Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Киң күңелле, тынгысыз җан

Александр Николаевич Наразин «Әлмәтнефть» идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехында нефть һәм газ чыгару буенча дежур оператор булып хезмәт куя. Нәкъ менә аның кебекләр турында: «Бер дә эшсез тора алмый», диләр. Ул гел хәрәкәттә, нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра.

Александр Николаевич Наразин 1961 елның 13 апрелендә дөньяга килә. Туган мизгеле үзе генә дә шактый символик була аның: ул ерак Казахстанда, тимер юл станциясендә дөньяга аваз сала. Юлда барган вакытта тууы аның актив тормыш кыйбласын билгеләгәндер дә.

- Бер урында эшсез, тик кенә утыра алмыйм, - дип сөйли үзе турында Александр Николаевич. - Төп хезмәтем дә хәрәкәт белән бәйле минем: сменада дежур оператор буларак, миңа бер-берсеннән шактый ерак урнашкан күп кенә объектларда булырга туры килә. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Шулай булуы үземә хәтта ошый да.

Александр Наразинның балачагы Әлмәт районы Рус Акташы авылында үтә. Биредә ул мәктәпне тәмамлый, 16 нчы урта-һөнәри техник училищега укырга керә, Ульяновск автомобиль заводында производство практикасы узганнан соң, бораулау эшләре идарәсенә слесарь-торба үткәрүче булып эшкә урнаша.

1984 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе промыселына нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып күчә. Һәм бүгенге көнгә кадәр шушында эшли - туган предприятиесенә кырык елга якын гомерен багышлаган ул. 3 нче нефть һәм газ чыгару це-хында 7 дожимлы насос станциясе, шуларның 6 сы диспетчерлаштырылган, 50 дән артык ГЗУ һәм 600 дән артык скважина бар. Бердәм диспетчерлык службасы заданиесе буенча ул теләсә кайсы вакытта аларга чыгып китә ала. Сигнал килгән икән - ул аны тикшерергә тиеш.

- Эшем җиңелләрдән димәс идем, уяулык, сизгерлек, шул ук вакытта җыйнаклык һәм күпмедер дәрәҗәдә үҗәтлек тә таләп итә. Заявкалар булып кына тора, барысына да өлгерергә кирәк. Әмма иң кызыгы да шунда - туйдыра торган бертөрлелек юк, - ди әңгәмәдәшем.

Александр Николаевич - үрнәк гаилә башлыгы, яратучы һәм яратылучы ир, балаларына яхшы әти һәм оныкларына сөекле бабай. Героебыз эштән буш вакытларында да тик торырга яратмый. Аучылык, балык тоту белән мавыга, урманга гөмбә һәм җиләк җыярга йөрергә ярата. Героебызның җиләк кайнатмалары белән, шифалы үләннәр кушылган самавыр чәе якыннары һәм хезмәттәшләре арасында гына дан казанып калмады, былтыр ул аның белән компаниянең төзекләндерелгән чишмәләр экологик бәйгесендә катнашучыларны һәм бәйге комиссиясен дә сыйлады һәм табигать бүләкләре хакындагы белемнәрен алар белән дә уртаклашты.

Гаилә әгъзалары да аның барлык мавыгуларын хуп-лый. Хәләл җефете Татьяна белән алар мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр, ике бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә аларга биш оныкны тәрбияләүдә булышалар.

 

Надежда Степанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса