Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тырышлыгы югары бәяләнде

Үз эшенә бирелеп, аны чын күңелдән яратып һәм тырышып башкаручы, җанын-тәнен биреп авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы хатын-кызларыбыз соклану хисләре уята.

Данлыклы тарихы булган Н.Е. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә инде егерме елга якын сыер савучы булып эшләүче Сидорова Татьяна Леонидовна нәкъ менә шундый фидакарьләрнең берсе.

Хөкүмәтебез тарафыннан да аның тырышлыгы югары бәяләнде - шушы көннәрдә генә Татьяна Леонидовнага «Татарстанның атказанган терлекчесе» исеме бирелде. Сыер савучы ханымга дәрәҗәле исемне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты тапшырды.

Тумышы белән Оренбург өлкәсеннән булган бу булдык-лы ханым инде егерме биш яше тулган көннән башлап авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында хезмәт куя. Ул җәмгыятьнең Акташ станциясендәге автоматлаштырылган товарлыклы-сөтчелек комплексында эшли. Хәзер инде аның җаваплылыгында барлыгы 50 баш савым сыер. Аларның һәрберсе каралган, тук, көр, сөтне мулдан бирә. Савым күрсәткечләре югары - 2021 елның сигез аенда гына да сөт күләме 2727 центнер тәшкил иткән.

Татьяна Сидорова күптөрле Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе. Без аны чираттагы лаек-лы бүләге - мактаулы исеме белән кайнар котлыйбыз һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан изге теләкләребезне җиткереп, сәламәтлек һәм хезмәтендә яңадан-яңа уңышларга ире-шүен теләп калабыз. Бәхетле бул, Татьяна Леонидовна!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса