Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт районында тыл ветеранын хөрмәтләделәр

Рәисә Егоровнага 93 яшь, ул ялгыз яши, әмма игътибарсыз һәм ярдәмсез калмый: балалары, оныклары аның янында еш булып торалар, социаль хезмәткәр булыша.

Чуваш Сәрәне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге ветераннар советы рәисе И.Федорова белән бергә Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рәисә Егоровна Демидова (Аютова) янына бардылар.

Рәисә Егоровна белән әңгәмә бик җылы килеп чыкты. Аннан сәламәтлек, көнкүреш ихтыяҗлары турында сорашу Бөек Ватан сугышы елларында тормыш авырлыклары, хезмәт яшьлеге, Себердәге төзелеш, Иваново өлкәсендәге торф сәнәгатендә эшләү турында хатирәләре белән үрелеп китте. Ул кунакларга фоторәсемнәр күрсәтте.

Рәисә Егоровнаның хезмәт стажы озын, ул социалистик ярышлар җиңүчесе булган, күп медальләр белән бүләкләнгән.


Рәисә Егоровнага сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда батырларча һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса