Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хокук саклау - җаваплы һәм мактаулы хезмәт

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Әлмәт бүлегендә чын профессионаллар хезмәт итә дисәк, бер дә ялгышмабыз.

Алар җаваплы, уяу, күпләре эшләү чорында зур тәҗрибә тупларга өлгергән.

Хокук саклау органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында Россия Эчке эшләр ми-нистрлыгының Әлмәт бүлеге начальнигы Айрат Баһауов сөйләп узды. Полиция полковнигы белән булып узган әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

- Айрат Илшатович, хокук саклау органнарында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләргә нинди таләпләр куела, шул турыда әйтеп узсагыз иде.

- Эчке эшләр органнарына 18 дән алып 40 яшькә кадәр булган гражданнарны кабул итәбез. Аларның сәламәтлекләренә карата билгеле бер таләпләр куелган, бу шул исәптән һәрберсе белән психологик тест уздыруны да күздә тота. Сержантлык составындагылар өчен гомуми урта белем сорала, ә офицерлык составында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен урта-һөнәри яки югары белемле булу зарур. Хөкем ителгәннәр, чит ил гражданлыгы булганнар һәм аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итү нәтиҗәсендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр хокук сак-лау органнарында хезмәт итә алмый. Без андыйларны кабул итмибез. Эшкә урнашканнан соң кандидат өч ай дәвамында стажировка уза, бу чорда аның хезмәт хакы 12-16 мең сум тәшкил итә.

- Димәк, шушы өч ай эчендә кандидатның хез-мәткә яраклымы-юкмы икәнлеге ачыклана. Бу вакыт аралыгында аңа карата нинди чаралар кулланыла, шул турыда тулырак мәгълүмат бирегез әле.

- Кандидат гаризасын язган көннән башлап өч ай дәвамында аңа карата төрле тикшерү чаралары уздырыла. Эшкә урнашканда аның тарафыннан әйтелгән һәрбер мәгълүмат, белешмә дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнлеге ачыклана, кандидатның физик әзерлеге тикшерелә. Әйткәнемчә, гражданин тулы медицина тикшерүе үтә. Шуны да ассызыклап узасым килә, кандидатны тикшерү дүрт айга кадәр дә сузылырга мөмкин, бу турыда аның үзенә алдан ук язмача рәвештә хәбәр ителә. Стажировкадан соң хезмәткәр махсус (беренчел) һөнәри белем алу өчен Казан юридик институтына җибәрелә. Биредә ул 3,5-4 ай дәвамында укый.

- Югары юридик белем дә алырга мөмкинме соң?

- Әлбәттә. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр Казан юридик институтында түләүсез югары белем алырга хокуклы. Белем алучы хезмәткәрләргә түләүле отпуск та бирелә. Моннан тыш, хокук сак-лау органнарында хезмәт итүчеләр хөкүмәт тарафыннан иминиятләштерелә. Бу хезмәт иткәндә генә түгел, көнкүреш-тормышта да травмалар алу очрагы булганда иминият акчасын алырга мөмкин дигән сүз. Аның күләме төрлечә - 60 мең һәм аннан да югары.

- Полиция участок уполномоченныйлары хезмәтенә аерым тукталып узмассызмы икән? Билгеле булганча, аларга торак та бүлеп бирелә бит әле.

- Әйе, бик дөрес әйтәсез. Шәхси тораклары булмаган хезмәткәрләргә фатирлар бүлеп бирү күздә тотыла. 10 ел дәвамында хезмәт итүчеләргә торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү дә каралган. Аның күләме фатирның базар бәясенә нигезләнеп һәм гаиләнең аерым бер әгъзасына 18 кв. метр туры килүеннән чыгып исәпләнә.

- Ә менә отпусклар белән ничегрәк?

- Ел дәвамында һәм өстәмә бирелә торган түләүле отпусклар хезмәткәрнең эшләү чорына карап билгеләнә һәм 40 көннән алып 64 календарь көн тәшкил итә. Моннан тыш, бу көннәргә хезмәткәр отпуск уздырырга теләгән торак пунктка барып җитү өчен сарыф ителгән көннәр дә өстәлә әле. Кеше тормышында төрле көтелмәгән хәлләр, шул исәптән шатлык-лылары да, кайгылылары да килеп чыгарга мөмкин. Бу уңайдан 10 көнлек өстәмә отпуск бирү дә каралган. Үз тормышларын хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышларга теләгәннәр өчен бар шартлар да тудырылган дип әйтәсем килә. Без инде үзебезнең бүлеккә эшкә килергә теләгән яшьләрне аеруча шатланып кабул итәбез. Биредә аларга һөнәри яктан үсү өчен бар мөмкинлекләр дә бар.

- Айрат Илшатович, хезмәт хакы кемгә ничек, күпме күләмдә түләнүенә дә ачыклык кертсәгез иде.

- Офицерлык составында беренче ел хезмәт итүчеләр 33 мең күләмендә акча ала. 5 елдан соң алар уртача 40 мең сум ала башлыйлар. Сержантлык составында хезмәт итүчеләрнең акчасы, кагыйдә буларак, 10 мең сумга кимрәк. Хезмәткәр озаг-рак эшләгән саен акчаны да күбрәк ала дигән сүз инде бу. Ел саен хезмәткәрләргә айлык оклад күләмендә матди ярдәм түләнелә. Эш күрсәткечләренә карап премияләр дә билгеләнә. Хәзерге вакытта учас-ток уполномоченныйлары, патруль-пост службасы, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, наркотиклар әйләнешен кон-трольдә тоту һәм икътисади куркынычсызлык, сорау алу (дознание), тикшерү подразделениеләрендә эш-ләүчеләргә ТР Хезмәт министрлыгыннан квартал саен 15 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү гамәлгә кертелде. 2022 елның беренче кварталыннан әлеге түләүләрне 30 меңгә кадәр җиткерү күздә тотыла.

- Пенсия белән тәэмин ителеш ни рәвешле башкарыла?

- 20 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләүче һәркем пенсия алу хокукына ия. Шушы ел исәбенә армиядә хезмәт итү чоры һәм гражданлык белем учреждениесендә укуның ярты срогы да керә әле. Гади генә итеп мисал китерәм: 18 яшьтән хезмәт итә башлаган гражданин 38 яшьтә инде пенсиягә чыга ала. Ә менә вакытлыча тоту изоляторларында, юл-патруль хезмәтендә һәм башка аерым подразделениеләрдә хезмәт итүчеләрнең пенсиясе инде 32 яшьтә үк җитәргә мөмкин. Пенсиягә чыкканда хезмәткәрләргә 7 окладтан торган ял пособиесе түләнә. Бу якынча 200 мең сум дигән сүз. Пенсия күләме эшләү дәверендә башкарылган вазифага карап 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр. Үзегез беләсез, ел саен пенсия индексацияләнә дә бит әле.

- Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлы-гының Әлмәт районы буенча бүлегендә нинди вакантлы вазифалар бар һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

- Әйе, вакантлы вазифалар байтак. Мисал өчен, бүгенге көндә полиция участок уполномоченныйлары бүлегенә, ЮХИДИ патруль-пост хезмәтенең аерым ротасына, тикшерү, сорау алу бүлекләренә, вакытлыча тоту изоляторына, административ кулга алынган затлар өчен махсус приемникка, дежур һәм комендант бүлекләренә хезмәткәрләр сорала.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез.

- Рәхмәт.

Эшкә урнашу һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 8(8553) 39-23-34, 39-23-00, 89179284481 телефоннары аша шалтыратып белешергә мөмкин. Бүлек Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 84 нче йорт адресы буенча урнашкан. Эшкә урнашу буенча сораулары булганнар туп-туры 406 нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса