Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә яшәүче тыл хезмәтчәне Маһинур Биктимирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

11 ноябрь көнне Тургенев урамындагы шәхси йортында Әлмәт муниципаль районының озак яшәүче Маһинур Мөхәммәтҗан кызы Биктимерова  кунакларны каршы алды.

Юбилярны котларга социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, хәрби-патриотик эшләр буенча рәис Әнисә Ямалиева, депутат ярдәмчесе Ирек Хәйруллин, 21 нче ТОС рәисе Рәшит Рәфыйков килгән иде.


Маһинур Мөхәммәтҗан кызы моннан нәкъ 90 ел элек-1931 елның 11 ноябрендә Мөслим районы Күбәк авылында туа. Кызганычка каршы, Маһинур Мөхәммәтҗан кызының әти-әнисе бик иртә үлә, шуңа күрә аны абыйсы тәрбияли. 25 яшендә ул кияүгә чыга һәм Карамалы авылына күчеп килә. 1987 елда алар Әлмәткә күченәләр. Аларның дүрт баласы бар. Бүген ул тугыз онык һәм җиде оныкчыкның әбисе.

 Кечкенәдән колхозда эшли. Соңрак хастаханәгә эшкә урнаша, аннары Әлмәт икмәк заводына эшкә килә шуннан пенсиягә чыга.  Маһинур Мөхәммәтҗан кызы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 


Бүген ул килене һәм оныгы белән Әлмәттә уңайлы йортта яши. Кунакчыл, хезмәт сөючән – аның турында күршеләре әнә шулай сөйли.


Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән Рөстәм Гәрәев юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса