Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Оренбург өлкәсенә терәлеп торган Баулы районы Татар Кандызы авылы белән нефтьчеләр башкаласы Әлмәтне нәрсә бәйли?

Әлбәттә, шәхесләр.

Татарстанда кара алтын табылу бик күпләрнең язмышында кискен борылыш ясый.

Гомер бакый игенчелек, терлекчелек белән көн күр-гән сала кешесе өр-яңа һө-нәрләр үзләштерә, алай гына да түгел, югары үрләргә дә ирешә. Язмабыз Татар Кандызы авылында туып-үсеп, Әлмәт тарихында якты эз калдырган ике шәхес турында.

Ташлардан илһам алган шагыйрь

Социалистик Хезмәт Герое, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Рәшит Саттаров Рәшит Әхмәтҗанов турында үзенең бер мәка-ләсендә «Аны бары тик ташлар шагыйрь итте», дип язган.

Баулы районы Татар Кандызы авылында туып-үскән Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановның тормыш биографиясендә Әлмәт билгеле бер урын алып тора. Бөгелмәдә төзүчеләр әзерли торган училищеда белем алгач, ул булачак нефтьчеләр каласында данлыклы Рәшит Саттаров бригадасына ташчы булып урнаша. Хезмәттәшләре аны биредән армия сафларына да озаталар.

Нәкъ менә төзелештә эшләгәндә булачак шагыйрь каләм тибрәтә башлый, ул вакытта Әлмәттә яшәүче Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова иҗат җимешләре белән танышкач, аңа үз фатихаларын бирә, иҗатка дәртләндерә.

Бригадир Рәшит Саттаров фикеренчә, Рәшитнең төзелешкә килгәч кенә шигырьләр яза башлавына матурлыкны үз куллары белән тудыра башлагач, аңа шул вакытта игътибар итүе сәбәп булгандыр. Остазы еш кына аның эшләгәнен күзәтә торган булган. Стенаның тышкы ягына салыр өчен бер өем кирпеч арасыннан үзенә ошаганын эзләп алган, кайвакытта цементлап куйган кирпечне ераккарак барып карый да, нәрсәсендер ошатмыйча, кире алыштырып куя торган булган. Бригадир ни өчен шулай эшләве турында сорагач, монысы матуррак, кешеләр караганда чырайларын сытарлык булмасын, дип җавап бирә.

Һәм, чыннан да, Рәшит Әхмәтҗанов салган кирпеч-ләр арасыннан бервакытта да цемент бүлтәеп тормый, кирпечләре шулай тигез яталар ки, җөйләре дә күренми. Ә инде эшен төгәлләгәч, озак кына йортның стенасына карап, сокланып торган. Эшләгәндә авыз эченнән нидер көйли дә торган була.

Армия сафларында хезмәт иткәндә остазы аңа язган хатында Рәшиткә уяу булырга куша, чөнки алар бергәләп тудырган матурлыкны бомба җимерерлек булмасын.

Әлмәттә булачак шагыйрь салган йортлар бүген дә аның кул һәм йөрәк җы-лысын саклыйдыр, мөгаен.

Әйтергә кирәк, әлеге нәселдән ике күренекле шәхес чыккан. Рәшит Әхмәтҗановның энесе Илдус данлыклы Камал театрының күренекле артисты, Габдулла Тукай, Муса Җәлил премияләре лауреаты.

Күренекле якташларының истәлеген Татар Кандызында кадерләп саклыйлар: элек маршал Ворошилов исемен йөрткән урам бүген Рәшит Әхмәтҗанов исемен йөртә. Урта мәктәпнең татар теле кабинетында бертуган Әхмәтҗановларга багышланган стендлар бар. Ә шкафта - шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан китаплары, балалар кулы белән эшләнгән альбомнар. Укучылар аларга тузан да кундырмый, якташ абыйларының шигырьләрен яттан белә. Авылда Рәшит Әхмәтҗан көннәре күркәм традициягә әйләнгән. Һәр язда Казаннан шагыйрьнең дуслары, каләмдәшләре килә. Татар Кандызының Мәдәният йортында, мәктәптә очрашулар уза.

Рәшит Әхмәтҗанов күп-балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга аваз салган. Ул туып-үскән йорт, шөкер, бүген дә исән. Аның диварына «Бу йортта Г. Исхакый премиясе лауреаты, шагыйрь-милләтпәрвәр Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗан туган» дигән язулы такта эленгән. Биредә гаиләсе белән энеләре Ильяс яшәгән. Аның вафатыннан соң җәмәгате Асия ханым төп нигезнең учагын сүндермичә, кадерләп сак-лый.

- Рәшит абыйның Луиза апа белән туйлары шаулап-гөрләп биредә узды, ул вакытта әле ике генә бүлмә иде, соңрак киңәйттек. Ильяс һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, алтын куллы кеше иде, өйдәге бөтен эшләрне күңел һәм җан җылысын биреп эшләде, күп кенә эшләнмәләр бүген дә аның кул җылысын саклый, шуңа да Әхмәтҗановларның туган нигезе әле дә ныклы, - ди Асия Әхмәтҗанова.

Баулы шәһәрендә дә як-ташларының данлы исемен мәңгеләштергәннәр: бер урамга аның исеме бирелгән, туган якны өйрәнү музеенда аерым бер почмак бар.

Данлы бораулаучы

1952 елда «Татнефть» берләшмәсе Баулыдагы бораулау бригадаларының бер өлешен Ромашкино чыганагын эшкәртергә җибәрү турында карар кабул итә. Габдрахман мәйданында скважиналар бораулау урыннары әзерли башлыйлар. Ә бораулау конторасы өчен иң кулай урын дип Түбән Мактаманы сайлыйлар, чөнки олы юлдан ерак түгел, елга да бар.

1952 елның ноябрендә Түбән Мактамага Мотаһар Нургалиев җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасы да күчерелә.

Мотаһар Фатыйх улы - тумышы белән Баулы районы Татар Кандызы авылыннан. Бар гомерен бораулауга багышлаган, ул җитәкләгән комсомол-яшьләр бригадасы заманында хезмәт рекордлары белән бөтен дөньяны шаулата. Бригада СССР нефть сәнәгате буенча социалистик ярышта алты тапкыр алдынгы урынга лаек була, экономиягә дә гаять зур игътибар бирелә: һәрбер дүртенче скважинаны нургалиевлылар экономияләнгән чаралар хисабына бораулыйлар.

Заманында Мотаһар Нургалиевка охшарга, аның юлыннан китәргә те-ләүчеләр аз булмаган. Рекордлы бораулаучының даны Татарстанның иң ерак төбәкләреннән берсе булган Әгерҗе якларына да барып җитә. Узган гасырның 50 нче еллары. СССР Югары Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү башлана. Китапханәче Зәкия, авылдашларын җыеп, яшь бораулау мастеры Мотаһар Нургалиев, ул ирешкән казанышлар турында тәфсилләп сөйли, тавышларын шул кешегә бирергә өнди. Газета битләрендә мәкаләләр еш басыла бу кеше турында, радиодан хәбәрләр дә яңгырап тора. Өлкәннәр катнашкан җыеннарда булган, газета мәкаләләренең берсен дә калдырмыйча укып барган 14 яшьлек Дамир Нуретдинов нәкъ менә шул вакытта бораулаучы һөнәре турында хыяллана башлый. «Үсеп җиткәч, мин дә бораулаучы булсам иде, менә аларны, яшь булсалар да, нинди югары урыннарга сайлыйлар. Депутат булгач, ул Мәскәүдә атаклы кешеләр белән очрашачак, депутат булып сайлансам, мин дә Мәскәүгә йөрер идем», дип үзенчә планнар кора үсмер егет. Теләгенә ирешә ул: бораулаучы һөнәренә ия була, кумиры Мотаһар абыйсы белән ярыша-ярыша эшли, мәртәбәле исемнәргә лаек була. СССР Югары Советы депутаты булып сайланмаса да, төрле съезд, конференцияләр делегаты буларак, Мәскәүгә дә еш барырга, илнең күре-некле кешеләре белән аралашырга насыйп була. Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Дамир Нуретдинов үзенә һөнәр сайлауда юл күрсәткән Мотаһар абыйсы белән күп еллар дәвамында аралашып яши, лаеклы ялга чыккач, алар икесе дә, мөхтәрәм кунаклар буларак, барлык чараларда катнашалар.

Мотаһар Нургалиевның абруе шулкадәр югары була ки, аның бригадасында практиканы уңышлы үтәсең икән, зуррак разрядка өмет итәргә була. «Әлмәтнефть» идарәсе ветераны Самат Мостаевка данлыклы «Бигәш академиясе»н - бораулау кадрлары мәктәбен тәмам-лагач, Мотаһар Нургалиев кул астында практика үтәргә туры килә. Әлбәттә, остазның уңай характеристикасы роль уйный - разрядның да югарырагын ала.

Гомер көзен ул җәмәгате Клара ханым белән Урыссу бистәсендә үткәрде, вафатына кадәр Әлмәт белән элемтәләрен өзмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса