Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Марат музее» гына түгел, Мәмәт музее

Музей ясыйм дип, җәйге өйгә беренче итеп әнинең килен булып төшкәндәге сандыгын, бер комганны һәм самавырны чыгардым. Шуннан әкрен-әкрен генә кайда нинди иске әйбер күрәм, өйгә ташый башладым.

Кеше бүгенгесе белән генә түгел, күбрәк үткән тарихы белән байдыр. Чөнки тарих ул вакыт. Ә вакыт сатылмый да, алынмый да. Исәпләп-барлап тормасаң, югалырга мөмкин тарих, вакыт дигән ул байлык.

Тормышта шундый кешеләр була, алар тарих дигән рухи байлыкны саклап, килер буыннарга җиткерәләр.

Гадәттә, ул кешеләр үзләре мондый купшы сүзләр белән сөйләшми. Ул без шулай язабыз. Ә алар... Алар җыялар, өйрәнәләр, башкаларны да таныштыралар һәм шуннан үзләренә җан рәхәте алалар.

Теләгәне җаен, теләмәгәне сәбәбен таба дигәндәй, кайбер оешмалар музей ачарга акча юк дип лаф орган заманда берәүләр үз ихатасында музей оештыра.

Мәмәт авылында гомер итүче Ләлә һәм Марат Ситдыйковларның этнографик музее районда беренче һәм бердәнбердер. Әлбәттә, алар үзләре алай зурлап әйтүгә каршы. Татарга хас тыйнаклык күрсәтәләр.

– Марат әфәнде, мондый гадәти булмаган уй – музей оештыру кайдан башыгызга килде, нәрсә сәбәпче булды? – дидем мин капка төбенә үк чыгып каршы алган хуҗага.

– Аның башы нәсел шәҗәрәсен төзүдән, бабайларны барлаудан, эзләүдән башланды. Эзли торгач, үзеннән-үзе кызыксынып киттем. Музей ясыйм дип, җәйге өйгә беренче итеп әнинең килен булып төшкәндәге сандыгын, бер комганны һәм самавырны чыгардым. Шуннан әкрен-әкрен генә кайда нинди иске әйбер күрәм, өйгә ташый башладым. Аны алып кайткач чистартабыз, юабыз. Корал булса, берәр язуы, елы юкмы дип җентекләп карыйм инде. Бөтенесендә булмаса да, кайбер экспонатларда очрый. Еллары булмаганнарны ачыклау өчен мәгълүматларны интернеттан эзлибез.

Музейны Марат әфәнде 2018 елның маенда оештырып җибәрә. Бүгенге көндә Ситдыйковларның шәхси этнографик музеенда 300 гә якын экспонат бар. Һәрберсе журналга язып теркәп барыла. Мондый язу-сызу эшләрен күбрәк Марат әфәнденең тормыш иптәше Ләлә ханым башкара. Һөнәре буенча укытучы булгач, моны ул бик теләп эшли. Гомумән, икесе дә һәр экспонатның кайдан, кемнән алынганын белеп торалар.

Ситдыйковларның музее ишегалдыннан ук башлана. Чөнки авыл җирлегендә, шәхси ихатада урнашкан этнографик музей башкача була да алмый. Чана, сука, сабан ише эш коралларын бина эченә урнаштыруның кирәге юк. Аларның үз урыннары бар. Шуны әйтергә кирәк, мәмәтлеләр элек заманда чабата үрү, чана ясау белән дан тоткан. Әлбәттә, рәхәт, җиңел эш булмагандыр.

– Чана ясаучы осталарның балаларында, оныкларында ниндидер эш кораллары сакланмаганмы? – дидем мин Марат әфәндегә.

– Сорашкалап карадым. Ул осталарның балаларында да булдым. Берсе: «Арыдым, туйдым, улым, турап утын итеп ягыйк, дип әйтте әти», – ди. Ирекле көннән агач бөгеп утырмаганнардыр инде. Авыр хезмәт булса да, авыл шуның белән дан алган.

Музейда һәр экспонатның үз урыны бар. Аның башкалардан аермасы шунда, монда экспонатларны тотып карарга мөмкин. «Совет чорының комсомол, пионер тормышын чагылдырган почмакка урнаштырган пионер быргысы һәм барабанын тотып, аларга өреп, кагып-сугып карамаган бер бала да юк», – ди Ләлә ханым. Чыннан да, «Марат музее»нда ниләр генә юк. Борынгы үлчәүләр, чәй савытлары, комганнар, татар хатын-кызларының моннан 100 ел элек кигән күлмәкләре. Хәтта мамонт сөяге дә бар. Әйе-әйе. Ышанмасагыз, барып карарга мөмкин.

– Боларның барысын да үзең генә эзләп табасыңмы соң? – дим мин, аптырап.

– Күбесен үзем, әлбәттә. Аннан соң кайбер авылдашлар, ишетеп, гаиләләрендә сакланганны да, кирәкмәс әйбер булып аунап ятканнарны да китерә башладылар. Музейда гадәттә гел иске әйбер генә күрергә күнеккән бит без. Шулай уйлыйбыз да. Ә менә бездә бер дә киелмәгән, хәтта этикеткасы да алынмаган ирләр күлмәге бар. Аның кыйммәте, әһәмияте шунда: ул Мәскәүдә 1980 елда узган Олимпиада символлары төшерелгән күлмәк. Монда күрше авыллардан алган экспонатлар да бар. Кайры бишек – чуваш авылыннан. Туганнар, кода-кодагыйлар, таныш-белешләр китерә.

– Синең бу гамәлеңне авыл кешеләре ничек кабул итте?

– Төрлесе төрлечә инде. Башта көлебрәк карадылар. Хәзер инде гадәти кабул итәләр. Кайбер экспонат бирүче авылдашлар үзләренең әйберләрен карарга килә. Кайберләрен үзем чакырам. Берәүләр карап, әти-әниләрен, әби-бабаларын искә төшерә, шунда ук истәлекләрен сөйләп ала, рәхмәт әйтеп китә. Кемдер артык исе китми генә урап чыга. Мин берәүне дә гаепләмим. Һәркемнең үз карашы, үз кыйбласы. Бу эш минем үземә рәхәтлек бирә. Балыкчы бит ашарга булмаганнан бармый балыкка, рәхәтлек, ял итәр өчен. Ә миңа менә бу рәхәтлек бирә.

Әйе, мин Марат әфәнде әйткән сүзләрнең ихлас икәненә чын йөрәгем белән ышанам. Шулай булмаса, халкыбыз, милләтебез, телебез, динебез өчен мондый изге гамәл кылыр идеме?! Кемнәрдер этнотуризм дип план корып, акча эзләп йөргәндә, Ситдыйковлар этномузей ясап та куйды. Бары тик Әлмәт районының туристлык маршрутына гына кертергә кирәк.

Дөньяны матурлык коткара дип ялгыштык ахры. Бер әңгәмә вакытында Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Дөньяны ихласлык коткара» дип әйтте Туфан Миңнуллин», – дигән иде. Хак. Кылган гамәлең ихлас булмаса, әшәкелекне матурлык кына җиңә алмый. Ә «Марат музее» – ихлас!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса