Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кулларында егәр, йөрәгендә дәрт бар

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән туа. Кемнәрдер сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешә, ә икенчеләре тормышның ямен, тәмен тоеп, җәмгыятьтә үз юлын табып яшәргә тырыша.

Бүгенге язмам гомерен спорт белән бәйләгән Түбән Мактама егете           Рафаэль Галимҗан улы Хәйретдинов турында. 
Армрестлинг буенча дөнья һәм Европа күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, җиңү яулаган бу спортчының исеме күпләргә таныш. Тугыз яшендә умырткасы зарарлану сәбәпле физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, көчле рухлы һәм максатчан булып кала Рафаэль. Креслода утырган килеш кулында боҗралар әйләндереп, мускулларын чыныктыра, гәүдәсенең өске өлешен ныгыта. Сабантуйларда һәм спорт бәйрәмнәрендә бик теләп катнаша.
Шул рәвешле язмыш үзе аны спорт белән җитди шөгыльләнергә этәрә. Рафаэль исә тормышының һәрбер сәгатен, һәрбер минутын төгәл бүләргә өйрәнә, спорт белән дә шөгыльләнергә, таксидагы эшен дә алып барырга өлгерә. Махсус тренажерда тренировкалар ясый, туклану режимын көйли. Әлмәтнең данын еракларга ирештергән бу шәхес һәркемдә соклану уята. Аның армспортта булган казанышларын санап бетерерлек түгел. Кайда гына булмаган да, кемнәрне генә җиңмәгән ул. Бүген 37 яшьлек спортчы армрестлинг буенча халыкара класслы спорт мастеры титулына ия. 
Рафаэль Хәйретдинов спорт белән актив рәвештә 2008 елдан башлап шөгыль-ләнә. Ул дөньякүләм һәм Россия чемпионы дәрәҗәләренә ирешә. 2012 елдан башлап республика шәһәрләрендә армрестлинг буенча узган чемпионатларда катнашып, гел беренче урыннарны гына яулый. 2014 елда Польшада дөнья чемпионатында катнашып, өченче урынны ала. 


Әлеге җиңү аны яңа казанышларга рухландыра. 2015 елны Әлмәт спортчысы Сочидагы Awas дөньякүләм паралимпия уеннарында һәм Польшаның Румия каласында узган дөнья чемпионатында катнаша. 2016 елны исә инде Рафаэль Польшада армспорт буенча үткән дөнья чемпионатында беренчелекне яулый. Тагын бер елдан соң ул Венгриянең Будапешт шәһәрендә оештырылган дөнья чемпионатында көмеш медальгә ия була. 2019 елда спортчы Россия чемпионатында да катнашып икенче урынны ала. Яңа җиңүләр тагын да ныграк рух, көч һәм ышаныч өсти спортчыга. Шушы ук елны Әлмәт егете Грециянең Лутраки каласында узган армрестлинг буенча Европа чемпионатында катнаша. Биредә бронза медален яулап ала. Тырышкан табар - ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Узган ел да Рафаэль Хәйретдинов өчен кабат җиңү алып килде. Ул Россия чемпионатында икенче урынны яулый. Параспортчы бүгенге көндә яңадан-яңа уй-хыяллар белән яши. Хәзерге вакытта Рафаэль тренерлык эшчәнлеген дә алып бара. Яшь спортчыларны тәрбияләү, аларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга алып чыгу - Рафаэль Хәйретдиновның күптәнге хыялы. Хәзерге вакытта ул уңышлы гына тормышка аша. Кешеләргә ярдәм итү теләге спортчыны депутатлык эш-чәнлегенә дә алып килә.  
- Мин  бүгенге тормышымнан бик канәгать. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да аңлау һәм ярдәм бар, моның өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Төп максатым - армспортны Әлмәт җирлегендә, аеруча яшьләр арасында популярлаштыру. Түбән Мактамада яшүсмерләр клубында һәм «Мирас»та тренировкалар уздырам. Балаларны өйрәтә алуыма, аларга үз белемемне һәм тәҗрибәмне бирә алуыма шатланам. Армрестлинг - бик кулай һәм демократик спорт төре бит ул. Кыйммәтле экипировка, инвентарь да кирәк түгел. Аның каравы, теләсә кайсы башка эштәге кебек үк, биредә дә хезмәт сөючәнлек, дисциплина һәм уңышка ирешү теләге мөһим, - ди спортчы. 
Без Рафаэль Хәйретдиновка тренерлык эшчәнлегендә уңышлар, яңадан-яңа спорт казанышлары һәм шәхси тормышында хыялларының гамәлгә ашуын теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса