Фельдшердан - фермерга
Берәүләр күктән бәхет көтеп яткан арада икенчеләре үз язмышларын үзләре сайлап, җиң сызганып тормыш көтә. Шәхсән мине соңгылары сокландыра.
Кәләй авылында танышып, аралашып кайткан ике героем да ул яктан горурланырлык шәхесләр.
Александр Семенович Трофимов кояшлы Үзбәкстанда туган булса да, чыгышы белән безнең якныкы. Әти-әнисе заманында бәхет эзләп чыгып киткән. Тик туган як туфрагы барыбер үзенә тартып кайтарган. Шулай итеп, Ташкентта туган Саша беренче сыйныфка укырга Кәләй урта мәктәбенә килә. Егет язмышын медицина белән бәйләргә уйлый, Әлмәт медицина көллиятендә белем ала. 2003-2011 елларда калабызның ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә һәм үзәк район хастаханәсендә авыруларны дәвалый. Ярыйсы ук уңышлы башлаган хезмәт юлын кинәттән башка юнәлешкә җибәрүе бер яклап яхшырак тормышка омтылуга бәйле булса, икенче яктан бәхетен сынап карыйсы килгән кешенең лотерея билеты алуы белән тиң.
- Бу үзенә күрә авантюралы проект иде. Авылдашым Наил Рафиков бик күптәннән инде иген үстерә, тәҗрибәле агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да ул. Фермер булып китүемдә аның йогынтысы зур булды. Җир кишәрлекләре алып, аларны рәсмиләштерү юлларын да ул күрсәтте - рәхмәт аңа! Республиканың Фермерлар ассоциациясендә лизинг-грант алырга ярдәм иттеләр - беренче тракторым шулай барлыкка килде. Әлбәттә инде, акчалата да, киңәшләре белән дә әти-әнием олы ярдәм күрсәтте, - ди Александр.
Үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге, авырлыкларга бирешмичә, куйган максатына атлавы нәтиҗәсендә Алек-сандр эшләп китә ала. Әкренләп техника паркы тулылана - фермер башта комбайнлы, аннан йөк машиналы була. Узган елда кредитка тагын ике трактор һәм иген үстерү өчен башка кирәк-ярак ала. Эшкәртелә торган җир мәйданын арттыруга ирешә. Бүген фер-мер 280 гектарда көзге һәм язгы бодай, арпа үстерә.
- Читтән караганда бик җайлы гына тоелса да, иген үстерү җиңел хезмәт түгел инде, аңлый торгансыздыр. Чәчкәнче сөрәсе, аннан тәрбиялисе - корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы даими эшкәртәсе, вакытында урып-җыясы, урнаштырасы бар. Кайтып та кермисең басудан. Хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсе тырышып эшлә-гәндә генә күренә, - ди егет.
Узган ел фермер өчен аеруча уңышлы була: дәүләт лизинг программасында катнашудан мәхрүм калса да (моны фермерга пандемия шартларына бәйләп аңлаталар), басуларында үстергән иген уңышы куандыра - хуҗалыкта һәр гектардан уртача 49 центнер бөртекле ашлык җыеп алалар.
- Бердәмлектә - көч. Әтием комбайнчы минем, хатынымның әтисе тракторчы, ике ир туганым тракторда да, КАМАЗда да йөриләр. Бергәләп, бердәм булып эшлибез, яшибез. Кыр эшләре вакытында өстәмә эшчеләр дә яллыйбыз анысы, һаман шул дус-туганнар ярдәмгә килә. Тормыш иптәшем Ирина чәчү, урып-җыю сезонында аш пешерә, әлбәттә, әнием дә гел янәшәдә. Рәхәт итеп эшлибез, күңелле итеп яшибез, - ди фермер.
Җыйган уңышны урнаштыруда да бердәмлек кирәк. Кызуында сукмасаң, тимер дә суына бит. Соңгы елларда ашлыкка бәя күтәрелү игенчеләрнең эшен бераз җиңеләйткән анысы, тик шулай да югарыдан ярдәм бик кирәк, дип саный Александр.
- Ашлыкның килосын 3 сум белән дә тапшырган вакытлар булды. Былтырлы-быеллы 8 сумнан сатабыз. Бу вәзгыятьтә яшәргә була. Узган ел уңыш шәп булгач, 100 әр км арага илтеп тапшырдык - урнаша торса хәерлерәк бит. Шул мәшәкать белән көзге бодай чәчелми калды. Аның каравы көзен дым булмады дип уҗымнар хакында ут йотасы юк. Игенченең хезмәт нәтиҗәсе һава торышына гына бәйле түгел шул, заманча эшләү өчен дәүләт ярдәме булсын иде, - ди фермер.
Яшь булуына карамастан (фермерлык юлына басканда аңа 30 да тулмаган була) икмәк үстерү сыман олы җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган Александр кебекләр күбрәк булсын иде. Бүгенгенең туклыгы, киләчәкнең өмете бит алар.
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Руслан Юртов та Кәләй егете. Ул да Александр кебек тырыш, уңган-булган кавемнән.
Баксаң, алар туганнар икән, бер нәселдән. Шуңадырмы, охшаш яклары бик күп. Алар бер-беренә ярдәмләшеп яши - туганлык җепләреннән тыш егетләрне уртак фикерләр, уртак хыял-өметләр бәйли.
Руслан Кәләйдә туып-үскән, биредә белем алган. Туган авылыннан бары тик Ватан каршындагы бурычын үтәгәндә генә аерылып торган. Гомер бакый мал-туар асрап яшәгән гаиләдә, хезмәттә тәрбияләнгән егет ул. Әнисе Аида белән әтисе Радикның бердәнбер уллары, булышчысы, таянычы да. Шуңа күрә җиң сызганып якыннарына булышып яши - шәхси хуҗалыкта җитештергән сөт һәм сөт продуктлары белән калада яшәүчеләрне тәэмин итә.
- Гомер бакый авыл шәһәрне туендырган. Ипи, яшелчә, җиләк-җимеш һавадан төшми, җирдә үсә. Ите-сөте дә авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бөтен кеше дә «айтишник» та булалмый, шәһәрдә дә яшәргә тиеш түгел. Шуны аңлап авылда калдым мин. Хуҗалыкта җитештергән сөт гаиләбезне туендырырга да җитә, артыгын сатып бераз акча да эшлибез. Сөте янына каймагын, эремчеген, кортын ясыйбыз, күптән түгел авыл каймагы нигезендә шоколадлы-чикләвекле паста ясый башладым - анысын чират торып алалар. Максатым - авылда яшәүне кызыктырырлык итү, шуның өчен тырышам, - ди Руслан.
Юртовлар гаиләсе 3 сыер, үгез, 2 кәҗә асрый. Һәр сыердан уртача 20 литр сөт савалар. Дәүләт программасы нигезендә аларга савым аппараты бирелгән булган, кул хезмәтен шул бераз җиңеләйткән. Ашлыкны да үзләре тарттыра, шул ук заманча техника ярдәмендә саламын, печәнен дә ваклап ашаталар - сатып алынган азыкны әрәм итмәс өчен шулай эшлиләр икән.
- Сыр да ясадым мин берара. Тик ул, беренчедән, күп вакытымны ала, икенчедән, сатып алучылар бәясен кыйммәтсенергә мөмкин. Мисал өчен, 30 л сөттән 3 кг сыр алырга була. Санап карасаң, сөт һәм сөт продуктлары итеп сату безгә отышлырак, - ди егет.
Руслан язмышын спорт белән бәйләгән. Башта калабызның физик культура техникумында, армиядән соң читтән торып физик культура, спорт һәм туризм Идел буе академиясендә белем ала. Тренер булып та эшли. Миллионлаган яшьтәшләре кебек үк, Руслан да социаль челтәрләрдә утыра. Үз аккаунтында ул фитнес-фермер буларак билгеле. Киң аудиториясенә бик рәхәтләнеп сәламәт яшәү рәвешен таныта, беррәттән авыл тормышының матурлыгын да, биредәге хезмәтнең кадерен дә, җитештергән продукциясенең тәмлелеген дә күрсәтә.
- Үзе сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше генә спортны пропагандаларга хаклы дип уйлыйм. Җаның, тәнең сәламәт булсын өчен ашаган ризыгың да сәламәт булырга тиеш. Ни өчен әйбәт спортчылар авылдан чыга? Чөнки алар дөрес тукланып, сыйфатлы ризык ашап, эшләп үскәннәр. Мин үз мохитымда шул хакта сөрән салам, - ди Руслан.
Кыскасы, яхшы, сәламәт чималдан җитештерелгән продуктларның кадере арта торган вакыт белән бергә атлый Руслан.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа