Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Синең кешеләрең, Әлмәт!

Юбилярның мәгыйшәтенә бер караш

Юбилярның мәгыйшәтенә  бер караш

Әхәт Хәбибуллин - яшьрәк чакта нефть өлкәсендә байтак еллар хезмәт куйган егет.

Күптәннән уйлап йөргән, күрәсең, үзенә саваплы бер шөгыль дә таба ул.

Казан, Уфа, Мәскәү дәүләт архивларына барып элемтәгә керә. Төбәк, авылы тарихына бәйле мәгълүмат туплый, язганда шуларны нигез итә. Борынгы актлардан, академик монографияләрдән файдалана. Тарихи китап-ның мөһимлеге шунда: үт-кәннәрне белергә кирәк, шунсыз киләчәкне күзаллау кыен. Яшәеш турында язуга, нәсел шәҗәрәләре төзүгә әле генә керешә башладылар. Кем тумышы белән кайсы авылдан - шул турыда яза. Хәзер халык арасыннан чыккан, авыл дип өзгәләнгәннәр үзләре кулларыннан кил-гәнчә шушы эшкә алынды. Бәлки шуңадыр, авыл тарихына бәйле китаплар еш күренгәли башлады. Габделәхәт үткәннәрдән алып бүгенгә хәтле араны үзе шул чорда яшәгәндәй бәйнә-бәйнә яза. Алдына куйган максатының мөһимлеген аңлый. Күләм ягыннан шактый калын, эчтәлеге белән игътибарга лаек әсәр китап булып чыкканчы өзекләре Түбән Кама шәһәр-район газетасында күренгәли. Бер язма икенчесен тулыландырып, нәсел шәҗәрәләре төзеп язылган бу әсәр авылдашлары күңеленә дә хуш килә. Кайберәүләр, мин үземнең әби-бабаларымны шушында таптым, дип рәх-мәтләрен әйтә аңа. Бу авыл бүген дә нәсел чылбырларын өзмичә яши бирә. Йөгерек тел белән язылган әлеге китап халыкка барып иреште һәм авыл турында язылганнардан бүгенгәчә иң саллысы булып тора. Теләсә нәрсә турында да теләсә ничек язарга ярамаганын белеп, бу эшкә Габделәхәт тагы да җаваплырак карады. Тарихчы булмасам да, әдәби яктан камиллеккә җиткерергә омтылганын күрәм. Авторның язу стиле кайбер очракларда укучы фикеренә тәңгәл килмәсә дә, күпләрне канәгатьләндерде. Язучылар белән кырык еллап элемтәдә Габделәхәт. Махсус белеме булмаса да, каләмдәшем менә шундый китап язган, чыгарган икән, сөенергә кирәк.

Бераз иҗаты турында да язып үтү кирәктер. Без бер чорда тудык, үстек, шәхес булдык. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем дә күтәреп йөрибез. Кешене бит исән чакта хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк. Үлгәч еламасалар да ярый. Тәңрегә шөкер, күңелдә һаман авыллык. Затлылык та - шуннан. Безнең юбиляр яши-яши байтак язучыларны күреп белә, таный. Күңелләре киң булгач, өйләренә һаман килгәләп йөриләр. Хатыны Наилә ханым барын да көйли, аш-суга оста. Бервакытта да, бу бит Әлмәт язучылар оешмасының филиалы, кунакханәсе түгел, җыелмагыз әле, димәде. Андый чакта шигырь генә укымыйсың бит, җырлый ук башлыйсың. Мин Габделәхәт турында башкалардан күбрәк беләм, очрашып-күрешеп торабыз. Язучылар берлегенә кергәнче үк, «Тын Дон» китабыдай «Ялгыш язмышлар» дигән  роман язган егет ул. Темасы да тапталмаган - диңгезчеләр, үзе күргән илләр, дөньялар турында, безнең теш үт-мәслек өлкә. Бик күпләр кебек эшмәкәрлеккә китеп тә әрәм булмады. Эшләсәң, эш барыбызга да җитәрлек, ди. Күпләр язучылыкны шигърияттән башлый, аннары прозага күчә. Әхәт дус башта роман язды, аннары авыл тарихын, аннан шигырь, поэма язуга керешә һәм берәүне дә кабатламый яза бирә. Аны бүтәннәр белән чагыштырмыйм, иҗатына бәя дә бирмим. Тәнкыйтьчеләр бәяләсен! Һаман үз юлы белән бара, сүзнең тәмен белә. Зарланмый, сыктамый, әйтәсен өзеп әйтә. Кыюлар гына сүзләрен сүз итәләр бит. Һаман-һаман «бер тел, бер дин булса, дөньяда сугышырга да кирәкмәс иде», ди. Чыннан да, бүтән сугышмаска дигән иң беренче солых төзелгәннән соң кырык гасыр эчендә генә дә унбиш мең сугыш булган икән. Һаман очы-кырые юк. Ә Җир шары, галимнәр әйтүенчә, өч миллиард ел яшәгән инде.

Укучы кимеде дип тә кү-ңелен сүрелдерми. Китап ул мең ел яши, алтынга тиң, әле укучы булыр, дип үзен юата. Җәмгыятьтә иҗатка караш үзгәргән шушы чорда рухын төшермичә «Элекке кебек укый белгән буын туар, үсәр», ди.

Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исе-мендәге әдәби премияләр иясе, милли җанлы дустыма бу язмам бер мәдхия булсын әле. Әхәткә дә мактау, зурлау сүзләре кирәк, ул да инсан - адәм баласы. Иҗатының чишмә башы Калатау итәгендә урнашкан Түбән Чаллы авылыннан, туган йорттан, ана теленнән башлана. Иңгә-иң куеп илле ел бергә яшәгән хатынына һәйкәл куям әле, ди ул. Алма бакчаларында урын җитәрлек, куяр да. Наиләсенең кара күзендә үзен күреп кат-кат сөенә. Хатының үзеңнән дә акыллырак булырга тиеш бугай. Самбо буенча СССРның спорт мастеры  Әхәтнең йөзе-бите, фактурасы-фасоны элек нык килешле иде, бигрәк тә офицер формасында. Яшь чакта әллә нихәтле кызларның өметен өзде, елатты. Без дә маймыл түгел идек, аны алар яратты, без күз салган кызларны да ул үзенә каратты. Ун ел нефть чыгарды, капитан погонлы хәрби, аннары ун ел диңгездә, ун ел эшмәкәр, директор. Эш, авыл дип, элегрәк әллә ничә машина туздырды. Әйдәгез әле, тагы теге елларга әйләнеп кайтыйк. Бер генә лампочка янган урамын утлы итте, асфальт юклыгын Наиләсе белән ике ел исбат иткәч асфальт түшәделәр, сулы итте, телефон кермәгән иде, телефонлы итте. Хет бүгеннән үзе яшәгән Володарский урамын исән чагында ук Әхәт Хәбибуллин урамы ит. Яшьтән үк кыз сайлый белгәнгә, күзе тамчыгөлдәй Наиләгә төшә һәм мәңгегә аның белән яшәүне планлаштыра. Аны һаман каен кызына охшата. Яз кебек якты караш, бакчада туган диярсең, чәчкә кебек иде бит, ди. Гомер буе күтәреп кенә йөртерлек. Хәзер генә УТТ-1-дә ветераннар советы рәисе, мине үзенә караттырган чагында техник бүлек инженеры иде, ди.

Бүген дә нараттай әле Әхәт туган, уйлары да буталмый. Нигә безнең халык хәсрәтсез яши белми, дип борчыла. Дингә кайтыгыз, туган телне онытмагыз, авылга юлны суытмагыз дияр өчен Әхәт булырга кирәктер. Һаман-һаман халык ди, тел ди, дин ди. Кимибез дип еламаска, ди. Чыннан да, без югалырдай түгел, бетмибез болай гына. Болгар ханлыгы җимерелә, ә алар икенче җиргә күченеп Яңа Болгарга әйләнделәр дә яши-яши рәсми документларда Казан булып әнә мең ел көн күрәләр.

Сагышлардан, борчулардан ничә тапкыр йөрәгең туктагандай булды, Әхәт. Сакла үзеңне! Һаман шулай яшә, сүзеңне - сүз ит. Яшь чакта партиягә кер диделәр - кермәдең, тегендә чакырдылар - бармадың. Сине аңлар өчен бәлки «Ялгыш язмышлар»да Галимҗан Гыйльмановның, шигырьләр китабыңда Айдар Хәлимнең кереш сүзен укырга кирәк-тер.

 

Реклама

Җир шарында тәртип урнаштырасы, матурлыйсы иде дигән егетләр бу дөньяда сирәктер, аның өчен Әхәт кебек булу кирәктер.

 

Язучылыкка тартылган кызы Әнисә «Татэнерго» тармагында юридик бүлек җитәкчесе, уллары шәхес булып киләләр. Спорт буенча да алда, иҗатка да битараф түгел. Бүген безнең буынга да алмаш кирәк. Җитмешкә җиткәнне сизми дә калганбыз. Тормыш дәрьясы саегып килә. Алмашка кыю, бер дигән егетләр кирәк!

Гаиләдә уникенче бала булып ачлы-туклы елларда туса да, юклы-барлы түгел ул Габделәхәт дус. Туган көнен дә сайлый белгән - 9 май, бик күп халыклар өчен иң кадерле көн. Моннан соң да бирешмә, яме, Әхәт дус!                      

Зөфәр Дәүләтов,          язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса