Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Озак яшәгез әле, Габделбарый абый!

Бөек Ватан сугышы - халык хәтерендә мәңге җуелмас вакыйгаларның берсе. Ул вакыйга гына да түгел, тиңдәше булмаган фаҗига.

Әлмәт районының кайбер авылларында сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Шуңа күрә дә Җиңү көне - сагышлы да, моңсу да бәйрәм ул.

Бөек Җиңүгә өлеш кертүчеләр арасында быел 96 яшен тутырган сугыш һәм медицина хезмәте ветераны Габделбарый Габдрәхимов та бар. Габделбарый Вагыйз улын Әлмәт җирлегендә һәм республикада белмәгән кеше юктыр. Ул чын мәгънәсендә көчле энергияле шәхес, күпләрнең остазы да.

Габделбарый Габдрәхимов 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туа. 1943 елны егетне армиягә алалар. Ул Суслонгерга эләгә. Соңыннан яшь солдатны Орел өлкәсендә урнашкан 150 нче запастагы полкка күчерәләр. Биредә ул ике айлап укый. Сугышта аның төп бурычы - җитәкчелеккә хатларны вакытында илтеп тапшыру. Сугыш почтасын иңнәренә салган килеш солдат басу, сазлыклар аша озын-озак юллар үтә. Юлда элемтәчеләр сузган чыбыкларга карап йөри. 1943 елның июлендә Габделбарыйны башка солдатлар белән бергә Харьков өлкәсенә җибәрәләр. Алар барган составта шулай ук күпләп корал да төялгән, алар Днепрны аркылы чыгу һәм дошманнар белән көрәшер өчен кирәк була. Немецлар Днепрда бик каты каршылык күрсәтә. Прожекторлар тоташтырып, елганы күзәтәләр, самолетларны бомбага тоталар, гранаталар һәм пулеметлар тавышы тынып тормый. Солдатлар салларда елганы аркылы чыгарга тиеш була. Шунда һәлак булучылар коточкыч күп булды, дип искә ала сугыш ветераны.

Шул елның 4 ноябрендә Габделбарый Вагыйз улы каты яралана һәм госпитальгә эләгә, ә инде 1944 елда туган авылына кайта. Урта белем алганнан соң егет медицина институтын тәмамлый һәм Әлмәткә кайта. Табиблык стажы - 45 ел. Әлмәт туберкулезга каршы диспансерында 43 ел, шуның 18 елы - баш табиб вазифасында. Сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб-фтизиатр 78 яшенә кадәр эшләгәннән соң лаеклы ялга чыга.Аның кул астында 1970 елда республикада беренчеләрдән булып туберкулезга каршы диспансер бинасы төзелә. Сугыштагы батырлыклары һәм фидакарь хезмәте өчен төрле орден-медальләргә лаек булган шәхес белән әлмәтлеләр чын мәгънәсендә горурлана ала.

Габделбарый Вагыйзович мәктәпләрдә, югары уку йортларында булган очрашуларда үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Ул гомере буе сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалап килде. Яраткан бакчасына җәяү йөреп, скандинавия таяклары белән дә еш һавага чыга. Бакчасында хәтта карбыз да үстерә.

Ветеранга чын күңелдән саулык, күтәренке күңел һәм тормыш иминлеге теләп калабыз. Якыннарыгызны, дусларыгызны куандырып озак яшәгез әле, Габделбарый абый!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса