Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә медицина ветераны Гөлсинә Фәхриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

14 февраль көнне Әлмәттә яшәүче тыл хезмәтчәне Фәхриева Гөлсинә Галимҗан кызының якты фатирында шау - шулы һәм күңелле булды.

Кунаклар аның 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүгә килделәр. РФ Президенты Владимир Путин һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Тимур Нагуманов тантана сәбәпчесенә иң җылы котлауларын җиткерде.

Гөлсинә Галимҗан кызы Сарман авылында 1932 елның 14 февралендә туа. Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Әтисе колхоз рәисе була, әни балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә.  10 сыйныф тәмамлый. Аннан Казан шәһәренең медицина институтына укырга керә. Уку йортын тәмамлап, «Татнефть» медсанчастендә эшли. "Ни өчен сез нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз?" дигәнгә, Гөлсинә Галимҗановна үз нәселләрендә медицина хезмәткәрләре күп булуын горурланып әйтә. Ул алар юлыннан китә. Хәтта гаилә дуслары да-барысы да медиклар. 

Гөлсинә Галимҗановна гомере буе Әлмәтнең медсанчастендә табиб-инфекционист, ә пенсиядә терапевт булып эшләгән. Ул предприятиенең атказанган хезмәткәре исемен алган, бик күп медальләер һәм орденнары бар.

1958 елда кияүгә чыга, 2 улы туа. Бүгенге көндә ул 4 онык һәм 3 оныкчыкның әбисе.

"Районда башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең буын-эшли белүче белүче кешеләр. Бөтен район Сезнең белән горурлана. Сез бәхетле кеше, балалар һәм оныклар янәшәдә. Чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек телим һәм 100 яшегезне дә котларга киләсе килә. Шундый ук күңелле, матур булыгыз", – дип котлады юбилярны Тимур Нагуманов.

Гөлсинә Галимҗан кызы котлау сүзләрен Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре дә ишетте.

"Игътибар өчен рәхмәт, көтмәгән идем. Барыгызга да рәхмәт, сәламәт булыгыз!", - диде юбиляр.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса