Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле «Россиянең уңышка ирешкән 100 кешесе-2021»премиясенә лаек булды

Марина Власова Татарстан республикасыннан бердәнбер вәкил иде.

Әлмәттән Марина Власова «Россиянең иуңышка ирешкән 100 кешесе-2021» премиясенең «Хәйриячелеккә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Премия бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗатның төрле өлкәләрендә эшләүче иң лаеклы һәм уңышлы шәхесләрне бүләкләү алымнарының берсе булып тора. Анда төрле тармаклардан җитәкчеләр катнашты", – дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте.

Татарстаннан Марина бердәнбер катнашучы булган. Ул әлмәтлеләргә «Постройка + » журналы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт районының һәм Татарстанның актив хәйриячесе буларак таныш.

Марина Власова озак еллар дәвамында күпләргә: сәламәтлекләре чикләнгән балаларга һәм кешеләргә, өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы гаиләләргә, онкологик авыруы булганнарга һәм йортсыз хайваннарга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса