Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды

Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Сәет Сәхип улы Сәгыйтовка шушы көннәрдә 95 яшь тулды.

Туган көне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килгән Сәет аганы юбилее белән котларга күпсанлы кунаклар җыелды.

«Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән олуг юбилеегыз уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз. Тыныч күк йөзе һәм имин тормышыбыз өчен сезгә зур рәхмәт! Йөз яшегездә дә күрешергә язсын!» - дип, җылы теләкләрен җиткерде Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

Социаль яклау идарәсе начальнигы Рөстәм Гәрәев һәм Әлмәт муниципаль рай-онының ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та Сәет аганы чын күңелдән юбилее белән котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр .

Сәет ага Сәгыйтов 1926 елның 8 июлендә Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләр башкаручы булып хез-мәт куя.

Сугыш башланганда Сәет Сәхиповичка 15 кенә яшь була әле. 17 яше тулуга, егетне 1943 елның 9 ноябрендә Кызыл Армия сафларына алалар. Ул 2 нче Украина фронтында хезмәт итә. «1944 елның 16 маенда фронтка озаттылар. Җәяүләп бардык», - дип искә ала ветеран. Ул Молдавия башкаласы Кишиневны немец-фашист илбасарларыннан арындыруда актив катнаша. 1944 елның августында шәһәр азат ителә. Курку белмәс Сәет Сәгыйтовка башка күп кенә җитди бәрелешләрдә дә катнашырга туры килә. Дошманга каршы аяу-сыз көрәшнең данлы сәхифәләрен аның күпсанлы сугышчан бүләкләре сөйли.

Сәет ага туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. Ике елдан нефтьчеләр каласына күчеп килә. Шоферлыкка укый. 1952 елдан 1986 елга кадәр шушы белгечлеге буенча «Татбурнефть» предприятиесендә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы «Татнефть-УРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыя-тендә шофер булып эшли. Бүген ул әлеге оешманың аксакал ветераны.

Гомер буе балаларга татар теле укыткан тормыш иптәше Рәкыя Сөләймановна белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде Сәет ага улы Рөстәм тәрбиясендә гомер кичерә. Биш оныгы, ике оныкчыгы бар.

Сәет Сәхипович - II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1985 ел), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «1941-1945 еллар фронтовигы» күкрәк билгесе һәм башка юбилей медальләре иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса