Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хезмәте - һәйкәл куярлык

Хатын-кыз ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Ул бала да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә һәм, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә.

Резеда Рәмзә кызы Нигъмә-туллина нәкъ менә шушындый гүзәл затларның берсе. Төс-кыяфәте, сөйләшүе белән үзенә җәлеп итеп торучы бу чибәр ханым ишегалды җыештыручы булып эшли. Резеда үзенең эшеннән канәгать. Тормыш җилләре аны төрле урыннарда һәм төрле һөнәрләрдә эшләтсә дә, соңгы өч елын ул «Дружба» һәм «Радуга» ширкәтләренә караган Ленин урамындагы 123 нче, 137 нче йортларга хезмәт күрсәтә.

Кояшлы матур көнме, әллә, киресенчә, буранлы яки яңгырлымы - ул һәрвакыт эштә. Әкияттәге Нечкәбил шикелле бертуктаусыз хезмәттә - иртәнге өчтән үк торып подъездларны җыештыра башлый, идәннәрен ялт иттереп юа, ишек төпләрен себереп, чү-бен җыеп контейнерларга тутыра. Җәйге чорда йортлар янындагы территорияләрне матурлап төзекләндереп торса, кышын көрәк белән кар чистарта. Резеда Нигъ-мәтуллина быел карның аеруча күп булуын да әйтеп узды. «Шул карны чистарта-чистарта ябыгып та киттем әле быел», - дип шаяртып та алды ул.

- Бишмунча авылында туып-үстем, урта мәктәпне тәмамладым. Казанга китеп, рәссам-модельер һөнәрен үзләштерәсем килгән иде дә - хыялым тормышка ашмады. Мәктәпне бетергәч безне - «беренче карлыгачларны» «Чулпан» хуҗалыгында эшкә калдырдылар. Сиксәненче елларда авыл мәктәбен тә-мамлаганнар бу чорны яхшы хәтерлидер. Шул бер елдан соң Геофизика оешмасына сызымчы булып эшкә урнаштым. Аннан соң кияүгә чыктым. Улым бар. Әйе, төрле җирләрдә эшләргә туры килде. 24 еллап Әлмәт оек-оекбаш фабрикасында бәйләүче һәм бригадир булып хезмәт куйдым. Аннан соң җиде еллап «Карат» фирмасында өлкән контролер булдым. Бар урында да физик хезмәт башкарырга туры килде. Ишегалды җыештыручы булып эшли башлавыма да төп-төгәл өч ел булды инде. Мин хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләр эшләгәнемне күрәләр, бәялиләр, алар бе-лән һәрвакыт аралашып, сөйләшеп торабыз. Барысы да бик ачык, ярдәмчел кешеләр. Җитәкчеләребез дә бик яхшы. Идарәчебез Рөстәм Хәмит улы Закиров бик игътибарлы, кайгыртучан кеше. Бар кирәк әйбер белән тәэмин итеп тора, кирәк булса үзе дә килеп булышып китәргә авырыксынмый. Шулай аң-лашып, ярдәмләшеп гомер кичергәндә тормыш итүе дә җиңел, эштә дә тәр-тип. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче 8 Март бәйрәме барлык хатын-кызларга да сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! - дип изге теләкләрен юллады Резеда ханым.

Менә шулай. Голливуд чибәрләре белән чагыштырырдай гүзәл хатын-кызларыбыз күп Әлмәттә. Өстәвенә алар булдыклы, көчле һәм кыю да әле. Чит ил чибәркәйләре төрле диеталарда утырып матурлансалар, безнекеләр саф һавада физик эш башкарып матурлана. Минем фикеремчә, безнең Әлмәттә дә ишегалды җыештыручы ханымнарга хөрмәт йөзеннән күптән инде һәйкәл куярга кирәк. Чөнки калабызның чиста һәм каралган булуында, һичшиксез, әлеге һөнәр ияләренең өле-ше зур. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бар инде мондый һәйкәлләр. Барлык ишегалды җыештыручы ханымнарны да бәйрәм белән котлыйбыз һәм авыр эшләрендә уңышлар телибез!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса