Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле ишегалдын кар сыннары белән бизәгән өчен бүләкләнәчәк

Зөлфия Мортазина иҗаты социаль челтәрдә 2000нән артык лайк җыйган.

 

Совет урамындагы 149 нчы номерлы йортта яшәүчеләрнең Яңа ел кәефе барлыкка килгән инде. Моңа ишегалдын җыештыручы сәбәпче булган.  Ханым йортны чистартып кына калмый, ишегалдын кардан ясалган сыннар ярдәмендә бизи. Фотоларны кемдер социаль челтәргә куйган, анда алар бик күп уңай фикерләр җыйды. Җитәкчелек хәтта хезмәткәрне бүләкләргә булган. Зөлфия Мортазина аның иҗаты популяр челтәрдә ике меңнән артык лайк җыйганын да белми.  «Кешеләрне сөендерер өчен ясадым. Хәзер нинди вакыт икәнен күрәсез. Кешеләргә моңсу. Ә алар чыгып, матурлыкны күрәм ала. Алар боларны үзең ясадыңмы дип сорыйлар. Әлбәттә, үзем», - ди урам себерүче Зөлфия Мортазина. Зөлфия Мортазина әйтүенчә, аның өчен иң мөһиме – йортларда яшәүчеләрнең, балаларның, очраклы үтеп китүчеләрнең реакциясе.

"Кәеф күтәрелә, шунда ук нәрсә дә булса эшлисе килә. Нигездә, балалар шатлана. Киләләр, карыйлар, фотога төшәләр", – дип өстәде ул. Көндез кар сыннары, җылы һава торышы һәм яңгыр булуга карамастан бозылмаганнар. Йортта яшәүче Айдар Бикбов мондый урам себерүчене беркайчан да очратмаган идем, ди. Ел саен ул ишегалдын бизи, халыкны тагын да бәхетлерәк итә.  Зөлфия Мортазина эшли торган «Первый поселок» идарәче компаниясе аны акчалата премия белән бүләкләячәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса