аптырап та калдык. Башка кибетләрдә эзләсәң дә таба алмаслык әйберләр бар монда, күгәрчен сөте генә булмагандыр, мөгаен.

- Монда гаҗәпләнәсе юк, мин авылдагы кешеләрнең үзләрен һәм аларга нәрсә кирәк икәнен бик яхшы беләм. Бар нәрсәне дә җитәрлек итеп кайтартам. Тайсуганга без 1996 елны килеп төпләндек. Мактаманың беренче мәктәбен тәмамла-ганнан соң ике дә уйламадым, читтән торып сәүдә техникумына укырга кереп, товаровед белгечлеге алдым. Сатучылык эшенә әнием өйрәтте. Заманында ул Түбән Мактаманың базарында сату итә иде. Читтән торып укырга керүемнең дә сәбәбе әниемә ярдәмгә бару иде инде. Әнием бик иртә - 52 яшендә үк мәрхүм булды. Шул базарда сату иткәндә үпкәләренә нык суык тидергән иде ул. Бик каты авырды. Менә шулай яшьли әнисез калдым. Үги әтием Марат миңа үз әтиемнән дә ныграк тәрбия күрсәтте. Эшмәкәрлек ни-гезләренә дә ул өйрәтте, аңа булган рәхмәтем чиксез. Ул әле чәчәкләр үстерергә ярата иде, хәзер аның кебек мин дә чәчәкләрне күп итеп үстерәм. Терлек үрчетәбез дип, ике бозау алдык әле менә, аларны тәрбиялибез, җәен бройлерлар - эшнең иге-чиге юк. Бер нәрсә дә алай тиз генә бирелми бит кешегә. Мисал өчен, мин башта сатучы булып эшләдем, ә соңыннан, төгәлрәге 2017 елда, үзем эшләгән бинаны тулысы белән сатып алдым да аңа хуҗа булдым. Аллага шөкер, эшем бара, авыл халкы бар нәрсәне дә яратып ала. Әле пандемия чорында тайсуганлыларның өйләренә азык-төлек, дару китерү эшен башкардык. Ирем Ринат та, балаларым да гел ярдәмгә киләләр, - ди Гүзәл үзе.

Кибеттә эшләр тотрык-лы барганда Гүзәлнең кү-ңелендә биюгә, җырга-моңга дәрт сүрелми. Үзенең биюгә булган хирыслыгы турында ул болай ди:

- Бию белән мин җиде яшьтән бирле, Үзбәкстанда яшәгәндә үк кызыксына идем. Спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Шулай да күңелем күбрәк халык иҗатына, фольклорга тартылды. Бар хыялым - тренер яки остаз булу, балаларны биюгә өйрәтү. Бу теләгем тормышка ашуына куанып бетә алмыйм. Бүгенге көндә «Илкәем яшьләре» ансамбле оештырып, өч төркемдә бию алып барам. Беренче төркемгә 1-2 нче сыйныф укучылары, икенче төркемгә 5-8 нче сыйныфтагылар йөри. Өченче төркемдә 16-17 яшьлекләр. Әле менә Бөгелмәдә уздырылган «Роза ветров» бәйгесендә, Чаллыдагы конкурсларда катнашып икенче урын яулап кайттык. Без-нең бию коллективы бер генә чарадан да читтә калмый, «Казан сөлгесе», «Звенящая капель» дисеңме, барысында да катнашабыз. Җиңүсез кайтканыбыз юк. Биючеләребез - лауреатлар, Эльвира Әхмәтовага, Элина Фәхриевага, Альберт Абдуллинга, Илнар Сабировка тиңнәр юк. Форсаттан файдаланып, безнең бию коллективына йөрүчеләргә шушындый матур сәхнә ки-емнәре тектереп биргәне һәм мәдәни чараларда катнашу мөмкинлеге тудырганы өчен  Шәфәгать Фахразый улы Тәхаветдиновка рәхмәт җиткерәсем килә.

Реклама

Кеше белән сөйләшкәндә үк аның күңелендәгесен аңларга була. Гүзәлнең күңелендә - бары тик яхшылык, юмартлык һәм из-ге гамәлләр генә. Ул баш-каларның да шундый булуын тели.

- Кешеләргә ачык йөз күрсәтеп, яхшылык кына теләргә һәм кулыңнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Шулай булганда гына кылган игелекләрең йөзе белән үзеңә кире әйләнеп кайтачак, - дип саный биюгә гашыйк эшмәкәр кыз.

Эшмәкәрләр көне уңаеннан Гүзәлне ихластан кайнар котлыйбыз. Җанындагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелендәге яшәү алкышларын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвен телибез.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса