Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хуш, остазыбыз!

Шәһәребезнең әдәби мохитына, язучылар иҗатына битараф булмаган һәр әлмәтле шагыйрь Әхтәм Фәтхетдиновны яхшы белә.

Газета укыган һәр кеше аның шаярулы, төртмәле шигырьләрен, эчтәлекле һәм кызыклы мәкаләләрен, истәлекле язмаларын укымыйча калды микән.

Газетаны кызыклы итүдә, милләттәшләрен җәлеп итү юлында зур көч куйды ул. Озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җи-тәкләде.

«...Мин, ягъни Әхтәм Фәтхетдинов, 1978 елда Әлмәткә күченеп килгәндә биредә яшь һәм башлап язучыларның түгәрәге уңышлы гына эшләп килә иде инде. Мин дә әлеге түгәрәккә йөри башладым. Күренекле язучылар Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова эш урыныма килеп, күрешеп-танышып, «бу ниндирәк кош икән» дигәндәй, җентекләп белештереп-сораштырып утырдылар. Күрәсең, миңа карата уңай фикер тугандыр, чираттагы утырышта ук миңа түгәрәкне җитәкләүне йөкләделәр. Шеф-консультант итеп Саҗидә Сөләйманова куелды. Шулай ук Г. Афзал, Р. Төхфәтуллин утырышларыбызда катнашып, таныша-тикшерә, бәя-киңәшләрен бирә тордылар. Бүлек урнашкан бина безнең иҗат штабы булды, анда теләсә кай вакытта барып, язмаларыбызны укып, киңәш-белеш алырга була иде, төзәтмәләр кертеп, газета битләренә тәкъдим итә алырлык язмалар әзерли торган идек. Шул елларда Әлмәттә Р. Рәкыйпов, Ф. Гыйльми, И. Бәдретдинов, Р. Шәрифҗанов, З. Дәүләтов, З. Зарипова, Ә. Зәйни, И. Хөсни һәм башка бик күпләр түгәрәк эшендә актив катнашып, кызыклы язмалары белән үз укучыларын сөендереп тордылар. Ә Роберт дус үзе дә әдәби түгәрәкне оештырып, эшен җанландырып җибәргән кеше буларак каләмдәшләребезнең иҗатын республика әдәбияты мәйданына чыгаруда эшлек-ле ярдәм күрсәтеп, игелекле эшләр эшләп йөргән зат. Бу иптәшләрнең күбесе соңрак профессиональ язучылар, журналистлар булып китте», - дигән күләмле истәлекләрен калдырды миңа Әхтәм абый берләшмә турында.

Үзе дә иҗат активлыгын арттыра, әдәби әсәрләрен камилләштерә барып, «Урман ташулары», «Йөрәгемне тыңла», «Адәм көлкесе», «Балачак хыяллары», «Әтки-әнки рухына дога» китапларын бастырып чыгарды. 2008 елда ул Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Өч дистә елдан күбрәк журналистика өлкәсендәге һәм әдәби-иҗат эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була. 2014 елдан Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.

«Хәзинә» газетасында айга бер тапкыр чыга торган «Ядкарь» әдәби кушымтасы эшчәнлегендә Әлмәтнең генә түгел, тулаем нефть төбәгенең күренекле язучылары, «Кызыл каурыйлар», башка шәһәрләрдәге әдәби түгәрәкләрнең яшь һәм башлап язучылары иҗатын киң яктыртуда актив хезмәте бәяләп бетергесез. Соңгы очрашуыбыз узган ел корбан ите өләшкәндә күрешү булган икән. Әле йөгереп йөри иде, аяусыз авыру аяктан екты үзен. Гаиләсенә рәхмәт, тәрбиядә яшәп бакыйлыкка күчте.

Әхтәм абый «Кызыл каурыйлар»ның остазы иде. Кайсыбызның гына каләмен чарлауда, каләм илә салган иҗат буразнасына саллы орлыкларны юллап түшәргә булышмады икән. Санарга кул бармаклары гына җитмәстер. Шигырь юлларына төшеп калган яктылыгыңны, кулыңа баллы касә тотып елмаеп килеп керүләреңне мәңге онытмабыз. Урының җәннәттә, авыр туфрагың, сөаль-сорауларың җиңел булсын, остазыбыз!

Миңзифа Әхмәтшина, язучы, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса