Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әллә кем түгел ул, әмма ким түгел...

Матурлыкны күбрәк күргән саен яшәүнең мәгънәсен күбрәк тоясыңдыр. Әллә киресенчәме икән, яшәү мәгънәсен тойган саен күзгә матурлык күбрәк күренәме? Ничек кенә булмасын, бу - кешенең үзеннән тора.

Фәридә матурлыкны күптән күрә. Тоя да. Аның өчен Тайсуганнан да матуррак җир дөнья йөзендә була да алмый.

Тайсуганның урманнары, таулары кебек матурлык башка бармы икән?! Тик бу матурлыкны карап сокланып йөрергә аның вакыты юк. Эштән бушамыйлар алар. Әниләре белән чөгендер басуында, урманда, печәнлектә үтә җәйләре. Әлбәттә инде, балалык үзенекен итә, гел уйнамыйча булмый.

Укырга теләгең зур булса да, тормыш син дигәнчә генә бармый, үз төзәтмәләрен кертә. Мәктәпне тәмамлаган-нан соң, 1978 елда, Фәридә әтисе Фәхертдин эшләгән Мактамадагы газ эшкәртү заводына эшкә килә. Җаны-тәне белән матурлыкка омтылган кыз монда да матурлык эзли. Яшьтән рәсем ясыйсы килеп йөргәнгә, 1979 елда авылларындагы 3 егет белән бергә Әлмәт шәһәрендәге рәсем сәнгате мәктәбенең кичке бүлегенә укырга керә. Ул барлык эшне дә үҗәтлек белән, мин башкара алмый торган эш булмый дип эшли. Рәсем сәнгате мәктәбен дә ул гел «5»леләргә тәмамлый. Заводта ирләр хезмәтен дә батырып эш-ли, рәссам да була. Тик анда уку рәссам булып эшләүдән бигрәк җаны өчен.

Бу фани дөньяда гомер йомгагын бер тәгәрәтеп җибәргәч, туктатырмын димә. Чәбәләнә, буталана, урала... тик тәгәрәүдән туктамый. Туктамасын да.

Фәридә Ризванова тормышында да йомгак тигез генә тәгәрәми. Чуала да, сүтелә дә... Тик ул язмыш йомгагын җайлап барырга үзендә көч таба. Аның ихтыяр көче нык. Ул авырлыкларны җиңеп, ерып барырга өйрәнә. Бәлки шул авырлыклар аны матурлыкны күбрәк күрергә өйрәткәннәрдер. Игътибар иткәнегез бармы, яши-яши кеше яхшырак күрер өчен күзләрен кысыбрак, карашын бер ноктага җыеп карый. Һәм төсләрнең чын, асыл чагылышын ныграк, яктырак күрә.

Фәридә ханым өч «гөлен» - Гөлфия, Гөлшат, Айгөлне үстереп, укытып аякка бастыра. Бүген инде аның дүрт оныгы бар.

- Вакытында үземә уку мөмкинлеге булмады. Балаларга да, оныкларга да укыгыз дип кенә торам. Хәзер бит интернет аша әллә нинди кирәкле белемнәрне алырга мөмкин. Әле менә кытай телен өйрәнәсем килә, - ди ул.

Заводта эшләгән чагында ук Фәридә ханым мәдрәсәгә йөреп гарәп телен үзләштерә. Бүген исә онлайн форматта гарәп теле һәм дин дәресләре ала, белемен тагын да камилләштерү өстендә эшли. Гыйлемнең чиге юк бит. Бүгенге көндә кулына тотып Коръән укый, хәтта тәрҗемә дә итә.

Тормыш авыр, яшәүнең кызыгы, яме юк, диләр кайберәүләр. Фәридә ханым бу сүзләр белән һич кенә дә килешми.

- Нинди кызык булмасын ди яшәү. Күбрәк кешеләргә яхшылык эшләргә, матурлык өләшергә. Менә шул вакыт яшисе, эшлисе килеп тора. Бөтен эшне дә «мин моны булдырам» дип тотынам һәм булдырам да, - ди ул.

Фәридә Фәхертдин кызы 38 ел заводта эшләп 2016 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин озак та үтми, аны кабат заводка, ветераннар советына эшкә чакыралар. Үзенең туган коллективына ничек бармый инде. Ул дәртләнеп лаек-лы ялдагы хезмәттәшләренә ярдәм итә, үз эшен онытып аларны кайгырта, борчу-хәсрәтләрен бүлешә. Алар белән аралашуга, аларга нинди дә булса ярдәм кулы суза алуына шатланып, шуннан рәхәтлек алып яши.

Ул табигать баласы. Бөтен көчне, матурлыкны, яхшылыкны шуннан ала. Лаеклы ялга чыккач Фәридә ханым үләннәр белән мавыга башлый: җыя, киптерә. Алар турында бөтен мәгълүматны интернеттан укый, өйрәнә. Кайчан, кайсы өлешен җы-ярга, ничек киптерергә - барысын белеп эш итә. Аларны бакчасында да үстерә ул. Урманнан, болыннан күчереп тә утырта. Ул кадәр үләнне нишләтеп бетерә икән ди-сезме?

Реклама

- Мин ул үләннәрне туганнарга, дусларга, танышларга, классташларга бирәм. Читтә яшәүче авылдашлар бик шатланып алалар. Чабыр үләнен (чабрец - исле үлән) таудан җыям. Аның исе, тәме - искиткеч. Ул безнең Тайсуганда гына шундый. Әле менә классташлар очрашуы булган иде. Мәскәүдән кайткан бер классташка биреп җибәрдем. Бер классташ кызыбыз Чирмешәндә тора, аңа бирдем. Анда исле үлән үсми икән.

Сөйләгәндә үк күзләреннән нурлар бөркелә. Әй-терсең, аның үзенә бүләк иткәннәр. Юк, ул бүләк бирүдән, башкаларның тормышларына шатлык өстәүдән рәхәтлек ала.

Башына, күңеленә берәр уй керсә, ул аны ахырына чыкмыйча туктамый. Шифаханәдә бер танышының чәчәкле-чуклы шәлләр бәйләгәнен белә дә, тиз генә Әлмәткә кайтып җепләр ала. Аннан такси яллап шифаханәгә китә. Күз нурлары, җан җылысы сеңгән ул шәлләр тагын бүләк булып таралып бетәләр. Әлбәттә, сорап килүчеләргә дә бәйләп бирә. Фәридә ханымның кул эшләре барысы да сәнгать әсәре дәрәҗәсендә. Шәлләрдән кала ул оекбашлар, башмаклар, бизәкле япмалар бәйли. Алардагы җылылык, төсләр диңгезе бер-берсенә керешеп, бер-берсен тулыландырып торалар. Болар барысы да бала чактан җанга сеңгән Тайсуган гүзәллеге.

Җаны-тәне белән табигать баласы булган Фәридә киләчәккә карап фикер йөртә. Кызлар-кияүләр бар, оныклар үсеп килә. Аларга бит ниндидер бер табигать кочагында ял урыны да кирәк. Шуларны уйлап, зур бакчасының бер өлешен ул парк ясый. Карт агачларны кисеп, яшь үсентеләр утырта. Шулай итеп бүген Фәридә бакчасында заводның ветераннары да, очрашуга кайткан сыйныфташлар да, үз гаиләсе дә рәхәтләнеп ял итә. Җиз самавырда кайнаган чишмә суы белән үлән чәйләре әзерли дә, кунакларын сыйлап җанына рәхәт таба.

- Адәм баласы яңага омтылудан, өйрәнүдән туктаса, аның яшәве, тормышы туктап кала кебек. Мин вакыты белән үземне җиңеп, үземә-үзем кушып эшләтәм. Кайвакытларда йоклый алмый ятам. Шунда, Фәридә, тор, ник тик ятасың, барыбер йоклый алмыйсың бит. Берәр эш эшлә, дип торгызам. Аннан, бөтенесен ду китереп эшләп ташлыйм.

Әйе, миннән булмый, килеп чыкмый дип торсаң, матурлыкны каян күрәсең ди? Үзең дә күрмәгән матурлыктан, яхшылыктан ничек кешеләргә өлеш чыксын. Гомер буе гыйлем алырга, укуга булган теләге аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Кечкенә чакта әнисенең сөйләгәннәрен күп ишеткән булса да, балалыгы белән аларны язып барырга уйламый да. Тора-бара, балалар үскәч, оныклар сөя башлагач, аларны теркәп куярга уйлый. Шулай язгалый торгач, ул язмалар шактый җыела. Тукта әле, ди ул, Зифа Кадыйрова яза бит, ә ник мин язмаска тиеш, дип аларны әдәби әсәр итеп эшкәртә. Бүгенге көндә Фәридә Ризванованың әле укучылар кулына килеп ирешмәгән 5 повесте, дистәгә якын хикәясе бар. Алар өстенә әле ул дүртьюллыклар да яза. Барысыннан да арып киткән чакларында ул кулына Коръән ала. Андый
вакытларда җанының
бөтен күзәнәге хәл ала, рәхәт бер тынычлыкка чума
кебек.

Фәридә Фәхертдин кызы Ризванова бүген дә эштә. Ул Әлмәт шәһәренең 21 нче медик-социаль экспертиза бюросында эшли. Хезмәттән тәм, яшәүдән ямь алып, табигатьнең матурлыгын җанына туплап, аны бүләк итеп кешеләргә өләшә.

- Үземнән соң бер яхшы гамәлем, кешеләр күңелендә яхшы исемем, матурлык калсын әле, - дип яши Фәридә Ризванова. Яши белеп, тормышның матур якларын күреп яши. Әллә кем түгел ул, әмма ким түгел ул әллә кем булганнардан.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

#яшьлекнеИяртеп,ЯзмышКиләчәккәЮлАлсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса