Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Гомерлек укытучы иде

Кайберәүләр бу фани дөньяны калдырып киткәч, әйләнә-тирәне ниндидер бушлык сарып ала. Аны югалткач та шулай булды.

Нәсимә Миннегол кызы Миннеханова 1931 елның 11 гыйнварында Әлмәт районы Наратлы авылында колхозчы гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, җиде чакрым ераклыктагы Бикәсаз җидееллык мәктәбендә укый. 1947 елда Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Би-редә мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган кызны имтихансыз кабул итәләр. 1951 елда училищены тәмамлап туган авылына эшкә кайта. Яшь кыз моның белән генә канәгатьләнми - читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1951-1953 елларда Әлмәт районы Ирекле мәктәбендә, 1953-1958 елларда Түбән Мактама, 1958-1961 елларда Әлмәт шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә ана теленә мәхәббәт тәрбияли һәм төпле белем бирә. 1961 елда Әлмәтнең данлык-лы 1 нче мәктәбенә эшкә күчә. Шул көннән алып Нәсимә Миннегол кызы мәктәп белән аерылмый яши, 59 еллык хезмәт юлының 49 елын шушы белем йортына багышлый. Ярты гасырдан артык мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992 елда мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә һәм 2005 елга кадәр әлеге вазифаны намус белән башкара. Милли җанлы укытучыбыз халык педагогикасы, халкыбызның матур гадәтләре үрнәгендә туган телгә, туган җир-гә, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә мәхәббәт, милли горурлык хис-ләре тәрбияли, татар сыйныфлары туплау буенча ата-аналар белән берлектә нәтиҗәле эш алып бара.

Нәсимә Миннеханованың күпьеллык тырыш хезмәте югары бәяләнә. «РСФСРның мәгариф отличнигы» (1964), «СССРның мәгариф отличнигы» (1967), «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» медале (1995) белән бүләкләнә, 2008 елда «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

1 нче мәктәптә эшлә-гән вакытта тарих һәм математика укытучысы Сөембикә Габдрахман кызы Бәкерова белән бергә балалар язучысы Абдулла Алиш тормышын яктырткан истәлек бүлмәсе ача. Аннан соң мәктәп тарихына багышланган, бай истәлекләр тупланган музей булдырып, лаек-лы ялда булса да, аны тагын өч ел җитәкли.

Нәсимә Миннеголовна бик күп кешеләргә туры юл күрсәткән, дөньяны танып-бе-лергә өйрәткән, чын мәгънәсендә Укытучы, игелекле хезмәт иясе, хезмәт ветераны иде. Укучыларына биргән белем, нәсыйхәт гомерлек һәм ныклы таяныч булып тора. Әйткән сүзләре укучыларының күңелендә мәңге сакланыр!

«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән батырса - чишмәгә әве-релеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җил-кән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җи-ңәргә өйрән». Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен шигар итеп яшәде Нәсимә апа! Укучыларын да шуңа өндәде.

Күңелләребездә гел шулай чибәр, мөлаем һәм йомшак сүзле, көчле рухлы булып сакланырсыз, остазыбыз Нәсимә Миннегол кызы Миннеханова!

Укытучылар, күпсанлы укучылары исеменнән Гөлия Җамалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса