Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә яшәүче отставкадагы эчке служба подполковнигы Әмин Хәсәновка 80 яшь тулды

Ничә яшьтә булуына карамастан, җәмәгать тормышында кайнап яшәүче кешеләр була. Җинаять-башкару системасы ветераны, отставкадагы эчке служба подполковнигы Әмин Хәсәнов та шундыйлардан.

Әмин Хәмзән улы 1941 елның 19 июлендә туа. Балачагы дәһшәтле сугыш елларына һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Казан штепсельле аергычлар заводында төрле эшләр башкаручы булып эшли башлый. Аннары армия сафларында хезмәт итә. Алга таба Әмин Хәмзәнович тормыш юлын җинаять-башкару системасы белән бәйли.

Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 8 нче төзәтү колониясендә отряд начальнигыннан башлап учреждение начальнигына кадәр хезмәт баскычлары үтә. 1971-1986 елларда, төзәтү колониясенә җитәкчелек иткән вакытта Әмин Хәсәнов үсеп килүче Әлмәт каласында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә мәдәни, спорт, торак объектлары төзүгә саллы өлеш кертә. Чын профессионал, ныклы тормыш позициясенә ия булган грамоталы, таләпчән җитәкче 8 нче төзәтү колониясенең казанышларын бөртекләп саклый һәм ишәйтә бара. Илле елдан артык гомерен җинаять-башкару системасында хезмәт итүгә багышлаган әлеге шәхес әле бүген дә төрледән-төрле чараларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булып тора.

Кирәкле кеше - бәхетле кеше, диләр. Әмин ага һәрвакыт энергияле, көр күңелле, ул тере энциклопедия кебек: аңа теләсә кайсы вакытта теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә һәм тәгаен, тулы җавап алырга була.

2000 елның декабреннән башлап Әмин Хәсәнов 8 нче төзәтү колониясенең ветераннар советы рәисе. Аны коллективта һәркем хөрмәт итә. Ул үзе дә һәр ветеран турында тулы мәгълүматка ия, һәркайсына матди һәм мораль ярдәм күрсәтергә әзер тора. Үз кул астында бердәм коллектив туплап, спорт ярышларында катнашучылар төркемен булдырып, Әмин ага һәркайда шәхси үрнәк күрсәтә, призлы урыннар яулый.

Әмин Хәмзәнович ветераннарның ялын төрләндерү турында да онытмый. Ел саен Татарстанның истәлекле урыннары буйлап сәяхәтләрдә булалар. Ветераннар советы учреждение пенсионерлары өчен бәйрәмнәр дә оештырып кына тора. Бу чараларда Әмин ага татар җырларын оста башкаручы, нотыкчы буларак та сәләтләрен күрсәтә. Яшь хезмәткәрләргә патриотик тәрбия бирүдә һәм аларның һөнәри үсешендә дә аның роле бәяләп бетергесез зур. Ул җәмгыятьтә җинаять-башкару системасында хезмәт итүгә карата уңай фикер формалаштыру юлында да армый-талмый эшли.

Әмин Хәмзән улы күп тапкырлар халык депутатларының Әлмәт Советы депутаты итеп сайланды, өч тапкыр шәһәр Советының хокук мәсьәләләре буенча комиссиясен җитәкләде, кешенең хокуклары һәм иреге мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы эшендә нәшат катнашканы өчен Әмин Хәсәнов күпсанлы бүләкләргә лаек булды.

Тормыш иптәше Фидания Ярулловна белән алар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Ак сакаллы аксакал 80 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен якыннарының кадер-хөрмәтендә, яраткан оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә каршы алды.

Тән тазалыгы, җан тынычлыгы, хәерле-бәрәкәтле озын гомер сезгә, Әмин Хәмзәнович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса