Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Синең кешеләрең, Әлмәт!

Иле өчен утка-суга керергә әзер

Иле өчен утка-суга керергә әзер

Гомер буе туган җирләрен сөеп, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүчеләр - тормышыбызның күрке.

Түбән Мактама егете - шушы бистәнең башлыгы, Батырлык ордены кавалеры, запастагы подполковник Рамил Бадретдиновны Әлмәт җирлегендә белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм.

Гомерен хәрби тормыш белән бәйләгән, күпне күреп, күпне кичергән бу ут йөрәкле, ачык күңелле һәм чибәр ир хезмәтеннән бушаган вакытларда яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә дә үзеннән зур өлеш кертә, Әлмәтнең танкистлар берлеген дә җитәкли. Бүгенге язмабыз шушы шәхес турында.

- Әйе, мин үземне чыннан да Мактаманыкы дип саныйм. Әти-әниләрем Түбән Мактамага 1967 елны килеп төпләнгәннәр. Ул вакытта миңа дүрт яшьләр тирәсе иде, сигезенче сыйныфка кадәр беренче мәктәптә укыдым, унынчыны инде икенче мәктәптә тәмамладым. Кечкенәдән үк, төгәлрәк әйткәндә, шул җиденче сыйныфта укыганда, хәрби буласым килгәнлектән, мәктәпне бетергәч ике дә уйламый хәрби училищега барырга булдым. Әтием - сугыш ветераны, 1946 елга кадәр хезмәт иткән, Кенигсбергны алуда катнашкан шәхес. Хәрбиләргә хас пат-риотик рухның башлангычын миңа нәкъ менә ул салды. Халыктагыча, әтинең өч улы бар иде, икесе акыллы, өченчесе - хәрби. Шулай шаяртып әйтергә яратам. Сер түгел, заманында әтием тәмамлаган Ульяновскидагы танк училищесына  керү теләге көчле булса да, беренче елны сәламәтлегем буенча мин комиссияне уза алмадым. Үзебездә бораулау кадрлары мәктәбендә укып чыктым да, нефть чыгару буенча оператор булып эшләп алдым. Кыш буе скважиналарда йөргәннән соң, язын мине кабат танк училищесына керергә чакырып алдылар. Шул һәрбер яшь кешедә була торган йөрәк шавы вакытлыча гына булган, күрәсең, бәхеткә, сәламәтлегем шактый ныгыган булып чыкты. Укыганда ук гаилә кордым. Училищены тәмамлау белән мине Балтыйк буе хәрби округына билгеләделәр. Клайпедага тормыш иптәшем Ландыш белән бергә киттек. Аннан соң 1987 елдан алып 1994 елга кадәр Байкал аръягындагы Сретенск каласында хезмәт иттем. Яшермим, паеклар бирсәләр дә, ул елларда хезмәт хакын вакытында түләмиләр иде, тик без сынатмадык, үзебезнең хуҗалыкта яшелчәләр үстереп, мал асрап гомер иттек. Ландыш белән икебез дә авыл тормышын белеп, хезмәт сөеп үскәнгә, бу эшләр алай авыр тоелмады кебек. Балалар да бар бит әле, беренче чиратта аларны карарга кирәк. Менә шулай, хәрби кеше булгач, күчеп йөрүләр күп булды. Алга таба Билитуй, Самара, аннан Әлмәт. 1994 елны Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечня Республикасы җирлегенә кертелде. 10 декабрь көнне безнең батальонны хәрби режимга күчерделәр. Ул чорда гаиләбез, балаларыбыз бар, алар бездән башка нишләр, дип торырга туры килмәде. Эшелоннарга төялеп Моздокка юл алдык. Солдатларны юлда өйрәттек. Өч тәүлек вакытыннан соң без сугышка килеп кергәндә, минем рота егетләре приказларны җиренә җиткереп, төгәл үтиләр иде инде. Үземнең экипаж белән Грозныйны штурмлауда катнаштым, яраландым, контузия алдым. Госпитальләрдә дәваланырга туры килде. Әле кабат Чечняга барырга теләгән идем - җибәрмәделәр. Шулай да 1999 елны кабаттан чечен җиренә конституцион тәртип урнаштыру максатында барып кайтырга насыйп булды. Әлмәткә кайткач инде мин хәрби комиссариатта, аннан соң бераз ТКХ системасында эшләдем. 2015 елны Түбән Мактама бистәсе җирлегенә башлык итеп билгеләп куйдылар. Бик күп эшләр эшләнде, нефтьчеләрнең ярдәме белән күп яңа объектлар барлыкка килде. Әлеге вазифадан миңа вакытлыча китеп тә торырга туры килде, ләкин, шулай булырга язгандыр инде, мин хәзер кабат шушы урында хезмәт куям. Түбән Мактаманы төзекләндерү буенча планнар зурдан, үзара салым буенча да алга китеш сизелә. Шул халыктан җыелган акчага бистәдәге юлларны ремонтладык. Әлбәттә, бу өлкәдә дәүләтнең, нефтьчеләрнең һәм җирле хакимиятнең ярдәме зур булды, ут буенча да күп кенә проблемалар уңай чишелде. Алга таба Мактаманы үстерү, күбрәк торак йортлар төзү турында да сүз алып барабыз. Капремонт һәм «Безнең ишегалды» программалары буенча эш дәвам итә. Быел тагын 8 торак йортка ремонт ясалачак әле. Бу программага Девонская урамындагы 61 нче, Заводская урамындагы 18 нче һәм 20 нче, Киров урамындагы 34 нче һәм 36 нчы, Некрасов урамындагы 32 нче һәм 40 нчы, Садовая урамындагы 17 нче йортлар керде. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5 ишегалдын төзекләндерү көтә. Менә шулай яшибез, эшлибез.

Әлбәттә, хәрби кеше буларак, мин илнең сәясәте белән кызыксынам. Украинада барган махсус операцияне телевизордан күзәтеп барам. Россия Президентының ни дәрәҗәдә акыллы фикер йөртүенә сокланам. Әгәр дә мине әлеге махсус операциядә катнашырга чакырсалар, ике дә уйламыйча җыенып китәр идем. Туган илгә карата булган патриотик рухым ташып тора, хәрби яктан тәҗрибәм шактый зур. Бүгенге сәяси хәлләр хәрби-патриотик тәрбияне кабаттан торгызырга кирәклеген дә күрсәтте. Без Түбән Мактама мәктәбе укучылары белән бу өлкәдә эшебезне нәтиҗәле алып барабыз, сынатырга исәп юк, - дип фикерләре белән уртаклашты Рамил Әкрам улы Бәдретдинов.

Сөйләшү барышында без Рамил Бәдретдиновтан ял вакытларын ничек уздыруын сорадык. Язмабызның герое күбрәк гаиләсе белән бергә булырга һәм эшләргә ярата икән. Ландыш ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә биш оныклары өчен куанып туя алмыйлар. Рамил Әкрам улы ау биатлонын үз күрә, быелгы ярышларда катнашып, хәтта беренчелекне яулый алган икән.

- Яшем илле сигездә булса да, дәртем, тормышка булган мәхәббәтем сүнмәгән һәм сүрелмәгән әле. Спорт белән шөгыльләнергә, үземне формада тотарга тырышам, шул рәвешле оптимис-тик рухта яшим. Башкаларга да шундый уй-тойгылар белән гомер кичерергә, тө-шенкелеккә, начар уйларга бирелмәскә киңәш итәм, - ди ул.

Реклама

Әйе, бик дөрес әйтелгән сүзләр. Без Рамил Бәдретдинов белән килешәбез. Аның үзенә һәм якыннарына имин тормыш, бәхет теләп калабыз һәм мондый шәхесләрнең арабызда булуы белән чиксез горурланабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса