Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле WorldSkills һөнәри осталык чемпионатында җиңү яулады

"Татарстанның киләчәге көллияте" н тәмамлаган Илназ Хәнипов "Сәнәгать механикасы һәм монтаж" компетенциясе буенча WorldSkills Һөнәри осталык чемпионатында җиңүче булды.

WorldSkills Russia -  милли финалы-урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында һөнәри осталыкның иң масштаблы ярышлары. Быел ярышларда илнең 76 регионыннан 1786 конкурсант катнашты.

Төрле авырлыктагы модульләрдән торган сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Илназ «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионаты финалының алтын медален яулады, шуның белән республика җыелма командасы копилкасына лаеклы өлеш кертте. Сүз уңаеннан, Татарстан җыелма командасы медаль зачеты нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды.

Бу минем өчен дебют булды һәм мин, һичшиксез, борчылдым, чөнки көллият данын якларга көн саен ышанып тапшырмыйлар бит. Әмма укыту кысаларында алган белем һәм гамәли күнекмәләр миңа чемпионатның барлык сынауларында лаеклы чыгыш ясарга  мөмкинлек бирде, - ди Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса