Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Шушы яктан, шушы туфрактан...

Илдар Мансур улы Рәхимов - ике Миңлебайның «хуҗасы». Аны халык кешелекле сыйфатлары өчен хөрмәт итә һәм ярата.

Коллегалары арасында да ул тырышлыгы белән аерылып тора. Шуңа күрә уңышлы авыл Советы рәисе булу серләрен аның үзеннән сорадык.

- Бераз гына үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Тумышым белән Миңлебайдан. Авылда мәктәп тәмамладым. Аннары Чаллыда Кама автомеханика техникумында белем алдым. Хәрби хезмәттән соң туган якларга кайтып, үзешчән буларак та, Татарстанның төрле районнарында һөнәр буенча да эшләп карадым. 2009 елдан (берникадәр туктап торып) авыл Советында хезмәт куям.

- Хоббиегыз, яраткан шөгылегез бармы?

- Яшь чактан ук спортны яратам. Мәктәптә укыганда чаңгы, җиңел атлетика белән шөгыльләнә идем. Армиядә хәрби спорт төрләренә күчтем. Хәтта часть һәм төбәктә чемпион булып, Советлар Союзы беренчелегендә 3 нче дәрәҗә призер исемен дә алдым. Бүген хуҗалык эше белән шөгыльләнәм. 57 баш сыер, бозавым, 27 баш атым бар.

- Авыл Советы рәисе булу ничек ул?

- Эш җиңел түгел. Проблемалар күптөрле. Иң җитдиләре арасында - финанслар. Авыл тулаем үз ресурсларына яшәргә тиеш. Халыктан җир салымы, милек салымы җыела. Шуның 60 % ы бюджетара трансферларга китә һәм калган өлеше авылда кала. Әйтик, җыелган 13 млн сумнан 5 млн 12 ай буена хезмәт хакы, техника, электр белән тәэмин итү, салымнар һәм башкасына китә. Нәтиҗәдә, барысына да акча җитми. Спонсорлар, депутатлар ярдәм итә - аларга рәхмәт. Милли бәйрәмебез Сабантуй тулаем спонсорлар хисабына уздырыла. Аллага шөкер, халык канәгать.

- Чын лидерга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?

- Беренчедән, тырышлык кирәк. Авыл Советы рәисе шул авыл кешесе булырга тиеш. Районда күп авылларның рәисләре шәһәрдән килеп йөри. Килеп эшләп, авыл тормышын белеп булмый. Көн-төн ул эштә халык белән кайнап яшәргә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, кешеләрнең хәленә керә белү мөһим. Аларны тыңлап, аңлап, ярдәм иткәндә генә ике як та канәгать була.

- Яшьләрне авылга җәлеп итү проблемасы да бар. Бу сорауда эш кабат акчага барып тоташамы?

- Мин үзебезнең авыл буенча гына җавап бирә алам. Безнең авыл җирлегендә андый проблема юк дәрәҗәсендә. Ни өчен дигәндә, янгын сүндерү бүлеге, УТТ, НКТ һәм башка коммерциячел оешмалар да бар. Шуңа күрә үзебезнекеләргә дә эш җитәрлек, күрше авыллардан, шәһәрдән килеп эшләүчеләр дә күп. Бездә республиканың башка авылларында булмаган күренеш - бер буш җир, кеше тормаган йорт юк. Кызганыч, авылның чикләрен киңәйтеп булмый. Бу мәсьәлә хәл ителсә, авылга кайтучылар саны тагын да артыр иде. Бүгенге көндә прописка буенча яшәүчеләр 930 кеше булса, 300 ел элек 1087 үк булган. Әлбәттә, фактта яшәүчеләр күбрәктер, шуңа авылны үстерү һәм киңәйтү ихтыяҗы бар.

- Быел Сабантуйда район буенча экологик бәйге нәтиҗәләре игълан ителде. Һәм Миңлебай авылы янәдән беренче! Бу планканы ничек саклап барасыз?

- Бу инде апрель-май айларында башкарылып чыга торган эш. Беренче елларда халыкны җыю авыр иде. Ә хәзер авылдашлар тырышып эшли. Чисталыкта яшәүнең рәхәт булуына да төшенделәр.

- Бәйгедә башка шартлар да бармы? Мәсәлән, су, һава сыйфаты?

- Якын-тирәдә нефть белән бәйле оешмалар булгач, һаваны нормада тоту нефтьчеләр кулында. Ә суга килгәндә, чишмәләрне дә карап торабыз. Соңгы елларны суның катылыгы, сыйфаты үзгәрде, яхшырды.

Райондагы 36 авыл арасында Миңлебай авыл җирлегенә генә 2035 елга кадәр су чыганакларын куллана алуны рөхсәт итә торган лицензия бирелде.

- Миңлебайны башкалардан нәрсә аерып тора?

- Эш буенча төрле җирләрдә булдым, әмма Миңлебай иң яхшысы. Һәркемгә дә үз авылы якын инде ул. Шуңа миңа да Миңлебай иң матуры булып тоела. Таудан төшкәндә якты утлары янып тора, һавасы да әйбәт, халкы да якын.

- Шушы вазифада хезмәт куйган дәвердә төрле кызыклы вакыйгалар да булгандыр.

- Баштагы елларны Миңлебай станциясе халкы су юклыктан интегә иде. Район үзәгенең су үткәрер өчен акчасы юк, ә сорауны чишәргә кирәк. Киттем Казанга. Ничә тапкыр таптаганмындыр Казан юлын. Бер җирдән икенчесенә җибәрәләр. Шулай бер баргач, коридорда көтеп утырам. Коридор буйлап бер олы яшьтәге абый килә. Минем янда туктап: «Нәрсә, егет, нишләп йөрисең?» - дип сорый бу. Шулай-шулай дип аңлаткач, кабул итү бүлмәсенә алып керде мине, аннан генераль директор бүлмәсенә. Шуннан сораштыра башлады инде. Үз эчемнән уйлыйм «Бу абзый кем соң? Нәрсә кирәк моңа?» дип. «Ярар, егет, бар кайт, булыр сиңа су» дип чыгарып җибәрде. Аннан иренмичә секретареннан сорадым кем икәнен. «Бу безнең гендиректор Миннәхмәтов бит» ди. Бер атнадан тагын килдем, тагын очраштык. Шулай ук ачык каршы алды. Документлар белән бераз йөрүгә, станциягә дә су кертелде.

Шулай ук станциянең мәктәбен дә саклап калдык. Монда кабат Казан юлын таптадым. Таптый торгач, «Татэнерго» гендиректоры Илшат Фәрдиев кабинетына килеп эләктем. Казаннан кайтып барышлый Чистайга җиткән идем инде, Әлмәттән орышып шалтыраталар. Тик 3 көннән администрациягә чакыртып, мәктәпне саклап калганга мактадылар. Менә шулай итеп танышлар булу, бераз уңыш, тырышлык, үзсүзлелек күпне хәл итә ала.

- Авыл Советы рәисенең бер көне...

- Һәрвакыт төрлечә ин-де ул. Көн иртәнге 4 тән дә соң башланмый. Кышын халык эшкә бара башлаганчы дип, кар чистартыр өчен техника эзлисең, аннары үзәккә барып документларны барлыйсың, аннары кабат кар чистарттыру һәм тагын башка эшләр. Җәй көннәрендә печән, көтү, бәйрәмнәр.

Позитив, тырыш рәисләр булганда, авыллар яшәр!

Әңгәмәдәш Алсу Мансур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса