Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Көчле дә ул, зәвыклы һәм талантлы да

Cпортчы булырга омтылган балада тәвәккәллек, үҗәтлек һәм үз-үзенә ышаныч көчле булырга тиеш. Нәкъ менә шушы сыйфатлар булганда гына киләчәктә зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Рамис Исмәгыйлев яшьтән үк спортның авыр атлетика төре буенча профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнеп, төрле спорт ярышларында катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Азнакай районы Мәсгут авылында туып-үскән бу егет балачактан ук зур спортка кереп китү хыялы белән янып яши.

- Мәсгут авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, мин Казанга юл алдым, анда аграр университетка укырга кердем һәм биредә белем алган чорда авыр атлетика секциясенә йөрергә теләдем, тик башта анда мине үткәрмәделәр. Ышаныч тудырмаганмындыр инде. Ә менә минем дус малайны һәм тагын берничә егетне сайлап алдылар. Әй, кызыгып карап тора идем аларның шөгыльләнгәннәренә. Озакламый мине дә секциягә кабул иттеләр. Аграр университетта бит инде күпчелек авыл егетләре укый, ә алар барысы да көчлеләр, беләкләрендә егәр ташып тора. Мин үзем дә сыната торганнардан түгел. Кечкенәдән үк әтисез калгач, физик хезмәтнең тәмен балачактан ук әйбәтләп татырга туры килде. Сүнеп калган матайларны авылның бер очыннан икенче очына сөйрәп күп йөргәнгәдер дә бәлки, мускулларым, гәүдәм бик ныгыды. Аннан нәселебезнең ир-егетләре барысы да көрәшчеләр бит әле. Менә шулай без, секциягә йөрүче типсә тимер өзәрдәй авыл егетләре, бергә җыелып яңа үрләр яуларга әзерләнә башладык. Тиздән безне төрле турнирларга да йөртә башладылар. Нәтиҗәдә мине авыр атлетика буенча команда капитаны итеп сайладылар. Ярышларда күп катнашырга туры килде. Авыр атлетика - физик көч куллануга нигезләнгән спорт төре бит. Ул төрле авырлыктагы штанганы күтәрүдән гыйбарәт. Кагыйдә буларак, бу спорт төре буенча ярышлар ике күнегү буенча үткәрелә: ыргылып күтәрү һәм этеп күтәрү.

Мин үзем университетта инженер-механик белгечлегенә укыдым. Көне буе укыйсың, кичен, юньләп ашамаган да килеш, тренировкага чабасың. Кайткач, ашарга пешерәсең, аннан иртәнгә кадәр сызымнар сызасың. Тырыштым инде. Спортка гына түгел, белем алуга да бик җитди карашта булдым. Немец телен өйрәнеп, Германиягә ике-өч тапкыр сайлап алу узган идем. Ләкин минем спортта бик нык үсәсе килде, спорт мастеры дәрәҗәсен алам дип, чит илгә бармый калдым. Группаның старостасы булып тордым, университетны уңышлы гына тәмамладым һәм туган авылыма әйләнеп кайттым. Биредә «Мәсгут» җәмгыятендә баш инженер булып эшли башладым. Ике ел узганнан соң хуҗалыкны инвесторлар алды, мине алар үзләренә чакырдылар чакыруын, тик нигәдер күңелем тартмады. Аннан мине «Җәлилтранснефтьсервис» җәмгыятенә эшкә чакырдылар. Өч ел тирәсе хезмәт куйгач, тимердән бизәкле коелмалар ясау белән шөгыльләнүче иптәшем мине үз янына эшкә чакырды. Хәзер инде сигез еллап шушы һөнәр иясе булып торам. Бу - шәхси эшем, мин «АМК» җәмгыяте директоры. Эш урыным Индустриальная урамында урнашкан. Шулай итеп көндез мин эштә, ә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кичен Габдрахманның спорт комплексында балаларга тренировкалар уздырам. Габдрахман авылында гаиләм белән алты-җиде еллап торабыз. Элек Җәлилдә яши идек. Шунда яшәгәндә мин тимер коелмалар ясау белән шөгыльләндем. Әлмәткә йөреп эшләү катлаулырак иде. Тимерчеләр Мәсгут авылында яши, аларны утыртып Әлмәткә алып барам, алып кайтам. Лениногорск, Сарман, Әлмәт, Азнакай районнары буенча берничә бригада эшлибез. Соңыннан Җәлилгә кайтырга кирәк. Болай йөрү бераз читен һәм мәшәкатьле, күп вакытны ала иде. Шуңа күрә дә Әлмәт районы тирәсендә йорт эзли башладык. Габдрахман авылы безне бер күрүдә үзенә тартты. Монда бар уңайлыклар да тудырылган, интернеты да бар, суын да керттеләр. Биредә йорт сатып алдык, ихаталарны ныгыттык. Менә шулай төпләнеп калдык. Спорт-ны яратуым үзенекен итте - авыл җирлегендә һәм районда оештырылган бар ярышларда да бик теләп катнаша башладым. Спорт комплексы мөдире Рөстәм Хикмәтуллин мине тренерлыкка чакырды, бик теләп риза булдым. Мин үзем спорт мастеры, пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат. Тренерларым Әсгать абый һәм Илшатларның ярдәме, тырышлыгы зур булды. Хәзер инде мин үземнең шәкертләрем белән чыгыш ясыйм. Авыл спорт комплексына авыр атлетика белән шөгыльләнергә дип Түбән Мактамадан һәм Әлмәттән дә килеп йөрүчеләр бар. Алда безне зур сынаулар көтә. Озакламый, 18 декабрьдә «Мирас» спорт комплексында узачак Россия Чемпионатында шәкертләрем белән берлектә катнашачакбыз. Республика буенча ярышларда инде җиде беренче урынны яулап кайттык. Мондый җиңүләр, һичшиксез, спортчыларны яңадан-яңа уңышларга этәрә, - ди Рамис.

Ул, гомумән, һәрбер кеше үзенең гәүдәсен, җанын сәламәт яшәтү өчен көндәлек эш алып барырга тиеш дип саный. Физик хезмәттән зарланырга ярамый, киресенчә, мондый эш тәнне ныгыта гына, ди Рамис. Дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвешенә дә өстенлек бирергә кирәк, дип саный ул. Хыялы - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен, махсус күнекмәләр кулланып, тренажерларда тренировкалар оештыру. Әлбәттә, моның өчен өстәмә белем алу кирәк. Әлеге хыялга инде бер адым ясалган: 35 яшьлек тренер икенче югары белемен алган - быел Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган. Моннан тыш Рамис Рәфгать улы Исмәгыйлев - өч бала әтисе, гаиләсенең ныклы һәм ышанычлы терәге. Балаларын да спортка җәлеп иткән. Булганнан бар да була, диләр бит. Рамис оста җырчы да әле ул. Гармунда һәм баянда да уйный белә. Гаиләләре белән бик теләп мәдәни чараларда катнашалар, төрле торак пунктларга гастрольләргә йөриләр. Җырга-моңга хирыслык әти ягыннан килгәндер, дип фикер йөртә Рамис.

Төрле яклап уңган, тырыш Габдрахман егете Рамис Исмәгыйлевка һәм аның шәкертләренә яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр, шәхси тормышында бәхет һәм иминлек теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса