Әлмәт таңнары

Зенитчы кыз Фатыйма

Вакыт узып, кешелек тарихында иң авыр һәм канкойгыч сугыш еллары ерагая барса да, фашизмны тар-мар иткән, киләчәк буыннар өчен ил тынычлыгын саклап кала алган ветераннарыбызның батырлыгы мәңге истә калыр.

Бүген, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, сугыш кырларында көрәшкән, тылда хезмәт куйган өлкән буын кешеләрен искә алабыз һәм аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Сугышта ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да батырларча көрәшкән. Күбесе шәфкать туташы буларак хезмәт иткән. Ә менә Әлмәт җирлегенең данлыклы шәхесе - сугыш ветераны Фатыйма Яхъя кызы Яхина зенитчы булган. Ул тумышы белән Мөслим районы Метрәй авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл Мәдәният йорты мөдире булып эшкә урнаша. Соңыннан аны авыл Советы секретаре итеп билгелиләр. Шул ук вакытта аның гаилә әгъзаларының барысы да фронтка алына. 1942 елның декабрендә кыз яшь сугышчылар курсын уза. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Фатыйма Яхина 10 нчы һавага каршы оборона буенча бригадада ПУАЗО-З наводчигы була. Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1944 елда «Багратион» операциясендә катнашкан өчен Фатыйма Яхинага Советлар Союзы маршалы К. Рокоссовский рәхмәт белдерә. Җиңүне батыр йөрәкле кыз Польшада, Варшава янында, 20 км ераклыктагы Висла елгасы кырында каршы ала. 1945 елның августында демобилизацияләнеп, сентябрьдә туган ягына кайта. Сугыштан соң 1945 елдан алып 1963 елга кадәр Мөслим партия райкомында эшли.

1946 елда кияүгә чыга. 1963 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчеп киләләр. Фатыйма Яхъя кызы шәһәр партия комитетында эшли. 1966 елда «Строймеханизация» трестына кадрлар буенча белгеч булып күчә. 1979 елда Фатыйма ханым лаеклы ялга чыга. Шул ук елны Әлмәт шәһәр ветераннар советы сафларына алына. 30 елдан артык ветераннар оешмасында актив эш алып бара ул. Фатыйма Яхина - районның мактаулы ветераны.

Фатыйма Яхъя кызы ачык һәм аралашучан шәхес. 2010 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы елында, ул «Россия патриоты» истәлекле медале белән бүләкләнде. Шул ук елны «Ел хатын-кызы. У войны не женское лицо» республика бәйгесендә җиңү яулады.

Актив эшләре өчен совет сугыш ветераннары комитеты (СКВВ) батыр йөрәкле ханымны СКВВның 25 еллыгы һәм Җиңүнең 40 еллыгы, Җиңүнең 60 еллыгы билгеләре һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул шулай ук сугыш ветераннары республика комитетының, шәһәр хакимиятенең һәм шәһәр ветераннар советының күпсанлы Мактау грамоталары иясе дә.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

 

 

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

 

Сугыш ветераны бүген дә хатирәләре белән бик теләп уртаклаша. Зенитчы булу аеруча төгәллек сорый, дип искә ала ул. Фатыйма Яхина исә бик җитез буларак һәм шул ук вакытта исәп-хисапны да яхшы белгәнлектән, төгәл зенитчылар исәбендә була. Шуңа күрә командирлар һәм фронтташлары аны бик югары бәяли.

Ил язмышы өчен барган бәрелешләрдә япь-яшь кызлар үзләрен аямыйча, ир-егетләр белән беррәттән батырларча көрәшә. Дошманны тизрәк тар-мар итү теләге бик көчле булганга, авырлыклар сизелми дә иде, дип искә ала Фатыйма Яхина. Төп бурыч - фашист самолетын атып төшерү. Әлеге бурычны хатын-кызлар җиренә җиткереп башкара.

Батыр йөрәкле Фатыйма Яхъя кызына быел 97 яшь тулды. Яше олыгаюга карамастан, күңелендәге дәрте сүрелми, ул кроссворд чишәргә ярата, җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнаша, балалар белән очрашуларда да еш була. Сугыш еллары, полкташлар турындагы истәлекләрне кадерләп сак-лый. Данлы Җиңү бәйрәме уңаеннан Фатыйма апага ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: