Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Халкыбызның шөһрәтле улы

Гайфулла Шаһи улы Нурмөхәммәдовның тууына быел июнь аенда 120 ел тулды. Зыялы милләттәшебезнең исеме һәм кылган гамәлләре республикабыз халкына яхшы билгеле түгел.

Бер үк фамилия йөртүче булуым аның тормыш-яшәеше белән якыннанрак танышырга этәрде.

Гайфулла Нурмөхәммәдов - тарихта югалмас эз кал-ырган мәгърифәтле шәхес, талантлы матбагачы, дөньяның төрле якларына сибелеп-таралып яшәүче халкыбызның газиз бер улы!

...1924 ел. Эссе август аеның беренче көне. Дүшәнбе шәһәрендәге тар урамнарның берсендә дөяләр кәрваны килеп туктый. Кызылармеецлар авыр-авыр әрҗәләр, түкләр бушаталар да, үзләренең бер иптәшен монда калдырып, кайтыр юлга кузгалалар. Чит җирдә япа-ялгыз торып кала Гайфулла.

Таҗикстанда беренче басмаханә оештырып, та-җик телендә гәзит чыгару йөкләнә аңа. Кәрван китер-гән «Либерти» басу ма-шинасын корып куя. Аны куллары белән хәрәкәткә китерә-китерә, камыш түбә-ле балчык өйнең кечкенә ярымкараңгы бүлмәсендә гәзит басуны башлап җибәрә. Иң гаҗәбе шул, бу эшне ул берүзе башкара: текстны җыючы, басучы, корректор да үзе була. Һәм бик тиздән, 12 августта, берничә йөз данәдә «Шәрык авазы» («Овози Шарк») дигән гәзит-нең беренче санын бастыра!

Гайфулла Шаһи улы Нурмөхәммәдов 1901 елның 3 июнендә хәзерге Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. Гаиләдә алар 5 малай, 3 кыз булалар. Авыл мәдрәсәсендә 4 ел укый. Гражданнар сугышы башлангач, 1918 елда үзе теләп Кызыл Армиягә китә, Беренче Киев укчы полкында хезмәт итә. Махночыларга каршы көрәштә яралана, тиф белән дә чирләп ала.

Яралары төзәлгән, чирдән арынган егетне 1921 елда Төрекмәнстан укчы полкына җибәрәләр. 1923 елда армия хезмәтен төгәлләгәч, Бохарада бераз тимер юлда эшли, аннан типографиягә урнаша. 5 айлык махсус курсларда укып, хәреф җыючы һөнәрен үзләштерә. Таҗикстанда полиграфия сәнәгате бөтенләй булмау сәбәпле, Гайфулла Нурмөхәммәдовны басмаханә оештыру өчен Дүшәнбегә җибәрәләр. Нәширлектә тәҗрибә туплаган сәләтле егет алты телне - татар, рус, фарсы, таҗик, үзбәк, төрекмән телләрен яхшы белә.

Көрәшләрдә чыныгу алган, оештыру талантына ия булган, максатчан Гайфулла үзенә кушылган эшне җиренә җиткереп үти. 1925 елның февралендә генә Бохара нәшрияты аңа ярдәмгә өч хезмәткәрен һәм басмаханә өчен бераз җиһаз җибәрә. Ул үзе дә 1924 һәм 1927 елларда Казанга барып шрифтлар алып кайта. Басмаханә әкренләп тернәкләнеп китә: зуррак бинага күчә, чыгарган продукциясе арта, штаты да үсә. Кыскасы, Гайфулла Нурмөхәммәдов оештырган беренче басмаханә Таҗикстанда полиграфия эшенең барлыкка килүендә нигез ташы булып тора.

Бөек Ватан сугышы вакытында Урта Азия хәрби округының политидарәсендә хезмәттә, төгәлрәк әйтсәк, 1941-1946 елларда Иранда матбага эшендә була. Бу миссия тәмамлангач, яңадан үз эшенә кайта. Дүшәнбе полиграфкомбинатында 1956 елда лаеклы ялга киткәнче эшли: өлкән хәреф җыючы, метранпаж, гәзитләр чыгарылышы өчен җаваплы хезмәткәр вазифаларын башкара, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Милли кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән хөрмәтле остаз була. Бәрәкәтле гомер кичереп, 1970 елның 10 гыйнварында Дүшәнбе шәһәрендә бакыйлыкка күчә.

Үткән гасыр сынаулары Нурмөхәммәдовлар язмышында да чагылган. Гаиләдәге мәһабәт биш ир-егетнең икесе, Рәхимҗан һәм Сәйфулла, кыз туганнары Миңнекамалның улы Фатыйх Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Исән-имин кайтканнардан Таҗетдин туган авылында колхозда эшләгән. Иң кече энеләре Газизҗан, югары белем алып, Таҗикстан компартиясе Үзәк Комитетының капиталь төзелеш бүлеген җитәкләгән.

Гайфулла Шаһи улы хәләл җефете Миңнехәят Хөсәен кызы белән (ул да Яңа Кәшердән, озак еллар сәркатип-машинистка булып эшли) зыялы балалар үстергәннәр. Лилида - педагог, Дүшәнбедә балалар бакчасы мөдире булып эшләгән һәм соңрак Пенза өлкәсендә кызы гаиләсендә гомер иткән. Ринат - югары белемле икътисадчы, Таҗикстан дәүләт статистика комитетында баш инженер, 1968 елдан Казан гамәли оптика институтында (ГИПО) башта бүлек мөдире, аннан күп еллар икътисад эшләре буенча директор урынбасары

булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Радик - югары белемле инженер, Дүшәнбедә автоколонна җитәкчесе булган, соңрак Казанда яшәгән. Кызганыч ки, алар барысы да инде вафат.

- Әтиебез бөтен гаиләбез белән туган ягына еш кайтып йөрде. 1969 елда кайтуы - соңгысы һәм мәңгегә хушлашуы булды. Тальян гармунда һәм скрипкада өздереп татар көйләрен уйнаганы бигрәк тә искә төшеп сагындыра, - дип сөйләгән иде Ринат абый бер очрашуыбызда.

Нурмөхәммәдовларның зур кавеме күп җирләргә таралган: Яңа Кәшер, Әлмәт, Түбән Кама, Пермь, Пенза, Әстерхан, Мәскәү, Казан... Максатым бу кавемне барлап-санап чыгу түгел. Әйтергә теләгәнем шул: кайда гына тормасыннар, нинди генә эштә булмасыннар, алар нәсел-нәсәбенә тап төшерми, үз милләте белән горурланып, аны зурлап яшәгәннәр һәм яшиләр. Гайфулланың туганы Сәйфулланың оныгы, бүгенге көндә туган авылында яшәп, халкы өчен тырышып эшләүче Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Марс кызы Гыйниятуллина - шуларның берсе.

Гайфулла Нурмөхәммәдовның хезмәте югары бәяләнә. Ул «Почет билгесе» ордены һәм медальләр, Таҗикстан Республикасы Югары Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. «Шаги таджикской полиграфии» дигән китапта (Дүшәнбе, 1984) исеме зур хөрмәт белән искә алына. Таҗикстан полиграфия сәнәгатенең илле еллыгы уңаеннан (1974) «Ирфон» нәшрияты махсус Гайфулла Нурмөхәммәдовка багышлап чыгарган плакаттан берничә юлны оригиналында китереп үтәм: «История создания и развития печатного дела в нашей республике неразрывно связана с именем этого человека, которого по праву называют таджикским первопечатником. Именно ему выпала честь написать первую страницу этой истории...»

Альбина Нурмөхәммәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса