«Агач ул тимер кебек салкын түгел...»
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», ди татар халкы. Чыннан да, уңганлык кешене бизи торган сыйфат.
Кичүчат авылында гомер итүче Нәсим Якуп улы Хәбировны эш бизәсә, ул үзе авылны бизәп яши.
Сабыр, артык күзгә-башка чалынмый, тыйнак кына, яшәүнең тәмен, ямен белүче гаилә башлыгы, ир, әти. Элек андый кешеләрне алтын куллы балта остасы диярләр иде. Корал эшли, егет мактала, дигән борынгылар. Нәсим Хәбиров бүген безнең редакциябез кунагы.
- Нәсим, ничек башланып китте бу кызыксынуың, нәрсә этәргеч булды?
- Ул яшь чактанрак булгандыр инде, тик яшьлек белән бәлки әллә ни игътибар ителмәгәндер. Күршедә Котлахмәтов Идрис абый бар. Малай чакта аның янына йөгерә идем. Аның эш коралларына кызыкканмындыр инде. Ул вакытта станокларның күбесе электрныкы түгел, аяк белән басып әйләндерә торган. Шуларга кызыгып йөргәнмендер. Әти миңа 7 яшь булганда үлде. Мине 1 нче класска алып барганын хәтерлим әле. Әти юк, абыйлар үсеп таралып беткән. Малай кешегә ир-ат игътибары кирәк булгандыр. Идрис абый белән сөйләшеп утыра идек. Армиядән соң агач эше ныграк тарта башлады. Йорт салган вакытта азрак туктап торган идем. Ләкин барыбер күңел шул эшкә тартылды.
- Син бит инде 30 елга якын нефтьчеләрдә эшлисең? Кайчан вакыт табасың?
- Күбрәк кыш көне инде. Анда төннәр озын, вакыт күп. Җәен бит барыбер башка эшләр бар, җәен генә башкара торганнары. Шуңа да агач эше белән кышын шөгыльләнәм.
- Ә материалларны, инструментларны кайдан аласың?
- Материалларны инде гадәттә утын әзерләгәндә алып, хәстәрләп куям. Яисә җәй көне урманда черемәгән, ауган агачларны караштырам. Шуларны киптереп әзерлим. Элек, бер-ике ел салкын гаражда гына эшли идем. Салкын булса да, кызыгып эшлисең. Ашарга чакырганда да, эшне ярты юлда калдырып керәсе килми. Тора-бара иске йортны сүтмичә шунда остаханә көйләп җибәрдем. Инструментлар инде хәзер күбесе яңа. Аларны интернет аша сатып алам. Кайберләрен үземә кирәкле рәвештә үзем ясыйм. Әле менә ленталы пычкы ясадым. Андый коралны интернетта да күргәнем юк. Ул бик күп функцияләр башкара. Мин аның бер өлешен бер станоктан, икенчесен башкадан карап, берничәне кушып бер станок ясадым.
- Нәсим, ә синең эшләгән әйберләрең алган инструментларыңның бәясен каплыймы? Алар сиңа табыш китерәме?
- Мин бит аларны табыш өчен ясамыйм. Аларны эшләү миңа рәхәтлек бирә. Сүз дә юк, син эшләгән әйберне кемдер ала, кешегә ул ошый икән, бу минем өчен зур шатлык инде. Алай заказлар алып эшләмим, ләкин кайбер кешеләр сорап киләләр. Алган инструмент бәясен капларлык эшләп була. Ясаган әйберләрнең күбесен бүләк итәм. Бөтен туганнарымда бар алар. Әле менә абыйның оныгына бишек ясадым. Алай заказлар алып, зур эшләр эшләмим инде. Аның өчен тулы бер цех, кораллар кирәк. Ә болай, сораган кешегә каршы килгәнем юк. Ясап бетергәч кайберсе бик ошап та бетми. Аннан үзгәрешләр кертеп, барыбер күңелем теләгәнчә башкарып чыгам. Рузилә дә бит шундый кул эшләре белән мавыга. Кайчакта аның белән киңәшәм. Ул үз фикерләрен әйтеп җибәрә. Әле кызым да минем янда булышып йөри, коралларны җыеп, тузаннарны сөртеп. Минем өчен бу да зур куаныч.
Элек кич утыру бар иде бит. Җыелып хатын-кызлар бәйләү бәйли, ирләр кәрт суга иде. Хәзер инде ул заманча форматта. Авылда да шундый кызыксынучы осталар бар. Алар белән ватсапта, вконтактеда аралашабыз. Киңәшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Тимер эше буенча Рамил Садретдинов. Аның да остаханәсе бар. Бик нык аралашабыз аның белән. Кәримов Илдар агач эше белән шөгыльләнә.
Алга әле планнар бар. Кул шомара бара. Яңа ысуллар килеп чыга тора. Вакытның 50 % ы кораллар ясауга китә.
- Интернет заманы булгач, бөтен кирәк мәгълүматны табарга була. Шулай да син Идрис абыйга киңәш сорап мөрәҗәгать иткәнең бармы?
- Әлбәттә инде. Аның белән әңгәмә корып утырырга әйбәт. Авылда элек кемнәр агач эше белән шөгыльләнгән, алар турында да сөйли. Һәр агачның үз сере бар бит аның. Кайчан әзерләргә, ничек киптерергә. Агач бит ул тимер кебек салкын түгел. Ул бит җанлы, йомшак. Аның белән башкачарак эш итәргә кирәк. Эш коралларын ничек сакларга, ничек үткенләргә, почмаклары нинди авышлыкта булырга тиеш. Шундый нечкәлекләрне аңлата инде ул.
- Кайчан канәгатьләнү хисе кичерәсең?
- Иң рәхәте - эшне тәмамлап, соңгы штрихларны куйганда. Ясаган әйберне җыю процессы һәм өстәл-урындыкларның аягына фетр кагып кую ошый. Ул инде финиш булып тора.
- Бүгенге көндә авылларда утын ягасы, чалгы тотып печән чабасы юк. Күбесе сайтта, компьютерда утыра. Андыйларга нәрсә әйтер идең?
- Һәр кешенең яраткан, җаны теләгән эше булсын. Ул эшне һаман үстерергә, камилләштерергә була. Эш ул дуслыкны, гаиләне ныгыта. Яраткан эш беркайчан да арытмый. Арыганда да ул рәхәт ару. Ә җаның ял итә, рәхәтлек кичерә.
Әңгәмәбез тәмам. Кунак китте. Останың җан җылысы минем күңелне генә түгел, бөтен бүлмәне тутырды. Шундый кешеләр булганда дөнья нинди матур!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа