Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Шигъри җанлы математик

Математика һәм шигърият. Беренче карашка алар капма-каршы төшенчәләр кебек.

Ә андый ике өлкәне дә үз иткән һәм шактый гына уңышларга ирешкән шәхесләр булды һәм бар арабызда. Шуларның берсе - Энҗе Мөэминова, икенчесе - Гүзәлия Галләмова.

Икесенең дә язмышлары Габдрахман белән бәйле.

Сөләй авылында туып-үскән Гүзәлия, мәктәпләре сигезьеллык булу сәбәпле, 9 нчыга Яңа Кәшергә бара. Кечкенәдән каләм тибрәтә башлаган кызның укытучысы Клара Булатова дәресләреннән соң шигърияткә тагын да ныграк тартылуына гаҗәпләнәсе юк. «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә бер-бер артлы шигырьләре басылу аны тагын да илһамландыра.

Тәүге хезмәт юлын Илтән-Бутада башлаган Гүзәлияне язмыш җилләре Тайсуганга китерә. Укытучы апаларын укучылары бүген дә онытмый. Габдрахманда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлагач та шигърияттән аерылмый, сабыйларның күңеленә үтеп керә алыр-лык шигырьләр иҗат итә, бәйрәмнәргә сценарийларны үзе әзерли ул. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма каләмен ташламый. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында көтеп алынган кунак. Былтыр бишенче шигъри җыентыгы дөнья күрде. «Югалмас мирас»ны тәкъдир итү кичәсенә күпсанлы укучылары, каләмдәшләре, якыннары, дуслары җыелды. Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһиров, ветераннар советы җитәкчесе Җәмилә Мөхәммәтганиевалар да шагыйрәнең шатлыгын уртаклашырга килделәр.

Бәйрәмдә катнашучылар Гүзәлия Галләмова сүзләренә иҗат ителгән өр-яңа җырны да ишетте. Аның көен Рузалия Галләмова язган.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса