Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Һөнәргә мәхәббәт - осталыкка илткән юл

Нефть тармагында хезмәт куючы гүзәл затларыбыз елдан-ел күбәя генә бара. Сүз кабинетта утыручылар турында гына түгел, ә ачык һавада, кыр шартларында эшләүче гүзәл затларыбыз турында да.

Дөресен генә әйткәндә, «Ямашнефть» идарәсенең сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы Гөлчәчәк Мөнир кызы Әхмәтшина һөнәр сайлаганда артык уйланып тормаган.

Төп белгечлеге - тегүче. Әмма нефтьче һөнәре аны һәрвакыт кызыксындырган һәм үзенә тартып торган, шуңа күрә дә һөнәрен алыштыру турындагы карарны ул мөстәкыйль рәвештә һәм хәтта зур тәвәккәллек белән хәл иткән. Шул рәвешле язмыш аны алдынгы нефть-газ чыгару идарәләренең берсе булган «Ямашнефть»кә алып килә. Әйтергә кирәк, әлеге нефть оешмасы үзе-нең дистәләгән уникаль эшләнмәләре белән дан тота. Күбесенең республика буенча гына түгел, ә хәтта илдән читтә дә тиңнәре юк.

«Ямашнефть» идарәсенә эшкә урнашу белән, Гөлчәчәк Әхмәтшина иң беренче чиратта «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәгендә белем ала. Шушында ук квалификациясен дә күтәрә. Хәзер ул мөһим стратегик объектта - «Ямашнефть» идарәсе нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехының (ЦКППН) насос станциясендә (ДНС-1) эшли. ДНС - промыселларда нефть һәм газ җыю һәм транспортлау системасының технологик өлеше. ДНС җиһазлары һәм иң беренче чиратта насослар нефть һәм газга транспортлау өчен кирәкле булган өстәмә басымны ясый. Бик катлаулы технологик процессны мониторлар аша Гөлчәчәк Әхмәтшина күзәтеп бара. Моннан тыш оператор мастер белән бер-лектә производство участогы территориясен дә тикшереп чыга.

Гөлчәчәк Мөнир кызының гомуми хезмәт стажы 22 ел тәшкил итә. Бу вакыт эчендә Гөлчәчәк ханым нефтьче һөнәрен сайлау белән хаталанмавын тулысынча аңлаган. Әле күптән түгел генә Гөлчәчәк Әхмәтшина үзенең илле яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте. Мөлаем һәм шат күңелле, максатчан, шул ук вакытта бик тәртипле - коллективта аны менә нәкъ шулай тасвирлыйлар. Бүген аның гаилә әгъзаларының барысы да диярлек нефть тармагында хезмәт куя.

- Бик тату коллективта эшлим. Без барлыгы 10 кеше. Сменалап эшлибез. Бар эшчәнлек тә автоматлаштырылган. Технологик процессларны компьютер мониторында күзәтәбез, нефтьне судан һәм тоздан арындыру буенча технологик процессның дөрес юнәлештә алып барылуын тикшерәбез. Приборларны күзәтеп торабыз һәм җайланмага төзәтмәләр кертәбез, - дип сөйли Гөлчәчәк Мөнир кызы. - Остазым Фәния Ибраһим кызы Исмәгыйлевага рәхмәт әйтәсем килә, ул мине оператор һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшендерде. Хезмәт урыны - икенче йорт, дип юкка гына әйтмиләр. Бу чыннан да шулай. Командага ышанырга һәм аның сиңа ышануы кирәк. Хәзерге вакытта безнең коллектив нәкъ менә шундый. Ышаныч, дуслык һәм яхшы мөнәсәбәт булганда эшкә дә йөрисе килеп тора бит әле ул. Грамоталы җитәкчеләр - Илшат Әзһәм улы Садриев, Данис Җәдит улы Кадыйров, Равил Әхияр улы Галиев һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Ачыктан-ачык әйтәм - мин «Татнефть» компаниясе системасында эшләвем белән һәм күңелемә ятышлы булган һөнәрне сайлавым белән аеруча бәхетле. Үз вакытында тотрыклы хезмәт хакы һәм көчле социаль ярдәм - бу безнең катлаулы заманда аеруча мөһим бит, - ди Гөлчәчәк Әхмәтшина.

Чыннан да, кешенең үз һөнәрен яратуы бик куанычлы күренеш. Бу - иҗат, новаторлык, өзлексез эзләнүләр аша осталыкны күтәрүнең яңа юлларын эзләргә этәрүче тәҗрибә дә бит әле. Шушындый матур сыйфатларга ия булган Гөлчәчәк Мөнир кызына алдагы тормышында да югары һөнәри казанышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса