Әлмәт таңнары

Җанында битарафлыкка урын юк

Ул бернәрсәгә дә битараф калмый. Тамырларыннан ага торган тиктормас «мишәр каны» аңа һич кенә дә утырып торырга мөмкинлек бирми. Бу бүген генә шулай түгел, малай чактан ук бу гадәт.


Шушы көннәрдә үзенең 60 яшен билгеләп үтүче Ильяс Рәхимҗан улы Салаховны якыннан белгән кешеләр аның ничек итеп «мишәрстанны» - Елховой белән Түбән Абдулны бер итеп йөргән үсмер малайны күзаллый алалардыр. 
Кечкенәдән үк оештыру, лидерлык сәләте көчле була анда. Бөтен уенның үзәгендә ул. Әлбәттә, үткенлеге, активлыгы үсә төшкәч тә югалмый, киресенчә, көчәя. Җәйләрен барлык авыл малайлары кебек су коена, Шушмада балык тота. Малайларны җыеп, футбол, волейбол командалары оештыра. Кышын хоккей уйный, чаңгы шуа. Барысы да гадәти, бөтен авыл малайларына хас кебек. Тик бер ягы бар, ул барысында да алда булырга тиеш. Ул шуңа омтыла. Гектары белән чөгендер, суган эшләп тапшырганда да бу гадәт югалмый. Менә шул еллардан ук салына аның туган авылына булган мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре. Ул бит аныкы, ә Ильяс - авылыныкы.


Максатчан, актив егетне армия хезмәтеннән соң туган мәктәбенә хәрби әзерлек дәресләре укытырга чакыралар. Ильяс Салаховка хас үҗәтлек укыту-тәрбия эшендә югары күрсәткечләргә ирешүгә юл ача. Ул оештырган хәрби-патриотик чаралар район күләмендә дә билгеләп үтелә. Гомумән, тик тору аның холкына хас түгел. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Елховой урта мәктәбендә эшләгән елларында авыл Мәдәният йортында ансамбльләр оештырып, тирә-як авылларда концерт куеп та йөриләр. 
Әлбәттә, алга таба үсү өчен укырга кирәклеген егет бик тиз аңлый. Һәм юллар Ильясны Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килә. Укыганда ук егет үз көнен үзе күрә, тулай торакта комендант булып эшли. Гаилә кора. 1990 елда ул институтны тәмамлый. 
Алабуга - аның яшьлек каласы. Зур хыяллар, өметләр. Яшьлек үзе генә дә бер дөнья бит ул. Илдә барган үзгәртеп корулар, Татарстандагы милли мәсьәләләр яшь белгечне Татар иҗти-магый үзәгенә китерә. Актив рәвештә Алабуга шәһәрендәге милли хәрәкәт эше белән шөгыльләнә башлый. Бернәрсәгә дә битараф булмаган Ильяс Рәхимҗан улы милләт, тел, дин мәсьәләләрен йөрәгенә бик якын кабул итә. Аның тырышлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә Алабугада беренче татар гимназиясе ачыла һәм аны әлеге уку йортына директор буларак тәкъдим итәләр. Җиңнәр сызганулы, алда зур ышаныч. Янәшәдә ярдәмгә атлыгып торган милләт җанлы коллектив. Алабуганың милләтпәрвәр халкы да, мәгариф идарәсе, ата-аналар, укучылар бөтенесе бер йодрык булып татар гимназиясен иң дәрәҗәле уку йорты итәләр.
Ә күңел... Ә күңел туган якка, Шушма буйларына, газиз мишәрләренә тартыла. 1998 елдан Ильяс Рәхимҗан улы Әлмәт шәһәренең 3 нче мәктәбен җитәкли башлый. 2003-2009 елларда - Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы директоры. 2009-2017 елларда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында ректор. Аның җитәкчелегендә Әлмәттә сәүдә-икътисад техникумы белән муниципаль институт берләшеп, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оештырыла, күпбаскычлы укыту системасы барлыкка килә. 2012 елда институтның гыйльми шурасы карары белән әдәби иҗат белән шөгыльләнүче студентларны бүләкләү өчен Клара Булатова исемендәге премия булдырыла. Вузда шулай ук Ризаэддин Фәхреддин мирасын фәнни өйрәнү лабораториясе оештырылган - әлеге юнәлештә ирешкән уңышлары өчен Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек була.


Әлмәттә ул үзен милли җанлы җитәкче итеп таныта. Нинди генә милли чаралар узмасын, аның башлап йөрүчесе, әйдәүчесе Ильяс Рәхимҗан улы Салахов була. Бу вакытта ул депутат итеп сайлана. Халык мәнфәгатен кайгыртып, ярдәм итеп тора. Туган авылы буларак Түбән Абдул һәм Елховой авылларын бер күреп, аларны бер кошның ике канаты дип атый.
Ильяс Салахов тәкъдиме белән Елховой урта мәктә-бендә алдынгы укучыларны бүләкләү өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт-кәре, язучы, авылдашлары Әсгать Салах исемендәге премия булдырыла.
Язмыш җилләре Ильяс Рәхимҗан улын башкалага илтә. 2017 елдан ул «Волжск дәүләт су транспорты университеты» диңгез һәм елга транспорты федераль дәүләт университетының Казан филиалы директоры. Яңа коллектив, яңа юнәлеш. Тик ул куркып кала торганнардан түгел. Күзләрдә очкын, йөрәктә егәр, беләктә көч. 60 яшь әле ир асылы булган кешегә егет чак. Шундый якташларыбызның башкаланы яулавы безнең өчен дә зур горурлык. 

 

Рәфкать Шаһиев

Реклама

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: