Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Башка беркайчан да елмаймам кебек тоелган иде...»

«Башка беркайчан да елмаймам кебек тоелган иде...»

Шагыйрә, җырчы, журналист Нәфисә Сабирҗанованың исеме әлмәтлеләргә яхшы таныш. Аның елмаймаган чагы сирәк.

Әйтерсең, бер дә кәефсез чагы булмый. Күзләре янып, йөзләре алсуланып тора.

Андагы яшәү көче, энергия, дәрт әллә ничә кешегә җитәрлек. Бер сөйләшеп, аралашып алу гына да җанга рәхәтлек бирә. Ул көлгәндә һавалар сафланып, күкләр биегәеп китә кебек. Мин Нәфисәне бары шулай гына беләм. Дусларча, иҗатташларча аралашып, язучылар җыелышларында бергә катнашып, экраннардан күреп...

Алма вакытында өлгерсә дә, чир ашыгып килә, ди халык. Бәлки шулайдыр. Ә бәлки... Тәкъдиргә язганны кул аркасы белән сөртеп ташлап булса икән ул. Нәфисәбез дә авырып китте әле. Шулай инде, чир бит күлмәккә тими, тәнгә тия, диләр. Ләкин ул үзе дә, якыннары да авыру белән килешеп, аны «үсендереп» утырырга җыенмыйлар. Җыенмыйбыз да. Ул бит иҗат, сәнгать кешесе, авырыйм дип ята торганнардан түгел. Җанындагының кайсын халыкка чыгарырга, кайсын биктә тотарга кирәген бик яхшы белә. Шагыйрь кешенең хисләре, әйтергә теләгән фикер-ләре бер тын белән ургылып чыга бит. Кемнәрдер әйтергә дә курыккан авыруы турында да ул шулай итте. Әйтте... Күргән саен җебеп-агып утырмас өчен.
 

Бу зәхмәт бер аңа гына килгән авыру түгел. Аны үзләренең башларыннан үткәреп аякка басканнар бик күп. Нәфисәнең социаль челтәрләргә чыгуының хикмәте дә шунда. Юк, ул мескенләнеп, яшь агызып, борын җебетеп, кызгандырырга җыенмый. Теләми, ул аңа кирәк тә түгел. Ә менә җанында казынмый, актарынмый гына төпле киңәш, күңел күтәрерлек җанлы аралашу начар түгел.
 

Әлбәттә, бу адымны ясау җиңел булмый. Читләргә әйткәнче, әле ул башта үзе-некеләргә дә әйтми йөри. Яман шеш авыруы турында аңа туган көнендә хәбәр итәләр. Нәфисә ул көннәрдә йөгерә-йөгерә «Җомга»ның 30 еллыгын оештырып йөри иде. Чир турында уйларга вакыт та юк кебек... Тик, «кебек» - ул әле уйламау дигән сүз түгел.

- Авыруым хакында мин декабрь башында, туган көнемдә белдем. Аяз көнне яшен суккан кебек булды ул. Аяк астымнан җир убылды. Миңа ул мизгелдә башка беркайчан да елмаймам кебек тоелган иде. Башта үземдә паника булды, куркып калдым. Тора-бара бүтән вариант булмавын аңладым. Хәлемне ничек бар шулай кабул итәргә, сабыр булырга тырыштым. Минем истерикага бирелүемнән кемгә файда? Балаларымамы, иремә, якыннарымамы, үземәме? Мин кичерәсен башка кеше кичермәс дигән хакыйкатьне аңлагач, ниһаять, сулыш алуы иркенәйде.

Ә бит уйлар белән бикләнеп ятып булмый. Эш бар, танышлар-дуслар... Эчке халәт, тышкы кыяфәт, кием - барысы да үзгәрә. Ник? Нәрсәгә? Ни булды? Һәркайсына аерым җавап биреп торганчы, инстаграмда язып элә.

 

- Нәфисә, авыруың турында батырчылык итеп халыкка җиткергәч, бәлки җаныңа ниндидер тынычлык тапкансыңдыр?

- Постны язып элгәннән соң тынычландым дип әйтә алмас идем. Киресенчә. Шулкадәр күп хатлар, теләкләр, тәкъдимнәр. Күп итеп сораулар яудыра башладылар, минем мәшәкатем бермә-бер артты. Үз теләгем белән язып элгәч җавап бирмичә, эшне ахырына кадәр җиткермичә дә мөмкин түгел. Чөнки хәзер миңа никадәр кеше карап, өметләнеп тора. Нәфисә көрәшерме? Бирешерме? Бу тарихның ахыры нәрсә белән тәмамланыр? Шушы сораулар белән миңа төбәлгән зур аудитория. Инстаграмда язылучыларымның саны 11 меңнән артып китте. Шуңа күрә мин аларга яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Миңа хәзер терелү мәҗбүри.

Мин Нәфисәне никадәр беләм, шулкадәр белмим икән. Шул көннән соң минем өчен ул Нәфисә-Әлмәндәргә әйләнде. Яшәүдән ямь, тәм таба торган, шаяра, көлә, кирәк чакта «тозлап» җавап бирә торган.

Бу хәбәр ишетелгәч, без аның белән шактый озак итеп телефоннан сөйләштек. Рәхәтләнеп көлештек, кайберәүләрне ачуланып та алдык.

 

- Нәфисә, сөйләшү-аралашу да бит төрлечә була. Әлеге «ачыш»ыңнан соң аралашу нинди юнәлеш алды?

- Теләктәшлек тә булды. Файдасы да тигәндер дип саныйм. Чөнки бик күп хатлар килде. Минеке кебек язмышлы хатын-кызлар аз түгел икән. Һәм алар арасында миннән дә авыр хәлгә калган, паникага, депрессиягә бирелгән кешеләр бар. Менә шулар яза. Рәхмәт әйтеп язучылар шактый күп. Алга таба аларга үземнең ничек итеп көрәшүемне күрсәтеп, җиңеп чыккан очракта: «Әнә бит Нәфисә ничек көрәште, нишләп мин кулымны салындырырга тиеш?!» дигән этәргеч тә булыр дип өмет-ләнәм мин.

Реклама

Баш миен бораулап тора торган уйлардан котылу бик җиңел түгел. Бәла килгәндә синең үз-үзеңә хөрмәтең кимеп китә. Син мондый, син тегенди дип үз-үзеңне битәрли башлыйсың. Кемдер психологка бара. Ә кем барып җитә алмый икән, бу очракта минем ачыктан-ачык сөйләшүем, язуым кешеләргә ярдәм итәдер дигән өметем бар. Чөнки минем үземә дә шундый яхшы нәтиҗә белән тәмамланган язмышлар турында язган хатлар килде. Кемнеңдер үз язмышы, икенчеләрнең танышларыныкы. Шушы зәхмәтне җиңеп чыккан хатын-кыз-ларның үрнәкләре ми-ңа да бик нык көч бирә, миндә ышанычны арттыра. Икенчедән, анда туклану буенча, үз-үзеңне тоту турында төрле киңәшләр. Аларның файдасы тияр дип уйлыйм.

- Бу очракта яшәүнең мәгънәсен, тормышның ямен югалтмас өчен  нишләргә?

- Эх, әгәр без һәрбер вак-төяккә борчылган кебек һәрбер вак-төяккә шатлана да белсәк икән! Күпкә бәхетлерәк яшәр идек. Җыен юк-барга хафаланырга кирәкми, дияр идем. Тормышның кадерен белик. Ул - безнең иң зур байлыгыбыз. Табиб миңа күбрәк җәяү йөрергә кушты. Хәзер җәяү барганда каршыга килгән кешеләрне күзәтәм. Елмайган йөз күренми! Барысының йөзләре җитди яки чытылган, башлар аска иелгән - бигрәк куркыныч. Бөтен бәла, хәтта чирләрнең башы да шатлана белмәүдән бит.

- Нәфисә, ничек дәваланасың, химиотерапия курслары ничек уза?

- Дәваланам, химиотерапия башладылар. Барлыгы 8 химия, аннан операция була диделәр. Аның үзенең интерваллары бар. Протокол үзгәреп тә куярга мөмкин.

 

Әйе, сынауларны сынмый узарга янәшәңдә ныклы терәк, борчылучы «йөрәк», көчле иңнәр, якыннар булу кирәк. Бу яктан да Нәфисә бик бәхетле.

 

- Ул яктан мин чыннан да бәхетле, тылым нык. Равил, мөгаен, мин терелеп бетүгә, кулинария буенча китап язар ахры (көлә). Туклануның үз җае бар хәзер, шуңа күрә ирем кибеткә үзе йөри, минем бөтен рационны белә. Кирәк икән, укол ясый, кирәк икән, чәчемне кырка (көлә). Улым Наил белән кызым Альбинаның да ярдәмнәре зур, Аллаһка шөкер. Ә оныгым Тамерлан, гомумән, минем антидепрессант! Исән-сау гына булсыннар.

 

Сөйләшәбез, аралашабыз, көлешәбез. Әле генә Татарстан китап нәшриятына биргән җыентыгы турында фикер алыштык. Әйе, ник кирәк ул чир. Ник һаман аны кабатлап торырга. Аннан башка да сөйләшер, гәпләшер тема җитәрлек иҗат кеше-сенең. Әлмәндәр бит: «Чир ул яткан, төшенкелеккә бирелгән кешене эзләп кенә йөри. Эшләп, тир белән юып төшерергә кирәк», ди. Нәфисә моны бик яхшы «үзләштергән». Шуңа да ул һаман эштә, иҗатта. Һәр туган көнгә, йөзләрдәге елмаюга, кояш җылысына, язгы тамчыларга сөенеп, кадерен белеп яши. Илләр генә имин булсын.

Аллаһ ярдәменнән ташламасын сине, Нәфисә!

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса