Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хобби да белем һәм тырышлык сорый

Нефтьче һөнәре - чын ир-егетләр һөнәре ул. Белемле, чын профессионал, түзем булганнар гына эшли ала нефть тармагында.

Нефтьчеләрнең зур тату гаиләсенә хезмәт сөючән, булдыклы һәм иҗади сәләтләре булган яшь кадрларның килеп кушылуы аеруча шатлыклы вакыйга.

«Ямашнефть» идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру цехында хезмәт куючы өлкән мастер Артур Вәлиуллин нәкъ менә шундыйларның берсе.

Егет Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый, инженер-механик белгечлеген ала. «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә ул башта гади эшче, соңыннан оператор булып хезмәт куя. 2017 елда мастер дәрәҗәсенә кү-тәрелә.

Артур Вәлиуллин үз эшен бар нечкәлекләренә кадәр төгәл белә. Аңа җаваплылык һәм төгәллек кебек сыйфатлар хас. Башкарган эше ихтыяр көче һәм сабырлык таләп итә. Кеше эшен яратып башкарганда бәхетле була диләр. Яшь нефтьче актив хезмәт иясе генә түгел, кул остасы да икән әле. Тө-гәлрәге, ул модельләштерү белән шөгыльләнә. Үзенең иҗат җимешләре белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан оештырылган төрле бәйгеләрдә чыгыш ясый. 2018 елда Артур «Туган ягым - Татарстан» конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булган.

- Үз кулларың белән нәрсә булса да ясау зур куаныч китерә. Күрер күзгә гади генә тоелган детальләрдән акрынлап корабль яки башка техниканың сыннары пәйда булуын күрә башлагач, син үзеңне чын иҗатчы итеп тоясың. Булачак техниканың макетын ясыйсың, аның үлчәмен исәпләп чыгара-сың, нинди булачагын күзал-лыйсың. Мәктәптә укыганда төгәл фәннәр миңа бик җиңел бирелә иде. Математика буенча төрле олимпиадаларда катнашып, җиңүләр дә яулап килдем. Гаградагы конференциядә дә катнашырга туры килде. Кая гына барсам да, мин биналарның, төрле техниканың макетлары белән кызыксына идем. Минем игътибарымны машиналарның, корабльләрнең модельләре аеруча нык җәлеп итте. Әлеге мавыгуым мине Әлмәтнең Яшь техниклар станциясенә алып килде. Бүген аны балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге дип атыйлар. Әлбәттә, килдем дә моделизм белән шөгыльләнә башладым дигән сүз түгел бу. Баштарак фанерадан лобзик белән фигуралар кисеп ясарга өйрәттеләр. Аннан соң гына корабльләр ясау секциясенә күчерделәр. Беренче остазым Наил Бадыйкшановка бик рәхмәтлемен. Ул мине модельләр ясау осталыгының бар нечкә-лекләренә төшендерде. Наил абыйның ярдәме белән төрле структуралы агачларны эшкәртеп эшләнмәләр ясарга өйрәндем. Мин үзем һәрвакыт хәрби техникага өстенлек бирә килдем. Башкалардан аермалы буларак, андый техника эффектлырак күренә бит. Патруль катеры моделен ясау турында мин 2010 елдан бирле хыяллана башладым. Әлбәттә, макет ясау вакытны гына алмый, зур чыгымнар да таләп итә. Шуңа күрә дә аларны бик тиз арада ясап кую мөмкин эш түгел. Башта сызымнан башлыйсың. Аны мин «Яшь техник энциклопедиясе сүзлеге»ннән алдым. Модель корпусы 1000х300мм габаритлары белән агачтан эшләнде. Сумала кушылган пыялалы тукыма кулланырга туры килде. Алга таба куәтле агрегатны һәм рульне урнаштырдым, двигатель куйдым. 2 ишкәкле винтка әйләндерүне булдыру өчен редуктор эшләнелде. Шул рәвешле модельне төзү 7 елга сузылды. Әйе, озак, чөнки һәрбер деталь кул белән башкарылды. Иң авыры - вак элементлар белән эш итү. Җентекле эшнең нәтиҗәсе куанычлы булды - ниһаять, модельне суда сынап карадым. Сынаулар узганнан соң судно модельләштерү буенча Бөтенроссия бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирешелде. Минем копилкада барлыгы ике модель. Алар белән чиксез горурланам. Алдан әйткәнемчә, нәрсә дә булса мине кызыксындыра икән, бар теләгем - тизрәк аның моделен ясау. Шлем ясау белән дә шулай булды. Мин электрон музыка тыңларга бик яратам.

Чираттагы иҗат җимешемне ясауга «Daft Punk» француз музыкаль төркеме сәбәпче булды. Төгәлрәге, бу легендар дуэт шлемының копиясен ясауны «YouTube» аша карарга туры килде. Шулкадәрле мавыктым, аны үземнең дә ясап карыйсым килде. Башта кәгазьдән эшләп карадым, ләкин канәгать калмадым. Шуннан шлемны оригиналга туры китереп ясау идеясе белән яна башладым. Полиэфир сумала белән пыяла сүс һәм автомобиль шпаклевкасы кулландым. Кирәкле чимал артыннан Яр Чаллыга да барып кайттым. Яктырткычлар кулландым, чит ил форумнарыннан

«Arduino» программасын алып эшләргә туры килде. 5 айдан шлем әзер булды, - дип модульләрен ясау тарихын җентекләп сөйләде Артур Вәлиуллин. Ул шулай ук яңа дөньяны үз кулларың белән иҗат итүнең бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык тойгы булуын әйтте. Гомумән, мондый хобби кәефне дә күтәрә, төшенкелеккә бирелергә урын да калдырмый икән. Ә инде йөзә һәм йөри торган иҗат җимешләрең белән төрле ярышларда чыгыш ясау үзе бер шатлык. Шуңа күрә дә Артурның планында тагын бер модель ясау - монысы инде югары тизлеккә ия булганын. Артурга әлеге хыялының тормышка ашуын гына теләп каласы килә. Уңышлар сиңа, булдыклы егет!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса